Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Орденыңны тагып йөр, Мәликә әби

Мерәс авылында кемнән булса да: «Мәликә әби кайсы йортта яши?» - дип сорасаң, авыл уртасындагы төрле заманаларны күргән кечкенә бер торакка күрсәтеп, бару юлын аңлатып бирәләр. Мерәстә Мәликә исемле башка кеше юк. Гомерен шушы авылда уздырып, шунда туып, шунда хезмәт куйган сугыш елы баласы бит әле ул.

- Яшьлегем бик авыр елларга туры килде. Авылның әзмәвер ир-атларын сугышка алып киткәч, миңа - 12 яшьлек кызга колхоз эшенә бик иртә керешергә туры килде, - дип тәэсирләнеп хатирәләрен сөйләп китте Мәликә Миннәхмәт кызы Миннәхмәтова. - Башлангыч мәктәпне тәмамлауга бригадир өйгә килеп җиткән. Бик тәмләп сөйләшә: «Син, Мәликә кызым, эшкә бик булган, ат та җигә беләсең. Тик атлар аз калды хәзер. Алар урынына үгез җигеп, ындыр табагына көлтә кертерлек кеше таба алмыйм», - дип гозерләнеп үтенгәч, каруланып торып булмый бит. Фермадан, ярый әле, тыңлаучан хайван туры килде. «Әйдә, малкаем», - дип йомшак кына дәшә идем, үгезем йөкне җиңел генә тартып, тиешле урынга илтә иде. Җаен белеп, үгезне вакытында сугарып-ашатып торгач, бөтен эшне башкара иде, бахыркаем. Өч ел буе үгез җигеп, тырмасын тырмалап, терлек азыгы, көлтә-салам ташып эшләдем. Хезмәт көннәренә берничә кушуч он тия иде. Аны суга болгатып, төрле үләннәр катнаштырып пешергән кысыр аштан тәмле ризык булмагандыр ул чакта. Ашарга такы-токы булгач, энем Дәүҗәт дүрт яше дә тулмыйча, чирләп вафат булды. Әтием Миннәхмәтне хәрби комиссариат аша Казанга хәрби заводка җибәрделәр. Шул китүеннән әтиебез хәбәрсез югалды. Сугышка җибәрделәрме, яу кырында һәлак булдымы, эшләгән җирендә авырып үлдеме - хәбәр ала алмадык. Әнием Хуҗириҗамал шул кайгыны күтәрә алмыйча, урын өстенә хаста булып ятты, - дип яшьлек истәлекләре белән уртаклашты ул.

Истәлекләр, истәлекләр ...

Мәликә исә апасы Асия белән көне-төне эшләп, тамак ялгарлык умачлык он өчен бил бөкте. Апасы Асия киндер биштәрен асып, бер төркем хатыннар белән, тездән яз суларын ера-ера, Чаллы элеваторыннан, чәчүлек орлык ташыды. Ул кияүгә чыккач, төп йортта Мәликә авыру әнисе Хуҗириҗамалны карап ялгызы кала. Аны күп еллар тәрбияләп, бәхиллеген алып, соңгы юлга озата.

Мал җанлы Мәликәне башта таналар карарга, аннары яшь бозаулар төркеменә күчерәләр. Һәркайда үз эшен яратып, малларны вакытында ашатып-эчертеп, асларын чиста тотып карагач, алар әйбәт үсеш бирәләр. Чирләп киткән бозауларны дару үләннәреннән чәй кайнатып эчертеп, дәвалаулары яшь балаларын карагандай тәрбияләвен дә искә алды. Бозауларны исән-сау үстереп, яхшы көрлектә икенче төркемгә тапшыруы, гомумән, йөкләмәсен арттырып үтәве нәтиҗәсендә дәүләт бүләгенә лаек була. Район мәдәният йортында бөтен халык алдында күкрәгенә Хезмәт Кызыл Байрагы орденын беркетәләр.

Шул чакта колхоз рәисе Сөлләм Абдуллин ясалма орлыкландыру технологына укырга тәкъдим ясый. Өч айлап Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында әлеге белгечлеккә таныклык алып кайткан Мәликә апабыз сөтчелек фермасында ясалма орлыкландыру лабораториясе оештырып, көтүне яңарту эшен юлга сала. Һәр сыерның кайчан бозауласын, ташланасын, теләккә киләсен, каплатасын - һәммәсен исәпкә алып, махсус журналга теркәп, технологияне төгәл үти һәм ел саен 100 сыердан 80-90 бозау алуга ирешә. Көтүне нәселле сыерлар белән тулыландыруга зур өлеш кертә. Бу җаваплы эштә 22 елдан артык эшләп лаеклы ялга чыга.

Мәликә әби 85 яшенә кадәр үз хуҗалыгында сыер тоткан. «Былтыр гына хәлем авыраеп киткәч, бетердем. Ялгызым яшәсәм дә, туганнарым, күршеләрем белән даими аралашып торам, ял көннәрендә шәһәрдән апамның кызы һәм балалары кайтып, булышып торалар», - дип сөйләде ул. Аннан соң Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Марат Сафинның игелекле ярдәмен искә алды. Өй түбәсеннән яңгыр үтә башлагач, ярдәм сорап барган икән. Икенче көнне үк бригадасын җибәреп, өй түбәсен ябып та биргәннәр. Шуңа күңеле булып, бер догадан да калдырмый Мәликә әби хуҗалык җитәкчесен.

Берәр җыелышка чакырганда да: «Орден-медальләреңне тагып кил, Мәликә апа, синең хезмәтеңне олылап биргәннәр аны, - дип кисәтә. - Синдәй орден ияләре безнең горурлыгыбыз», - дип тә күңелен күтәреп җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев