Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Киң күңелле, олы җанлы ул

Мин Мәләкәс авылының «Тамчыкай» балалар бакчасында әле бер генә ел эшлим. Үземнең остазым, һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып торучы, киңәшләре белән булышучы, 20 елдан артык эш тәҗрибәсе булган Лилия Сәмигуллина турында язып үтәсем килә.

Лилия Марсовна бакчада 2000 елдан бирле хезмәт куя. Аның эш тәҗрибәсе балаларга мәхәббәт, игелек, киң күңелле булу белән үрелеп бара. Лилия ханым үзе дә һәрвакыт бөтен кеше белән матур, ипле итеп сөйләшә, аның намуслы, гадел, балалар өчен җанын бирергә әзер булуына, сабыйларны үз балалары кебек саклап йөртүенә сокланмыйча булмый. Иртән бакчага килгән һәрбер баланы матур елмаюы белән каршы ала ул. «Тамчыкай»да Лилия Сәмигуллина «Балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре», «Экология», «Сөйләм үсеше» һәм «Икетеллелек мәсьәләләре» юнәлешләре буенча эшчәнлек алып бара. Балаларны кечкенәдән үк тырыш булырга, әти-әниләрне, зурларны хөрмәтләргә, кечкенәләрне якларга кирәклеге турында дәресләр үткәрә. Лилия Марсовна күп кенә Грамоталар, Мактау кәгазьләре, һөнәри осталыклары өчен Дипломнар белән бүләкләнгән белгеч, үз эшенең остасы. Моннан тыш, ул - күп кенә районкүләм, республика конкурслары лауреаты, әле җәмәгать эшендә дә актив катнашучы. Үзе тынгысыз булу белән, Лилия Сәмигуллина балаларны да гел хәрәкәттә булырга өйрәтә. Алар белән төрле бәйгеләрдә катнаша. Аның сабыйлары оста итеп шигырь дә сөйли, дәртле итеп бии дә, нәфис сүз осталары да. Бүгенге көндә исә алар төркемнәре белән тәрбияче көненә әзерләнәләр, театральләштерелгән тамаша куярга планлаштыралар.
Лилия Марсовнадан һәрвакыт нәрсә дә булса өйрәнеп була, аны мәгълүмат чыганагы дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Шушы матур сыйфатлары өчен аны балалар да, ата-аналар да хөрмәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылым, кешеләрең синең