Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Равил Гәрәев Казилегә Сабан туен кайтарды

Сабан туе – татар халкынын ин яраткан, ин кадерле бәйрәмнәренен берсе. Сонгы елларда ул инде Россия төбәкләрендә генә түгел, татарлар күпләп яши торган чит илләрдә дә уздырыла башлады. Шушы милли бәйрәм якынлашу уңаеннан минем Сабан туе бәйрәме инде онытыла башлаган кече авылларда үз көче белән авылдашлары өчен элеге бәйрәмне оештыручыларның берсе – Равил Гәрәев турында язасым килә.

Казиле авылы егете ул. Биредә туып-үскән, башлангыч белемне туган авылында алган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, автомеханика техникумында укыган. Диплом алгач, берничә ел Чаллыда шәһәр маршрутларында шофер булып эшләп, һөнәрен чарлаган. «Камдорстрой» оешмасында автоколонна башлыгы вазыйфасын иңнәренә алганда ул инде бик матур хезмәт мәктәбе узган булган: кешеләр белән аралашу, хезмәттәшләренә хөрмәт белән карау, эштә очрый торган төрле кыенлыклардан чыга белү кебек җитәкче өчен бик кирәкле сыйфатларны үзләштергән. Күпсанлы мактау кәгазьләре, дипломнары шул хакта сөйли. Аның әле тагын шул ягы да бар: Равил Вагыйз улы кайда гына эшләмәсен, беркайчан да туган авылына сукмагын өзмәгән. Бүген дә төрле чараларда катнаша, авылдашлары белән аралашып, аларның тормышы белән кызыксынып яши. 48нче автобазада эшләгәндә авыл эче юлын ремонтлаткан: таш кертеп, бетон белән яптырган, авылдашлары аның башка төр ярдәмнәре турында да яратып сөйләде. Үз авылының тугры улы туган нигезендә шәп итеп йорт җиткереп куйган. Менә ун ел инде хатыны Әнисә белән алар авылда яшиләр.
Бераз гына чигенеп, узганнарга кайтып килим әле. Казиле минем туган авылым Оргыды белән янәшә генә. Без кечкенә вакытта шушы ямьле авылның урман-әрәмәләренә җиләк җыярга йөри идек – табигате искиткеч матур аның. Биредә Сабантуйлар бик күңелле уза, күрше авыллардан бала-чагалар, үсмерләр бирегә бәйрәмгә килеп, милли көрәш буенча көч сынаша, уеннарда катнаша идек. Искиткеч җанлы, гармунлы милли бәйрәм иде ул. Үзгәреш җилләре монда да кагылды. Авылда эш беткәч, яшьләр шәһәргә барып эшли башлады. Милли бәйрәмебез Сабан туе да онытылды. Чөнки тормыш мәшәкатьләре, билгесезлек урап алды авыл халкын. Ничә еллар шулай узды. Туган авылының чын патриоты Равил Гәрәев авылга кайтып яши башлагач, уйланып йөри дә, җиң сызганып, күркәм бәйрәмебезне кире кайтару, халкына шатлык бүләк итү хәстәрен күрә башлый. Бүгенге катлаулы заманда андый чараны оештыру җиңел түгел, үзем дә Оргыды авылында Сабан туе, авылдашлар очрашуын уздырдым. Бик тырышырга, халыкны кузгатырга, теләктәшләр, ярдәмчеләр табарга кирәк.
Равил Вагыйз улы хатыны Әнисә ханым белән Сабан туе бәйрәмен кайтару өчен бик күп тырышлык куйдылар. Хәзер биредә бу көнне көтеп алалар. Дөрес, Равилнең әйтүенчә, авыл халкы да булыша, иганәчеләр дә төрле уеннар, спорт ярышларын, милли бәйгеләрне оештыручылар да табыла. Әмма омтылыш, башлап йөрү аның җилкәсенә төшә. Монда аның иң беренче ярдәмчесе – хатыны Әнисә. Кама Тамагы районы кызы ул,гаилә корып яшәүләренә 30 ел. Сабан туе җитә башласа, ул өйдән-өйгә кереп сөйләшеп йөри, бәйрәмне үткәрү программасын төзи, тәмле ризыклар әзерли, җырлап-биеп авылдашларын сокландыра, уеннарны оештыра.
 Равил Казиле авылы халкы өчен Сабан туен уздыруда ярдәм иткән иганәчеләрне рәхмәт хисләре белән телгә алды. Алар – Розалия һәм Владимир Андровлар, Ләйлә белән Василий Максимовлар. Яшәгән авылларын яратучы игелекле кешеләр болар. Быел да менә Сабантуйлар якынлаша, казилелеләр Гәрәевларның тырышлыгы белән ул бәйрәмне көтеп алырга өйрәнделәр, чөнки ул елдан-ел матуррак, күңеллерәк уза.
 Сабан туе гына да түгел, Равил белән Әнисә авылда башка чараларда да, әйтик, Өлкәннәр көнен уздырганда да актив катнашалар. Узган көздә алар, мул итеп чәй өстәле әзерләп, авыл өлкәннәрен үз өйләренә чакырып кунак иткәннәр. Моны миңа рәхмәтле авыл картлары сөйләде. Аларның өйләре урман кырыенда гына, бик матур каралты-кура әллә кайдан ук күренеп тора, күзне сөендерә. Ишегалды тулы кош-корт, тавыклар, үрдәкләр асрыйлар, күзнең явын алырлык чәчәкләр үстерәләр. Казиле авылы зур түгел, әмма анда Гәрәевлар кебек тырыш, уңган, хөр күңелле кешеләр яши.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев