Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Үләнче бабай

Кешелекне алга илтүче факторларның берсе – һөнәрчелекнең үсүе. Куады авылында заманында Соендек Хәсән улы алтын куллы булуы белән авылдашлары алдында гына түгел, тирә-юньдә дан казана. Тирә-якта Соендек аганың исем-атына балта остасы, тимерче, мич чыгаручы сүзтезмәсе кушылган була. Һич саекмас хәзинәне – һөнәрчелекне улы Рафиска тапшырып калдыра ул. Аның улы – сиксән дүртен тутырган Рафис ага Куадыда һәм тирә-як авылларда җитмеш төрле һөнәр иясе, үләнче бабай исемен йөртә. 

«Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән әйтем Рафис Соендек улы Соендековка карата әйтелгән дисәк, һич арттыру булмас. Рафис ага – бәхетле кеше. Иң элек, ул шул яктан бәхетле, сугыш чоры баласы булса да, әти канаты астында үсә. Әтисе дүрт яшендә нык авырый һәм шул чир сәбәпле телсез-чукрак кала (шуның аркасында сугышка алмыйлар). Башкаларга йөк булырга теләмәве сәбәп булгандыр – Соендек ага күп һөнәрләрне үзләштерә. Өйләнә. Тормыш иптәше Бибирауза белән биш баласын хезмәт сөючән итеп үстерәләр. Ишле, эшле гаиләдә тәрбияләнгән Рафис балачактан әтисенең уң кулы була, тирә-як халкына мич чыгарырга да йөри. Әти-әниләренә охшап, Фәния белән Рафис Соендековлар балаларын хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. «Балалар шушында төпләнделәр. Барысына да йорт җиткерергә, каралты-кура салырга булыштым. Тормышлары көйләнгән. Үзем әлегәчә умарта тоттым. Бал кортларын яратам, алар да мине үз итә. Аның тарихы болай, – дип Рафис абый бал кортлары белән дуслашуы хакында сөйләп китә. – Түбән Суыксуда киномеханик булып эшләгән чагым. Шунда берәү: «Умарта тотасың киләме? Мин сиңа бер күч бал корты бирәм», – ди. Шуннан китте умартачылык белән шөгыльләнүем. Ә дару үләннәре җыюга килгәндә исә... Анысы сәламәтлегем белән бәйле. Алтмыш яшем тулгач нык авырый башладым. Алай итеп тә, болай итеп тә карадым, файдасын күрмәдем. Тукта әле, мин әйтәм, Аллаһ Тәгалә чирне биргән икән, аның дәвасы булырга тиеш, дим. Каюм Насыйриның «Шифалы үләннәр» исемле китабын эзләп таптым. Яхшылап өйрәндем. Шул китап буенча үлән җыя башладым. Дәва чарасы – аяк астында. Кычыткан, тузганак кына димә, бу үләннәрнең дәвалау сыйфаты бик зур. Көтүче сумкасы, бака яфрагы, бәбкә үләнен таптап йөрибез. Ә бит аны иелеп өзеп алырга да дөрес итеп киптерергә генә кирәк. Учма-учма итеп киптерелгән үләннәрдән төнәтмә ясап эчкәннән соң аякка баскан кешеләр байтак. Рәхмәт укыйлар. Шулай, бер елны, Түбән Суыксуга Коръән ашына бардым. Укылган Коръәннән, сый-хөрмәттән бик хуш булдык. Таралыша башладык. Шунда Наилнең ботинка бавын бик интегеп бәйләгәнен искәрдем. «Туганкаем, мин сине аякка бастырам», – дидем. Сүземдә тордым. Үлән төнәтмәләре, ванналар... берсе дә калмады. Изге нияткә күрә Аллаһ ярдәмен бирде. Шуннан китте, китте. Әле берсе, әле икенчесе: «Рафис абый, ярдәм итә күр» дип килә», – ди ул канәгать елмаеп. Менә шул рәвешле егерме дүрт ел «Үлән җыючы бабай» булып, авыл халкын дәвалый Рафис абый. 
Киномеханик, терлекче, игенче, мич чыгаручы, тимерче, балта остасы, умартачы, үлән җыючы – бер кеше өчен күп кебек тә... «Күп түгел, «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» бит, – дип елмая Рафис ага.
Эшне асылына төшенеп, яхшы итеп башкарып чыгу өчен күңелең алкын, кулың алтын булу кирәк. Рафис абый 84ен тутырса да картаймас күңеле, армас бәдәне илә яшьләр белән бер сафта. «Ничә яшьтә булуың мөһим түгел, күңелең картаймасын. Яшәргә дә әле яшәргә. Карчыгым белән алтмыш ел матур гомер иттек, сайрашып яшәдек. Дүрт ел булды Ахирәткә күчкәненә. Исән чагында Фәниям авылыбыз халкын, җиребезне-суыбызны данлап китап чыгарды. Күңел түребездә аның урыны, халык та Фәниямне яратып-сагынып искә ала», – ди Рафис ага. Фәния апа белән Рафис Соендековларның кызы – Фатыйма Таҗетдинова авылда хөрмәтле ханым. Гомере буе Куады халкына гыйлем-тәрбия биргән Илсөя Хәсәншина: «Фатыйма – беренче укучым. Хезмәттәшем. Аның белән матур итеп, тату эшләдек. Фәния апа белән Рафис абый Соендековлар балаларына яхшы тәрбия бирделәр. Фәния апа Куадыны, аның халкын яратып, зур ихтирам белән китап язды – мирасы калды», – ди. 

***

Мирас малы дигәч, кеше иң элек мал-мөлкәт, фатир, йорт-җирне күз алдына китерә. Бу фани дөньяда алары да кирәк, билгеле. Рухи байлыклар, нәселдән нәселгә күчеп килә торган һөнәрчелек тә мирас малы була дип әйтү дөреслеккә һич тә хилафлык китермәс, шәт. Рафис абый белән Фәния апа үзләреннән соң мирас калдыручы хөрмәтле кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев