Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мәхәббәт бар ул!

Гаилә – кеше тормышының иң әһәмиятле өлеше. Кеше тормыш мәшәкатьләреннән арып-талгач гаилә учагы тирәсендә ял итә, рухи көч ала. Бер дә юкка гына халкыбыз «Гаилә – җылы учак, күңелләргә бирә сихәт» дип әйтмәгән. Бер-берсенә терәк-таяныч булган, бер-берсенә бәхет бүләк иткән парлар районыбызда бихисап. Яңа поселогында 60 ел бергә тату гомер кичергән Гәүһәр белән Каим Хисаметдиновлар нәкъ менә шундый гаилә корып яшәгәннәр. Кызганычка, Каим ага гына моннан ике ел элек якты дөньядан киткән.

Гомер буе җитәкләшеп йөрделәр

– Ярты гасырга якын күршебездә гомер иткән Гәүһәр апа белән Каим абыйларның тату-матур яшәүләренә таң кала идем. Бу матур парга поселогыбыз белән сокландык. Алар гомер буе җитәкләшеп йөрделәр. Коръән ашларына җыелгач бу матур парга сокланып мәдхия яуды. Хаклы рәвештә. Каим абый гомере буе механизатор булып эшләде. Эштән арып-талып кайтуына карамастан, Гәүһәр апага йорт эшендә һәрвакыт булышты. Бервакыт шулай ишегалдында утыралар болар, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп. Җир җиләге пешкән мәл. Каим абый җәлт кенә урыныннан торды да, түтәлдән кып-кызыл җиләкләр җыеп килде: «Тик утырганчы рәхәтләнеп җиләк ашагыз», – ди. Бик ихласлык белән, сөеп-яратып, күз карашы белән иркәләп карый иде үзенең гомерлек ярына. Мәхәббәт бар ул! Менә минем күршеләрем шуның ачык мисалы. Алар яшьтән яратышып кавышканнар һәм шул сөю учагын гомерләре буена тормыш зилзиләсеннән саклый белделәр. Каим абыйның матур сыйфатлары хакында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Гәүһәр апа белемле, сабыр холыклы булуы белән үзен яраттырды, – ди Яңа поселогында балаларга белем һәм тәрбия биргән, инде үзе дә сиксәннән узган хөрмәтле мөгаллимә Әкълимә апа Касыймова. 
Гәүһәр Мөхәммәтдин кызы белән Каим Хатыйп улы Хисаметдиновлар Яңа поселогының гына түгел, милләтебезнең дә йөз аклыгы.
– Түзеп яшәү булмады безнең гаиләдә. Чөнки бер-беребезне күз карашыннан аңлый идек. Картым һичкайчан тавышын күтәреп дәшмәде. Эштән арып-талып кайтса да, һәрвакыт ишектән елмаеп килеп керер иде. Алтмыш ел эчендә алты авыр сүз дә ишетмәдем иремнән. Шуңа күрә алтмыш ел алты көн кебек узды да китте. 2019 елның 12 октябрендә вафат булды. Сиксән биш яшенә кадәр яши алды, ярату яшәтте аны, – дип сөйли Гәүһәр апа. – Сабый чагыннан авыр эшләрнең дә йогынтысы булгандыр, аннары, гомер буе тракторда эшләү дә тәэсир итми калмаган булса кирәк – 64 яшендә Каим бик нык авырды. Диагнозы өметле түгел иде. Дәваланды. Һәрвакыт бер-беребезгә рухи яктан да таяныч булу, җаныңнан артык күреп яратуның нәтиҗәсе булдымы – ирем катлаулы операция кичергәннән соң егерме ел яшәде. Балалар бәхетенә, минем бәхеткә – барыбызны да сөендереп яшәде! Яратуның көче зур икән ул. Без сугыш чоры балалары. Каимгә таякның авыр башы аеруча нык төшкән – ун яшеннән колхоз эшенә йөргән. Мәктәптә укыган елларында йоклап яткан җиреннән уятып эшкә алып китә торган булганнар. Мин аның кадерен белдем, – ди Гәүһәр апа.
Каим Хисаметдинов 1942-1949 елларда Иске Гәрдәледә җиде классны бетерә һәм армиягә киткәнче колхозда эшли. Өч ел армиядә хезмәт итеп кайткач «Гигант» совхозында төрле эшләр башкара. Аннары Чаллыда тракторист-машинист һөнәренә ия була. 1960 елдан алып 1998 елга кадәр «Гигант» совхозының алдынгы тракторчысы була.
Гәүһәр апа хуҗалыкның Мактау китабына кертел-гән ире белән горурлана. 

Без – бер-беребезгә бүләк

«Ударник девятой пятилетки» значогы, күпсанлы Мактау грамоталары, ВДНХның көмеш, бронза медальләре – Каим аганың хезмәтен хөрмәтләү бил-геләре. Ә иң зур бүләк – Гәүһәре. Ә Гәүһәр апа өчен язмышның иң олы бүләге – Каим абый. Мәхәббәт бакчасының татлы җи-мешләрен – Гөлфинә, Назыйм, Зөлфияне илгә-көнгә игелекле, гаилә җанлы балалар итеп үстергәннәр. Олы кызлары Гөлфинә Мәләкәс авылында кырык ел фельдшер булып эшли. Ире Азат Саттаров белән матур гаилә корып, игелекле балалар тәрбияләп үстергәннәр. Назыйм Яр Чаллы шәһә-рендә гаиләсе белән яши, кырык елга якын РИЗда эшли. Зөлфия хәрби кешегә кияүгә чыгып, үзе дә ир-егетләр һөнәрен үзләштергән. Алар, хәрби кешеләр буларак, икесе дә лаеклы ялда инде. 
Гәүһәр апа үзе Куады авылы кызы. Шунда туган, үскән, сабыйлык, балалык чоры авыр сугыш елларына туры килгән. Түбән Суыксуда җиде сыйныфны тәмамлагач, Алабуга шәһәрендәге китапханәчеләр әзерли торган техникумга укырга керә. 1954 елда аны уңышлы тәмамлый һәм юллама белән Чүриле районына эшкә китә. Анда ике ел эшләгәннән соң Иске Гәрдәлегә кайтып китапханәче булып эшли башлый. Шушы авыл егете Каим Гәүһәрне читтән генә күзләп, күзәтеп йөри һәм кыз бар яклап та булган дигән фикергә килә. Холкы – күркәм, йөзе – нурлы. 1960 елны алар өйләнешәләр. 1975 елны Иске Гәрдәледә янгын чыгып, унбишләп өйнең көле күккә оча. Шуннан алар Яңа поселогына күченеп яши башлыйлар. Унҗиде ел китапханәче булып эшләгән, үз һөнәрен яратып башкарган Гәүһәр Яңа поселогында хат ташучы булып эшкә керә. Халык белән уртак тел табып, аларны укымышлы итәсе килеп, һәр гаиләне кочак-кочак газета-журналларга яздырып, янып-ялкынланып эшли ул. Ире, алтын баганасы – Каиме газета-журналлар тутырылган авыр сумкаларын асып почта таратыша аңа. Шуннан ике кечкенә арба сатып алып, шуңа бөтен матбугатны тутырып почта тараталар. Йорт эшен дә бергәләп башкаралар. Бер-берсен саклап, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр.

Нәселдән килгән затлылык

Затлылык, эшсөярлек Каим абыйга нәселдән бирелгән сыйфат. Аның бабасы Хисаметдин бик эшчән кеше була. Гаиләсен бар яклап та тәэмин итү өчен көнне-төнгә ялгап эшли – ике катлы йорт җиткезә. Тик хәләл көче белән табылган байлыгын тартып алалар. Ике катлы агач йортыннан балаларына истәлеккә фото гына кала. Совет власте ул йортта колхоз идарәсен, почта, китапханә, саклык банкын урнаштыра. Ә гаиләне Урал якларына сөргенгә сөрә. Каимнең бабасы белән әбисе олыгайгач туган якларына әйләнеп кайта. Шунда Хисаметдин бабай үзе салган ике катлы бинага карап: «Их, бер генә бүлмәсендә торырга рөхсәт итәсәләр иде!» – ди сыкранып. Ләкин, ләкин... 

Сирәкләр өлешенә тигән байлык

Гомер юлын пар аккошлардай узган Гәүһәр апа белән Каим абый сирәкләр өлешенә тигән байлыкка ия булган парлар. Алар – чын мәхәббәтнең ямен-тәмен татыганнар, аны саклый белгәннәр.
– Бу дөньяның иң зур байлыгы – тәрбияле балалар, җан сөйгән яр белән буладыр, – ди Гәүһәр апа. Гомере буе газета-журнал укыган һәм милләтебезне дә шуңа өндәгән Гәүһәр апаның сүзләре дә нәкъ китапча. Романнар язарлык гомер юлы үткән бу парның мәхәббәт тарихы яшь буынга үзе бер дәреслек. 

/ Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев