Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Очрашу күңелләрдә озак сакланыр

Республикада яшәүче иң яхшы, үрнәк гаиләләрне тантаналы рәвештә Президент һәм аның тормыш иптәше кабул итте. Безнең районда үрнәк гаиләләр байтак. Президент белән очрашуга безнең районнан авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән Гобәйдә һәм Галимҗан Зариповлар гаиләсе барды.

Галимҗан Сәетҗан улы – шушы яктан, шушы туфрактан. Ул Әҗмәкәй авылында туып-үскән һәм бәхетен дә туган җирендә тапкан. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. 1970 елда шушы ук институтның экономика факультетын тәмамлаган Гобәйдә белән никахлашалар. 49 ел элек булган дулкынландыргыч мизгелләрне Галимҗан Сәетҗан улы бүгенгедәй хәтерли.
– ЗАГСка гариза бирергә кулга-кул тотынышып бардык, – ди ул. Менә шул көннән башлап, ярты гасырга якын, кулга-кул тотынып, иңне-иңгә куеп гомер юлыннан да, хезмәт юлыннан да бергә атлыйлар алар. Галимҗан Сәетҗанович хезмәт юлын 1970 елда «Гигант» совхозында инженер, ә Гобәйдә Садриевна баш икътисадчы булып башлыйлар. Тырыш, булдыклы Галимҗанны 1979 елда Калинин исемендәге колхозга председатель итеп куялар, ә Гобәйдә ханым аның икътисад буенча урынбасары була. 1982-2010 елларда Галимҗан Зарипов «Ворошиловский» совхозы директоры, ә тормыш иптәше Гобәйдә Садриевна шунда ук икътисад бүлеген җитәкли. 
Үз җиренә тугры булган Галимҗан Зариповның хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә – 1985 елны «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән почетлы исем бирелә. 1996 елда «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалык хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул «Хезмәттәге батырлык өчен» медале һәм «Почет билгесе» ордены, күпсанлы грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Гобәйдә Садриевна авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Республика Президентының Почет грамотасына лаек була.
– Хезмәтемдә ирешкән уңышларымны сөекле тормыш иптәшем Гобәйдәгә багышлыйм. Авыл хуҗалыгы тармагында көн-төн белән, ял көннәре белән исәпләшмисең, һәрвакыт солдат шикелле эш фронтында булырга туры килде. Хатыным хезмәтемнең үзенчәлеген аңлый белде. Балалар тәрбиясе, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү күпчелек вакыт Гобәйдәгә төште. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле. Менә Президентыбыз да гаиләнең әһәмиятен, дәрәҗәсен күтәрү өчен үрнәк гаиләләрне кабул итүне оештырды. Бу – бик кирәкле чара. Искиткеч яхшы тәэсирләр белән кайттык. Республикабыз җитәкчесе белән очрашудан алган хисләр күңелдә озак сакланыр, – ди Галимҗан Сәетҗан улы. 
Зариповлар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар өчесе дә илгә-көнгә файда китерә торган белгечләр һәм матур гаилә корган гүзәл ханымнар. 
Хәзерге вакытта Галимҗан Зарипов районның инвалидлар һәм ветераннар оешмасы рәисе. Гобәйдә ханым лаеклы ялда, оныклар тәрбияләү белән мәшгуль. 

Фото район ЗАГС бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев