Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ләйлә – авылны, ә авыл аны үз итте

Саба якларында туып-үскән ул. Мәктәптә укыганда ук җаны теләгән һөнәре - медицина белгечлеге алуны ниятләп куйган. Бүген өздереп кенә үзе дә әйтә алмыйдыр, әмма табиб булачагы, кешеләрне авырулардан коткаруга хезмәт итәчәге турындагы ныклы карары Ләйлә Гобәйдуллинаны, мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан медицина көллиятенә алып килә. Яратып, чын күңелен биреп укый ул....

Язмыш дигәнеме, әллә бәхетеме аны безнең районның Иске Җирекле авылы егете белән очраштыра. Бер-берсен өйрәнгәннән соң гаилә корып җибәрәләр. Һәм менә ун ел инде Ләйлә Гобәйдуллина Иске Җирекле авылының фельдшер-акушерлык пунктында эшли. Һөнәрен чыннан да белеп сайлаган - тырыш хезмәте, авыруларга җылы мөнәсәбәте белән ул авыл халкының хөрмәтен казанды. Ләйлә авылның җәмәгать тормышында да актив катнаша. «Хәзинә» фольклор ансамбленә йөри, күпфункцияле «Дуслык» үзәгенең бер генә чарасы да аннан башка узмый. Ул әле Мәләкәс авыл советы депутаты да.

Бер уңган кеше бар эшкә дә булган, диләр. Ләйлә оста һөнәрмәнд кенә түгел, алтын куллы хуҗабикә, акыллы, йомшак күңелле хатын һәм әни, авыл халкының хөрмәтле кешесе, дип язып җибәргән редакциягә күпфункцияле «Дуслык» үзәге директоры Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев