Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Олы йөрәкле, мәрхәмәтле Даниябыз бар Калмиядә

Калмия авылында үтә дә сабыр, мәрхәмәтле, һәрвакыт ярдәмгә әзер торучы хөрмәтле һәм мөхтәрәм шәфкать туташыбыз Дания Галимҗан кызы Минигәрәева яши. Бүген сүзем шул олы йөрәкле ханым турында.

Дания Галимҗан кызы 1964 елның 13 сентябрендә Чирмешән районы Кәркәле авылында туа. Медицина көллиятен тәмамлап, юллама буенча 1984 елның 1 апрелендә Калмия авылына фельдшер булып эшкә килә. 1986 елда шушы авыл егете Фәрит Минигәрәевка тормышка чыга. Бергәләшеп, бер малай һәм бер кыз үстерәләр, аларны олы тормыш юлына озаталар. 1986-1991 еллар аралыгында Минигәрәевлар гаиләсе каената-каенана белән тату гына гомер итәләр. 1994 елда, яңа йорт салып, алар башка чыгалар. Менә 32 ел, кар дими, буран дими, төн йокысын калдырып, ял көннәрендә дә авыл халкына хезмәт итә мөхтәрәм кешебез. Күпме кешене үлемнән алып кала, шифалы уколларын кадый, җылы сүзе белән булыша. Уңган хуҗабикә дә, эшнең остазы да, булган хатын да, тормыш иптәшенә ныклы таяныч та булып тора ул. Авыл җирендә кисәк кенә авырып киткәндә дә, бала туу, бәйрәмнәр, соңгы юлга озатканда да Даниясыз булмый. Ул безнең барлык авыруларга да дөрес диагноз куя белә, вакытында беренче ярдәмен дә күрсәтә. Авыл кешесе бик рәхмәтле Дания Галимҗан кызына, дип хәбәр итә Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев