Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мәрхәмәт белән матурлыкны бергә үреп...

Халыкара инвалидлар көнен без дә мәрхәмәтле гамәлләр белән билгеләп үттек. Авылыбызда физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең йортларында булдык.

Иң беренче итеп, Лилия һәм Ингел Хәлимовларның кызлары Рәмилә белән очраштык. Гел елмаеп кына торган, киң күңелле Рәмилә кеше белән аралашырга да, китап-газеталарны тотып карарга да бик ярата. Алтын куллы гаилә башлыгы йорт– кураларын шәп итеп ясап куйган, ишек алдында әллә ничә төрле техника тора, абзарлары тулы мал, бөтен җирләрендә пөхтәлек, төзеклек. 9 нчы сыйныфта укучы уллары, уку алдынгысы Ирек белән алар җәй-көз буе басуда эшлиләр: печән чабалар, җир эшкәртәләр. Йорт хуҗабикәсе – Лилиянең йортларын гөлләр кебек чиста, пөхтә итеп тотуына сокландык. Иң гаҗәбе: аның үз куллары белән күз явын алырлык итеп ясаган картиналарын, бисер белән эшләнгән панноларын, бәйләгән башлык, башмак, йомшак уенчыкларын күреп шаккаттык. Ничекләр өлгерә икән ул? Авыру баланы тәүлекнең 24 сәгатендә карарга, ашатырга, юындырырга, аның белән аралашырга, сөйләшергә дә кирәк ич. Менә шушындый тормышның тәмен, ямен белеп яшәүче Хәлимовларның рух ныклыгына сокланып кайттык.

Флүзә Сәлимова, 
Боерган авылы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев