Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Килен белән каенана – икесе бер көймәдә

Илсөя Хәсәншина дүрт дистә елдан артык авыл халкына белем һәм тәрбия биргән укытучы. Соңгы елларда Илсөя ханым дин гыйлеме алып, авылдашларына Ислам нуры тарата. Ярты гасырга якын Куады балаларына дөньяви гыйлем биргән Илсөя ханым хәзерге вакытта авыл халкының абруйлы абыстае. Шуның өстенә әле кырык бер ел буе каенана белән яшәгән. Бүген Илсөя ханым белән килен-каенана мөнәсәбәтләре, ата-ана кадере, мәңгелек кыйммәтләр хакында сөйләшәбез. 

– Илсөя ханым, Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Нәхел» сүрәсенең 80нче аятендә: «Аллаһ сезгә тыныч йортлар бирде», – ди. Инсанның йорты тынычлык һәм иминлек урыны булырга тиеш. Шул тынычлыкны кемнәр һәм ни рәвешле сакларга тиеш?
– Бергәләп шушы катлаулы да, шул ук вакытта гади дә сорауга җавап эзләп карыйк. Катлаулы, чөнки тынычлык булдыру өчен үзеңдә матур сыйфатлар булдыру кирәк. Гади, чөнки бу мәсьәләне хәл итү һәркемнең дә кулыннан килә. Билгеле инде, һәрберебездән дә тырышлык, сабырлык таләп ителә.

– Бигрәк тә хатын-кыз сабыр булырга тиештер инде, Илсөя апа?
– Ир кеше – гаилә тоткасы, ир хатыны – гаилә учагын саклаучы, каенана-каената, ягъни өлкән буын – өйнең бәрәкәте, ә балалар – өй күрке. Менә шул рәвешле гаилә дигән кечкенә дәүләттә һәркемнең үз урыны. Шуңа күрә дә һәркем халык телендә үзенчә сыйфатланган. Инде шул гаиләдә ир кеше гаиләне матди яктан тәэмин итү өчен хәләл кәсеп белән шөгыльләнсә, каенана белән килен өйне тәртиптә тоту, балалар тәрбиясе белән мәшгуль булса, тормышны алып бару күпкә җиңелрәк булачак. Ике хатын-кыз катлаулы мәсьәләләрен бергәләп хәл итәләр. Шул рәвешле килен белән каенана арасында үзара аңлашу, хезмәттәшлек барлыкка килә. Бу – бик тә отышлы алым. Яшьләрдә тормыш тәҗрибәсе җитеп бетми, ә өлкәннәр кайбер мәсьәләләрдә тормыштан арттарак кала. Хәтта ки аерым яшәсәләр дә, килен белән каенана дустанә аралашып, киңәшләшеп яшәсәләр, гаилә тоткасы ирләргә дә җиңелрәк була. Беренчедән, килен-каенана арасында дуслык-татулык була һәм ир кеше ике ут арасында калмый. Яшерен-батырын түгел, заманави киленнәр белән каенаналар арасында аермалыклар калмады диярлек.

– Редакция почтасына да, сирәк булса да, гаиләгә кагылышлы хатлар килгәли. Күптән түгел өйләнгән яшь ир әнисе белән хатыны арасында килеп туган аңлашылмаучанлыкны уңай якка хәл итү юлын таба алмый икән. Хатыны каенанасыннан, әнисе килененнән зарланып ирнең үзәгенә үткәннәр. «Кайсына ни әйтергә дә белмим. Әниемне дә хатыным аркасында рәнҗетәсем килми, хатынымны да әнинең сүзенә карап тиргәргә телем бармый. Миңа нишләргә икән?» дип, исемен әйтмәскә кушып, киңәш сорап шалтыратты. Илсөя апа, нинди киңәш бирерсез?
– Ир-егет белән хатын-кыз арасында үзара ярату, сөю хисләре булмаса, алар ни рәвешле тормыш юлын бергә кичәрләр иде дә, бер-берсенең кимчелекләрен гафу итеп, бер-берсенә юл куеп яшәрләр иде. Аллаһ Тәгалә ике арага мәхәббәтне салучы. Бу – олы нигъмәт. Шул олы байлыкны саклау өчен тырышлык куярга кирәк. Тормыштан гади генә мисал: байлыкны янгыннан саклау өчен кеше төрле саклык чараларын күрә. Бернинди акчага да сатып алып булмый торган гаилә бәхетен саклау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшлиме кеше? Шул хакта тукталып уйланырга тиешбез.

– Димәк, гаиләдә дуслык-татулык булсын өчен, килен кеше олыларга хөрмәт белән карарга, ата-ана белән каенана икесе дә бердәй тырышлык куярга тиешләр?
– Гаиләдә тавыш-гауга чыкмасын өчен килен кеше ата-ана хакын хакларга тиеш. Аннан соң, каенана-каенатага килен хезмәте күрсәтергә, иргә итагать итәргә, ирнең туганнарын санлап, хөрмәт итеп яшәргә тиеш була килен кеше. Шуңа да бит, ир хатыны – гаилә учагын саклаучы дип әйтә. Учак сүнмәсен өчен, аны җил-яңгырдан саклау, вакытында «коры утын» салып тору кирәк. 
Каенана булган кеше, кайвакыт кирәкмәгәнне «күрмәсә», артыгын «ишетмәсә» ике як өчен дә яхшы була. Ә килен, үз чиратында, бианасының бу яхшы сыйфатын бәяли белергә һәм хаталарыннан арынырга тырышырга бурычлы. Даруны да бит эчәсе килеп тормый, шулай да, Аллаһтан шифа сорап, чиребезне дәвалау өчен кулланабыз. Тәнкыйтьне кабул итеп хатаңны төзәтү – хикмәтлелек билгесе ул. Гомумән, хатын-кыз зирәк булганда, гаиләдә татулык була. Татулык булган җирдә нервлар какшамый, тормыш та алга китә. 

 – Хикмәтлелек, зирәклек сыйфатын тәрбияләп буламы?
– Аллаһ инсанны тормыш дәрьясына яшәү Кануны биреп китергән. Тормышта килеп туган һәрбер сорауга да Коръәндә җавап бар. 
Бу уңайдан, сәхабәләр Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнән: «Коръәндә ипине (күмәчне) ничек пешерергә икәнлегенә дә җавап бармы?» дип сораганнар икән. Рәсүлебез аларга: «Белгәннәрдән сора» дип Коръән аяте белән җавап биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев