Кырык ел гомерен китапханә эшенә багышлады
Валентина Степановна Шатунованы Ильбухтино авылында кемнәр генә белми икән. Ул бит ничә буын авылдашларны белем дөньясына алып кергән, рухи дөньяларын баеткан шәхес. Бигрәк тә балалар белән бик оста эшли иде. Ә сабый күңеленә салынган яхшылык гомерлек була.
1981 елда аяк атлап кердем мин бу белем дөньясына һәм гаҗиз калдым. Әйтерсең лә әкият иленә эләктем. Иске бинага урнашкан булса да, җылы, күңелгә рәхәт иде монда. Китапларның күплегенә хәйран калдым - шул кадәр мавыктыргыч иде бу дөнья. Валентина Степановна башымнан сыйпап, ниләр белән кызыксынуымны сорады, төрле-төрле китаплар тәкъдим итте, ул аларның һәрберсе турында да шундый мавыктыргыч итеп сөйләде, мин тын да алмыйча тыңлап тордым. Шушы көннән соң бу инде минем нәни бер дөньям иде. Шуңа күрә бирегә җитәкләп алып килгән әнием Нина Сенченковага бик рәхмәтле мин. Ул елларда барыбызның да өендә балалар китаплары юк иде бит. Ә монда телисең икән, әкият китаплары, кызыксынган кешегә балалар өчен чыга торган газета-журналлар. Валентина Степановна да ачык йөзле, кунакчыл, магниттай үзенә тарта торган китапханәче. Зыялылыгы белән аерылып торды, кешеләр белән эшли, аралаша белә иде ул. Оештырган китап күргәзмәләре актуальлелеге, яңалыгы белән аерылып торды. Балалар өчен шундый бәйрәмнәр оештырыр иде, анда катнашканнан соң атналар буе үзеңне сихри мохитле шатлык дөньясындагыдай хис итәсең, хыялланасың.
Валентина Степановна китап биреп кенә утырмады - авылда бөтен культура-агарту эшен алып барды: фермага барырга да, кыр станына да өлгерә, әңгәмәләр үткәрә, авыл халкы өчен барлык бәйрәмнәрне ул оештыра иде. «Китапханә - балалар һәм китап дөньясы» дип юкка гына әйтмәгәннәр. Безнең буын балалары китапханәчебез Валентина Степановнага рәхмәтле. Ул безнең күңелләрдә белемгә, әлегәчә белмәгән яңалыкка омтылыш тәрбияләде. Шуңа күрә китапханә әле бүген дә минем өчен үзенә җәлеп итеп торган сихри дөнья, хәзинәләр патшалыгы.
Кызганыч, хәзер китап кадере кимеде, булган буш яссылыкны мәгълүмати технологияләр камап алды. Укучылар классик әсәрләргә игътибар бирә белми - Интернеттан кыскача эчтәлекне укыйлар да, шул җитә дип уйлыйлар. Ә бит китап геройлары белән бергә янып-көймәсәң, аларның хис-кичерешләрен күңелең аркылы үткәрмәсәң, әсәрнең асылына төшенеп булмый. Китап уку культурасы, уйлап карасаң, бөтен җәмгыять культурасы нигезе. Валентина Степановна ипләп кенә менә шуларга инандырып үстерде безне һәм моның өчен аңа булган рәхмәтебезнең чиге юк.
Елена Захарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев