Малың таза, күңелең көр
Көтүдән Габделбану җиңгинең иртән исән-сау чыгып киткән сарыгы аксап кайта. «Ниләр булды икән малкаема?» - дип хафалана ул. Көтүчедән дә сораша. Кая бәрелергә белмичә, мал табибына йөгерә, тиешле киңәшен алып, сарыгының, чатан аягын юкә кайрысы белән бәйләп, ике-өч атна көтүгә чыгармыйча, абзарда тәрбияләүне хуп күрә. Яралы сарыкны хәстәрләп караучы -...
Табиб киңәшләрен төгәл үтәгәч, малның хәле күзгә күренеп яхшыра...
Туганнары, әти-әнисе, Румиянең мал-туарны, йорт хайваннарын яратуын, һәркайсына үзе кушкан атамасы белән эндәшүен, ә хайваннарның хуҗабикә кызыйга сырпаланып йөрүләрен күреп: «Син, ихтимал, киләчәктә мал табибы булырсың», - дип юраулары юш килә. Әмма кайберәүләрнең «хатын-кыз һөнәре түгел» дип сөйләвенә карамастан, авылда һәркемнең йомышы төшә торган абруйлы шушы һөнәрне сайлап, Румия документларын Казан ветеринария институтына илтеп бирә. Кайчандыр әлеге уку йортын тәмамлаган, Буа районы «Память Ленина» хуҗалыгына баш зоотехник булып кайткан Котдус абыйсының йогынтысы да булмый калмагандыр. Румиянең балачактан, доктор Айболит кебек, хайван-җәнлекләргә, киек һәм йорт кошларына мәрхәмәтле булу, чирләгәндә савыктыру теләге көчле була. Хыялын тормышка ашыру өчен, тырышып укый. Институтны тәмамлаганда Румия, кияүгә чыгып, Казан университетын тәмамлаган ире Зөфәр белән эшкә яшьлек каласын сайлый. Бу чакта Яр Чаллы бөтен илгә гөрли, заводтан машиналар чыга, яңа йортлар салына.
Румия ит комбинатына мал табибы, ә Зөфәр КамАЗ заводына мастер булып урнаша. Һәр икесе яңа эш урынын ошаталар.
Бу чакта ит комбинаты хуҗалыклардан бик күп мал кабул итә. Колбаса линияләре эшли. Румия, сугым цехыннан соң, эчке органнарда токсиннар булу-булмавын тикшерә. Бу гаять җаваплы һәм нечкә эшне бик төгәл башкара. Тапшырылган эшен җаны-тәне белән бирелеп башкарган яшь белгечнең абруе көннән-көн үсә. Эшлекле тәкъдимнәре Тукай районы ветеринария берләшмәсендә хуплау таба. Аны район ветеринария лабораториясенә токсиколог итеп чакыралар. Йогышлы авыруларны булдырмау, маллардан югары сыйфатлы продукция алу өчен, бөтен сәләтен-белемен эшкә җигә. Шушы вазифада ул 28 ел эшли. Әлеге чорда районда, профилактик чараларның вакытында һәм планлы рәвештә үтәлүе нәтиҗәсендә, йогышлы авыруларның, шөкер, булганы юк.
- Бу - бөтен коллективның максатчан эшчәнлеге. Соңгы елларда яңа технологияләр һәм компьютерлар куллану эшебезне шактый җиңеләйтте. Эш шартларыбыз яхшырды, - ди Румия Мусина эш бүлмәсе белән таныштырып.
Һәр тарафта чисталык, пөхтәлек. Өстәл өстендә компьютер, шкафта микроскоп, журналлар, диагностика белешмәләре. Һәркайсы үз урында, тәртиптә. Операция җиһазлары да кул астында.
- Җитди җәрәхәтле һәм авыру хайваннарга операцияне үзем ясыйм, - ди ул, минем кызыксынуымны күреп. - Әлбәттә, малларны, җәнлекләрне йоклатып.
Тәҗрибәле табибигә Кама аръягы районнарыннан килүчеләр дә шактый. Ул шушы төбәк авыл кешеләренә дә хезмәт күрсәтә. Моннан тыш лаборатория мөдире урынбасары һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе буларак та эше җитәрлек. Бөтенесенә өлгерә, тырышып эшли. Әйе, үз эшенең остасы Румия Мусина иң югары дәрәҗәгә ия мал табибы булып үсте. Күптән түгел республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, бер төркем алдынгылар белән бергә, Румия Нотфулла кызы Мусинага «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» билгесен тапшырды. «Хезмәтемне олылап бирелгән бу бүләк - район мал табибларының уртак казанышы. Шуны аңлаган хәлдә, тагын да яхшырак, дәртләнеп эшлисе килә. Малларыбыз һәм үзебез сәламәт булыйк», - дигән теләген әйтә Румия. Аны әлеге олы бүләге белән кадерле әнисе Гаделбану, ире Зөфәр һәм улы Зөлфәт, туганнары һәм барлык хезмәттәшләре котлап, уңышлар һәм сәламәтлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев