Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Китаплар дөньясында алиһә ул

Декабрь аеның ябалак кар явып торган бер көнендә Иске Дөреш башлангыч мәктәбе укытучылары һәм укучылары шушы авылда гомер буе китапханәче булып эшләгән Зилфирә апа Аксакованың хәлен белергә, аңа шигырьләр, җырлар бүләк итәргә килделәр. 

Зилфирә апа кечкенәдән китап укырга ярата, шуңа да анда китапханәче булу теләге мәктәп елларында ук туа. 1955 елда укуын тәмамлау белән, кыз бер дә икеләнмичә район мәдәният бүлегенә юнәлә. Зилфирәне Иске Дөреш авыл китапханәсенә билгелиләр. Ул клуб бинасының бер почмагына гына урнашкан булган. Еллар үтү белән, яңа клуб төзелә. Китапханә дә якты, иркен бинага күчә. Шунысын да әйтергә кирәк, Иске Дөреш авылы китапханәсе 1976 елдан бирле «Иң яхшы эшләүче китапханә» исемен йөртте. Бу – Зилфирә апаның тынгысызлыгы, һәм халык белән уртак тел табып эшләү нәтиҗәсе. Озак еллар дәвамында намуслы хезмәт куйганы өчен Зилфирә апа РСФСР Мәдәният министрлыгы дипломнарына, медальләргә, район мәдәният бүлеге һәм райкомның мактау грамоталарына лаек булган. Ул – җәмәгать эшендә дә юл ярып йөргән, терлекчелек фермаларында, язгы чәчү, урып җыю чорларында басуларда агитация-пропаганда эшен дә җитәкләгән. Шуңа күрә авылдашларының, җитәкчеләрнең аңа карата ихтирамы зурдан. 
Зилфирәнең гаиләсе дә күркәм. Тормыш иптәше Александр Аксаков белән авылдашларына үрнәк булырлык, сокланырлык итеп яшиләр. Дус, тату гаиләдә берсеннән берсе акыллы, тәртипле өч бала үсте. Уллары Рамил Яр Чаллыда Роспотребнадзор оешмасында санитар-табиб булып эшли. Кызлары Гөлзада, югары белем алып, Сарман районының Ләке авылында балалар укыта. Ә Раушания әнисенең эшен дәвам иткән: ул Иске Дөреш мәктәбе китапханәчесе булып эшли. Аксаковларның искиткеч олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр булуын дәлилләүче бер мисал – Александрның апасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Анна апаны һәм Зилфирәнең сугыштан соң тол калган әнисен алар үз йортларында тәрбияләп, хәер-фатихаларын алып, соңгы юлга озаттылар. 
Хәзер лаеклы ялдагы китапханәче укучыларга узенең укымышлы гаиләдән чыгуын, әтисенең күп еллар мәктәп директоры булуын, аның Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалуын сөйләде. Укучыларны китап белән һәрвакыт дус булырга өндәде, укуларында уңышлар теләде. Үзенең хәлен белергә килгән укытучыларга һәм укучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде. Аның җылы теләкләренә гаилә башлыгы Александр да кушылды, кунакларны тагын да килергә чакырып озатып калды.

Раушания Вәлиуллина, 
Иске Дөреш мәктәбе китапханәчесе.

Фото предоставлено Раушанией Валиуллиной.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев