Көзләрнең дә була язлары
Моңсуланып тәрәзәгә карап утырам. Мәктәпнең «хәрбиләрчә строй адымнарын» өйрәнү мәйданчыгының соңгы буяулары кубып бара. Еллар үтте... Вакыйгалар үзгәрде... Соңгы елларда оборона өлкәсендә илебез алга китсә дә, ничектер ул фән урта белем бирү мәктәпләреннән, училище, техникум кебек уку йортларыннан кысрыкланды, кыскартылды. Практик күнекмәләр гел теориягә генә калды. Сүзем нәрсә турында барганлыгын...
Малай-кызлар плацтагы квадрат өслектә үрә катып басып торалар. Кырыс команда яңгырый: «Нале-во! Ша-гом марш! Раз-раз, раз-два-три... Стой! Разойдись!». Балалар, шау-гөр килеп, төрле якка таралалар. Алар арасында мин дә бар. Яңадан укытучыны чорнап алалар: «Абый, абый!..» Сораулар ява. Шушы урында уйларымнан кире кайтып, сүземне туктатам.
Ашыгам, тизрәк шушы кырыс «командир» белән таныштырасым килә - ул безнең Иске Абдул урта мәктәбендә чирек гасыр НВП укыткан, Совет һәм Россия армиясенә йөзләрчә солдат әзерләгән, «Хезмәт ветераны» булган, шушы көннәрдә 80 яшен тутыручы, бер сүз белән әйткәндә, яраткан укытучыбыз һәм әтиебез Гаяз Минһаҗетдин улы Минһаҗев.
Чыгышы белән районыбызның Торнаташ авылы егете. 60нчы елларда Ерак Көнчыгышта диңгез авиациясендә хезмәт итә. Әтиебез ул көннәрне искә төшереп, болай сөйли иде: «Ул чаклар - матур чаклар. Миңа - ат җигеп, салам ташып йөрүче авыл малаена, диңгезче киемен киеп йөрү үзе бер горурлык, рәхәтлек бирә иде. Армияне яраттым, хәтта калырга да кыстадылар. Бу җирләр матур булса да, ят иде. Мин, авыл малае, әткәйне, әнкәйне, апа-абыйларны, Иганә буйларын сагындым. Тагын бит үземә биргән сүз дә бар әле - укытучы булырга, аны да бит тормышка ашырасы бар. Җитмәсә, күп еллар буе әтисез калган хуҗалыкны да торгызасы бар (автордан искәрмә: бабабыз 1914 елгы Беренче дөнья сугышында катнашып, бер кулын югалткан. 50нче елларда нахакланып, Зөя утравы төрмәсендә 7 ел утыра, 90нчы елларда аклана). Абый-апалар кайсы үз тормышында, кайсы укый иде. Без 8 баладан сеңлем Хәнифә белән иң кечеләре».
Әтиебез Совет заманында барлык штаттан тыш эшләрдә актив катнашып йөрде. Партия, профсоюз вәкиле дә булды. Белемен Казан танк хәрби училищесында, Ульян хәрби команда училищесында махсус курсларда күтәрде. Беренчеләрдән булып, мәктәптә шул чордагы мәктәп директоры Зөфәр Дәүләтшин белән «Аҗаган» уенын оештырып җибәрделәр. Без ел саен шушы чараны түземсезләнеп көтеп ала идек, җан-фәрманга тырышып уйный идек.
Ул укыткан егетләр, хәрби антларына тугры калып, Әфган сугышын һәм кайбер кайнар нокталарны кичтеләр. Әтиебез хәзер дә авылыбыздагы «Гиндукуш» хәрби патриотик музееның даими кунагы. Хәзер дә кызыклы материалларны (бигрәк тә хәрби темага) җыеп бара. Заманында Минзәлә районының «Коммунизм таңы», районыбызның газеталарында даими хәбәрче булды.
Без өч бала үстек. Рәхәт үстек. Әтиле бала иң бәхетлеседер, минемчә. Хәзер үзебез дә күптән әти дә, әни дә. Мин әтигә рәхмәтлемен, үстергән өчен генә түгел, бигрәк тә эшкә өйрәткәне өчен. Ничек итеп кадак турайтырга, балта тотарга, кадак сугарга... Һәр эшнең җиңеллеген, «хитростьләрен» җентекләп күрсәтә иде ул. Хәтерлим: печән чапканда арттан мине тотып тора иде, бала кулы чалгыны туры тота алмый, я чалгы килеп җиргә кадала, я үлән башын гына кыеп үтә. Шул чагында ул көчле куллары белән арттан үзе тотып, булышып җибәрә. Чапкан җиләкләрен җыеп, миңа бирә иде... Ә өйгә кайткач исә, бергә чалгы таптыйбыз.
Көн дә аңа мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә. Авыр чаклар булды, җиңә белдең, әткәй, шатлыкларны күрә белдең, үпкәләткән булды - рәнҗемәдең.
Әтиебез, бабабыз, инде хәзер дәү бабабызның шушы көннәрдә генә олуг юбилее - 80 яше тулып үтте. Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек теләп калабыз, һәрбер аткан таңың, бөредән әрчелгән яфрак кебек матур, хозур, чиста булсын. Алдагы тормышың бәхеттә үтсен иде.
Барлык балалар, оныклар, оныкчыклар, әниебез Наҗия исеменнән улың Заһир.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев