Хәтер дәрьясы тирән
Моннан нәкъ 35 ел элек, 26 апрельдә, ил халкын тетрәндереп, хафалы чаң йокыдан уятты – Чернобыль атом электр станциясендә шартлау булган. Ул мизгелдә авариянең колачын да, коточкыч югалтуларны да чамалап булмый иде әле. Интернет мәгълүматларына караганда, Чернобыль һәлакәте китергән бәла-казаларны бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнашкан. Аларның 30 меңе нурланыш алу аркасында һәлак булган. Нурланыш китереп чыгарган авырулардан ике миллионлап кеше иза чигә, шуларның дүрттән бере – балалар.
Хәтердә әле, аның нәтиҗәләрен бетерүгә кешеләрне ашыгыч рәвештә хәрби комиссариат аша чакырдылар. Аларның кайда, ни өчен китүләрен сораштырып гаиләләреннән безнең «Якты юл» газетасына да хатлар килгәләде. Авария серләре «ябык» булу сәбәпле, ул тема артык яктыртылмады. Районнан әлеге мәхшәргә байтак кеше китте. Нурланыш алып кайтып, озак та яши алмыйча, бакыйлыкка күчкән кешеләр турында да ишетеп-белеп яшәдек. Ни хәл итәсең, ил, халык өстенә килгән коточкыч сынау булды ул.
Безнең Күзкәйдән, күрше-тирә авыллардан да берничә кеше авария урынына җибәрелде. Шуларның берсе – Нәкыйп Вәлиев. Шөкер, ил кушкан бурычны үтәп кайтып, исән-сау яши. Чернобыльдән соң хезмәт юлын дәвам иттерде, аннары лаеклы ялга чыкты. Хуҗалык басуларында гомер буе иген үстергән тырыш механизатор ул. «Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале», «Унберенче бишьеллык ударнигы», «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән күкрәк билгеләре янына «Чернобыль атом станциясендәге катастрофаны бетерүдә катнашучы» медале өстәлде.
Быел, үзенчәлекле юбилей уңаеннан, китап-ханә каршында эшләп килә торган «Хатирә» клубы җитәкчесе Тәнзилә Шәйхнурова Нәкыйп Вәлиевне җәмәгате Мәгъ-фия белән бергә очрашуга чакырды. Шулкадәр җылы мохиттә, истә калырлык дустәнә бер чара булды ул. Авылдашлары, сыйныфташлары арасында героебыз үзен гаиләсендә кебек хис итте. Бергәләшеп үсмер елларына, яшьлекләренә кайтып килделәр. «Хәте-реңдәме?...», «Ничәнче елда булды әле ул..?» дип берсен-берсе бүлә-бүлә хатирәләрен яңартты-лар. Сизелеп тора: шаян, җор сүзле, рәхәтләнеп аралаша белә торган Нәкыйпне хөрмәт итәләр авылдашлар.
Истәлекләр... Истә-лекләр... Байтак гомер яшәлгән. Хәтер дәрьясы бик тирән шул...
– Без синең чернобыльче икәнеңне белеп яшибез. Төрле елларда авылдашлар, мәктәп балалары белән очрашулар да үткәрдек. Сөйлә әле, һәлакәт зонасына ничек килеп эләктең? – дип Тәнзилә Ахуновна әңгәмәне төп темага борып җибәрде.
– 1987 елның 26 нояб-рендә хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килде. Әзерләнеп Минзәлә комиссариатына чыгып киттем. 35 яшьтән 45кә кадәрге һәм ким дигәндә ике баласы булган ирләрне җыялар икән. Чернобыль фаҗигасе турында ишеткән идек инде. Барысын да Казанга баргач белерсез дип озаттылар безне. Башта Оренбург өлкәсенең Тоцкое шәһәрендәге хәрби лагерьда әзерлек курслары үттек. Анда мин химик-разведчик белгечлеге алып, үземнең батальон составында Чернобыльгә килеп төштем. Атом электр станциясенә 30лап километр кала туктадык, палаткаларга урнаштырдылар. Катгый инструкция бирделәр: биредәге сулыкларда коенырга, суын эчәргә ярамый. Шешәләрдә минераль су алып киләләр. Шуның белән генә юынабыз, эчәбез.
– Ә нурланыш зарарлаган һаваның организмга йогынтысы сизелә идеме?
– Бу җиргә килеп басуга коры ютәл башланды, суларга һава җитми, авыз эче кибә. Санчастьта организмыгыз күнеккәч үтә ул диделәр. Чынлап та үтте. Аннары чатнап баш авыртырга тотынды. Тора-бара анысына да күнектек. Ашау-эчү шулкадәр әйбәт – ни телисең, шул бар. Иртәнге аштан соң, махсус киемнәр киенеп, маска киеп, прибор тотып станциягә кереп китәбез. Кергәндә-чыкканда аяк киемнәрен марганцовкалы суда чайкыйбыз. Бер сукмактан гына йөрисең – уңга-сулга бер адым да читкә басмыйсың. Нурланыш күләмен үлчәп блокнотыма язып барам. Кайткач штабта ул күрсәткечләрне күче-реп алалар да Киевка, Мәскәүгә җибәрәләр.
– Эш сәгате күпме, синең эшең нәрсәдән гыйбәрәт иде? – дип кызыксынабыз.
– Килү белән һәр кеше-гә пропуск бирделәр. Ул өч төрле иде. Почмагына «жук» төшкәне нурланышлы зонада көндез дә, төнлә дә эшләргә ярый дигәнне аңлата. Ай рәсеме төшкәне белән төнлә, кояшныкы белән көндез генә эшләргә мөмкин. Миңа «жук» төшкәне эләкте. Кайчан боерык бирәләр, шунда чыгып китәсең, ә станциядәге эш вакыты бер сәгатьтән артмаска тиеш. Нурланышлы зонага барысы 38 сәгатькә керәсең һәм вакытың чыга. Сәламәтлекне саклау хәстәрен күрәләр иде анысы, кагыйдәләр үтәлешен катгый куйдылар.
– Һәлакәт зонасында райондашлар очрамадымы?
– Бар иде. Кызыл Байрактан, Кече Шилнәдән, Гөлектән, Малтабар, Новотроицкое авылыннан якташлар бар иде. Баштагы елларда аралашып яшәдек. Элегрәк безне район ашханәсенә җыялар, шунда очрашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра идек. Хәзер бик сирәк очрашабыз шул, – диде дә күзләре дымланды. Үлем белән якалашканда янәшәдә булган кешеләр бик кадерле буладыр шул.
Чернобыль мәхшәрен узган Нәкыйп Мәгъдә-нетдин улы җәмәгате Мәгъфия белән бергә салган йортта улы, килене, ике оныклары белән гөрләшеп, мал-туарын асрап, хәләл хезмәтләренең әҗерен күреп бик матур гомер кичерләр.
Ихлас әңгәмә чәй өстәле янында дәвам итте. Истәлекләр яңарды, баянчы-җырчыбыз Марсель Биктимеровка кушылып яшьлек җырларын искә алдык. Сагындырылган... Очрашуның темасы да бик үк еракта калмаган тарихыбыз. Ә аны кешеләр яза. Бу очракта авылдашыбыз Нәкыйп Вәлиев. Аңа исәнлек, гаиләсенең терәге булып, шатланып, тагын озак еллар яшәвен телисе генә кала.
Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.
/ Фото Күзкәй китапханәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев