Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Хезмәттә тапкан бәхет

Әйе, бик бәхетле бүген Гыймастин абый Фәрхетдинов. Чөнки ул яраткан хезмәтенең, намуслы эшенең җимешләрен тоеп яши. Әле менә күптән түгел генә ул олуг юбилеен – 70 яшен билгеләп үтте.

Гыймастин абыйның балачагы сугыштан соңгы авыр чорларга туры килә. Шулай итеп, тормыш авырлыкларына кечкенәдән чыныгып үсә ул. «Ул вакытта өч еллык армия хезмәте иде. Бәхет елмайды – ике генә ел хезмәт иттем. Аның бер елын мавзолейда, Ленинны саклауда булдым», – дип искә ала Гыймастин абый яшьлек чорларын.
Арча кызы Гөлсем белән 1973 елда гаилә кора ул. Матур гаиләдә ике ул үстерделәр. Гыймастин абый гомер буе «тимер ат» җегәрләде, 40 ел буе шофер булып эшләде. Шофер хезмәте – тынгысыз, жаваплы эш. Гомереңне шушы һөнәргә багышлау өчен никадәр түземлек, аек акыл, игътибарлы булу кирәк.
Калмия клубы каршында эшләп килүче «Киңәш» ветераннар клубының актив әгъзасы да Гыймастин абый. Анда йөрүчеләрнең бәйрәмнәрдә ясаган матур чыгышларына сокланмый мөмкин түгел.
Ләкин шунысы кызганыч, авыруы аркасында хатыны Гөлсем апа гына Гыймастин абыйны иртә калдырып китте. Авырлыкларга тешен кысып түзеп, Гыймастин абый олы яшьтәге әнисен дә үз янына алып тәрбияләргә көч тапты. Мөгалинур апаны ул хөрмәтләп олы юлга озатты.
Лаеклы ялда булуына карамастан, Гыймастин абый әле һаман да хезмәттә. Бүген ул мәктәптә каравылчы булып эшли. Әнә шулай, Гыймастин абыйның куллары гомер буена эштән аерылмаган. Тиккә генә халкыбыз «Эше барның ашы бар» димәгән бит. Гыймастин Фәрхетдинов та гомерен авыр хезмәттә үткәргән, бәхетен эшеннән тапкан намуслы авылдашыбыз. 

Ләйсирә Сәхибҗанова,
Калмия мәдәният йорты директоры.

Фото Ләйсирә Сәхибҗанова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев