«Путин белән дә дуслаштык», – ди 95 яшьлек Сөләйман бабай
Район хакимияте, авыл җирлеге, район һәм авыл ветераннар советы җитәкчеләре белән Яңа Байлар авылына Сөләйман Талип улы Хәтбуллинны 95 яшьлек юбилее белән котларга барганда: «Бигрәк олы яшьтә бит, визитыбызның сәбәбен аңлармы, аптыратып йөрүебез генә булмасмы», - дип уйлап барган идем. Ни әйтсәң дә, гасырга тиң гомер бит. Юкка борчылганмын, килүебезгә...
Капкадан керүгә ихатага, каралты-кураларга игътибар иттем. Мондагы бөтенлек, корылмаларның төзеклеге, болдырдан ук өйнең дә каралган булуы биредә ныклы куллы, тынгысыз ир-ат гомер иткәнен күрсәтеп тора. Сөләйман бабай үзе дә, байтак яшьтә булуына карамастан, нык бәдәнле, шаян сүзле, ачык йөзле, кунакчыл чын авыл карты булып чыкты. Керә-керүгә үк:
- Болай җыйнаулашып нишләп йөрисез әле? Монда пүчтәк кенә авыл бабае яшәгәнне кайдан белдегез? - дип көлдереп тә алды.
Район хакимиятеннән килгән кунаклар ил башы Владимир Путинның котлау хатының эчтәлеген әйтеп, чәчәк бәйләме, истәлек бүләк тапшыргач, бабакайның күңеле йомшарды, бераз тәрәзәгә карап торып, ихтыярсыздан килгән күз яшен йотты да, конвертны кулына алды. Анда язылганнарны ипләп кенә үзе кабат укып чыкты да, җитди кыяфәткә кереп:
- Барыгызга да мең рәхмәт. Менә Путин белән дә дуслаштык, - диде дә җитдиләнеп тынып калды. Хәтереннән озын гомер йомгагын сүтәдер сыман тоелды ул миңа.
Тарихка яманаты белән кереп калган «егерме беренче ачлык еллары»нда - 1922 елда шушы авылда туган ул. Әтисе яшьли вафат булган, әниләре кулында 5 сабый ятим калган.
- Әти элек сабый чакларын елый-елый сөйли торган иде. Ипи пешерерлек он юк, урманнан юа, ашардай башка төрле үлән алып кайтып, шуны турап, он болгата иде әни. Ул елларда тамак ачмаган чакны хәтерләмим, үзәккә үтте ул ачлык, дип еш искә ала иде без үскәндә. Шуңа күрә безне - балаларын ризыклы итәргә тырыштылар, куллары эштән аерылмады, безне дә эшләп ашарга өйрәтеп үстерделәр, мең рәхмәт аларга, - ди кызлары Шәмсия.
Сөләйман бабай 12 яшеннән колхозда эшли башлаган. Атлар ярата идем, ди ул. Балигъ булгач, күп еллар Әҗмәкәй МТСында, аннары «Ярыш» колхозында хезмәт куйган. Авыл картлары белән бергәләп, авыл уртасында балкып утыра торган мәчетне төзешкән, агачлар утырткан, ике йорт җиткергән, җәмәгате Рәйсә белән дүрт бала табып үстергәннәр. Гасыр бабаеның биографиясе менә шушы берничә юлга сыя, әмма гомер йомгагын сүтә башласаң, анда - ил тарихы, буыннарга җитәрлек тормыш сабагы. «Нужаны бик күп күрдем мин, ач үскәнгәдер, сугышка алмадылар, ябык идем, үлчәвем җитмәде, аның каравы дүрт ел буе «трудармиядә» күпме җәфа чиктем, ул көне-төне кышкы салкыннарда урман кисүләр, окоп казулар онытырлык кына булмады», - ди бабакай.
Авылдашы Рәйсә белән гаилә корып, тырышлыклары белән балалары өчен тормыш муллыгы булдырганнар. Хезмәтендә дә мактаулы булган Сөләйман бабай - бу хакта төрле елларда, төрле илкүләм вакыйгалар уңаеннан бирелгән Мактау грамоталары, күп санлы медальләре сөйли.
Картлык кайчан шатлык була? - дигән сорауга мин: «Гаиләңә, балаларыңа, тирә-юнеңдәгеләргә тансык булганда», - дияр идем. 95 яшьлек Сөләйман бабай моннан өч ел элек гомер юлдашын югалткан, кызы әйтүенчә, әгәр әниләре исән булса, өйләнешүләренә 67 (!) ел тулган булыр иде. Бабай бүген бердәнбер кызы Шәмсия, уллары тәрбиясендә кадерле әти булып гомер кичерә. Урыны - түрдән, ял көннәрендә күчтәнәчләр төяп, уллары кайта, мунча кертәләр, кырындыралар, ихатаны караштырып торалар икән. Кыскасы, Сөләйман бабай яши торган йортның мохите җылы, өстәле тулы сый-нигъмәт. Иманлы ил карты яныннан без үзебез дә матур хатирәләр алып киттек.
Заһидә Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев