Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Минем күршеләрем

«Күршең үзеңнән яхшы булсын» дигән әйтем бар безнең халыкта. Мин һәрвакыт күршеләрем белән уртак тел табып, ярдәмләшеп яшәдем. Газетага бер дә мәкалә юллаганым юк иде. Бүгенге күршеләрем – Иске Абдул авылында гомер итүче Флүр һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Камалиевлар турында язмыйча түзә алмадым.

Мин 58 ел элек шушы авылга Азнакай якларыннан килен булып төштем. Япа-ялгызым, туганнарым еракта калды. Ул елларда бит туган авылга кайтып килү үзе бер газап иде. Бәхетемә, Иске Абдул халкы мине җылы кабул итте. Озак еллар шушы авылда кибетче булып эшләдем, ирем белән биш кыз бала тәрбияләп үстердек. 
Ул вакытта янәшә йортта Рәбига апа Шигаепова яшәде. Кызганыч, ул хәзер арабызда юк инде. Бик кадерле карчык булды ул. Намазын укыды, мәет юып ахирәткә озатты, буш вакытында урамыбыздагы балаларга күз-колак булды. Аны сабыйларыбыз, яратып, «Конфет әби» дип йөрттеләр. Үсеп җиткәч тә әбиләрен онытмадылар, аңа гел булышып тордылар. Рәбига әбиемә бүген биш намаз артыннан Коръән аятьләрен укып дога кылам. Менә шул изге нигезгә Чаллыдан авылдашыбыз Флүр Камалиев гаиләсе кайтып урнашты. Бик тырыш булып чыктылар алар. Бик матур йорт салдылар, тирә-ягын, ишегалларын агачларга, чәчәкләргә күмделәр. Бакчаларында җиләк-җимешкә исең китәрлек. Рәбига әбиебезнең рухы шат булып ятадыр дип сөенәбез. 
Шуның өстенә, Камалиевлар бик ачык, һәр кешегә ярдәм итәргә торучы олы йөрәкле кешеләр. Балалары да үзләренә охшаган, хезмәт сөючәннәр, бик игътибарлылар. Чирли башласам, балаларым килеп җиткәнче, җылы ашларын, тәмле чәйләрен күтәреп, күршеләрем килеп керә. Ягымлы сүзләре, җылы карашлары белән дәвалыйлар, көн саен кереп хәлемне белергә вакыт табалар. Флүр дә, Гөлсинә дә сабыр холыклы, йомшак телле. Күптән түгел Флүребез үзенең 60 яшьлек бик матур юбилеен билгеләп үтте. Гаиләсендә җылылыкны саклаучы, тынычлык һәм иминлек булдыручы ышанычлы олы терәк ул. Ир белән хатын бер-берсен шулкадәр хөрмәт итеп, матур итеп яшиләр. Алар кадерле әти-әни дә, яраткан әби-бабай да. 
Күршемдә шундый кешеләр яшәвенә мин бик сөенәм, пар канатлы булып озак гомер кичерүләрен телим, изгелекләре картайган көннәрендә үзләренә әйләнеп кайтсын иде дим. 

78 яшьлек Асия ХӘМӘТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев