Милли көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен орден белән бүләкләнде
Бүгенге язмамны мин республика, район күләмендә билгеле кешеләребез – тумышлары белән районыбызның Ташкичү авылыннан булган Гыйлаевлар нәселенә, аерым алганда, шул нәселдән чыккан танылган көрәшче Айрат Гыйлаевка багышларга уйладым. Күптән түгел, гыйнвар аенда гына Айрат Гыйлаев Россиянең дәрәҗәле бүләгенә – «Россиядә милли көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен» орденына лаек булды.
Ташкичү авылында Мәхмүт абый гаиләсендә 1940-1959 елларда бер-бер артлы биш малай, ике кыз дөньяга киләләр. Алар Яр Чаллы, Борды мәктәпләрендә белем алалар, олы тормышка аяк басалар. Барысы да диярлек үз тормышларын авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлыйлар. Әтиләре Мәхмүт абый да гомере буе колхозда бухгалтер булып эшләде. Әниләре Нәкыя апа шулай ук колхозда хезмәт куйды.
Уллары Таһир 23 ел буе «Муса Җәлил» колхозында баш инженер булып эшләде, аннан соң районның «Полив» оешмасы белән җитәкчелек итте, «Муса Җәлил» колхозы рәисе, «Чулпан» совхозы директоры булды, үзен көчле авыл хуҗалыгы белгече итеп күрсәтте, «Россия Федерациясенең атказанган механизаторы» исемен алуга иреште. Заманында ул да авыл сабантуйларында милли көрәштә беренче-икенче урыннарны алган. Ильяслары исә 21 ел «Игенче» колхозы рәисе булды, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен алды. Шуңа өстәп, 12 ел буе районның көрәш федерациясен җитәкләде. Файсал Муса Җәлил исемендәге колхозда баш бухгалтер, авыл советы рәисе, Тукай исемендәге хуҗалык җитәкчесе булып эшләде. Фәрит шәһәрнең «Челныгорстрой» оешмасы белән җитәкчелек итте. Хәзер инде ул бакый дөньяда. Флер исә «Ворошилов» исемендәге урман хуҗалыгында урманчы булып эшләде. Ул да якты дөньяда юк инде.
Айрат – Таһир абыйның улы. Татар милли көрәшен яраткан кешеләргә бик яхшы таныш аның исеме. Ул Россиянең, Татарстан Республикасының көрәш буенча спорт мастеры. Айратның Россия, Татарстан Республикасы, дөнья беренчелекләрендә катнашып, призлы урыннарны алган өчен бирелгән бүләкләре бихисап.
Көрәш яратучылар беләләр, һәр елны февраль аенда республика күләмендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына татар милли көрәше буенча чемпионат үтә. Чемпионатта республика районнарыннан күп көрәшчеләр катнаша. Айрат Гыйлаев анда 1995тән 2010 елга кадәр 12 тапкыр чемпион булды. Республикада авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәме алдыннан да зур чемпионат уздырыла. Монда ул 10 мәртәбә беренчелекне алды. Рәсәй күләмендә үткәрелгән чемпионатта исә үз үлчәү категориясендә Айрат Гыйлаев 8 тапкыр чемпион исемен яулады. 2004 елда Казан шәһәрендә үткән «Батырлар бәйгесе»ндә чемпион исемен алды, 2005 елда дөнья күләмендә үткәрелгән билбаулы көрәштә абсолют батыр булып калды. Шул ук елны Казанның 1000 еллыгы уңаеннан оештырылган чемпионатта беренче урынга ия булды.
Татар милли көрәшеннән тыш, грек-рим көрәшендә катнашып, 1993 елда Россия күләмендә үткәрелгән ярышларда Саратов шәһәрендә Россия кубогын алды. Айрат – бик күп Сабан туйларының абсолют батыры. Самара, Нефтекамск, Можга, Чистай, Йошкар-Ола, Кама Аланы шәһәрләрендә үткәрелгән Сабантуйларында катнашып, призлы урыннар алды. Яр Чаллыда, Тукай районында милли бәйрәмнәр аннан башка үтми. Ул «Намуслы хезмәте өчен» медале, Казанның 1000 еллыгы медале һәм, югарыда әйтелгәнчә, дәрәҗәле орден иясе дә.
Айрат гаиләсе белән Яр Чаллыда яши. Тормыш иптәше Гүзәл белән бер малай, ике кыз үстерәләр. Шәһәрдә яшәсә дә, бүгенге көндә үзенең туган авылына эзне суытмый. Әнисе Флүрә апага 72 яшь. Һәрвакыт аның янына кайтып торалар. Айрат хәзер олы ярышларда катнашмаса да, яшь көрәшчеләр тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Гомумән, Гыйлаевларның берсе дә районда милли көрәшне үстерү эшеннән читтә калмый.
Мәүлетҗан ХИСАМИЕВ.
Оргыды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев