Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кеше китә, җыры кала

Спектакль тәмам. Тамаша залы аягүрә торып, һәвәскәр артистларны алкышлый. Танылган һәвәскәр артистлар янәшәсендә коллективка яңа килгән яшьләр дә бар. 1965 елның 23 февралендә Мәскәүнең Кремль театр сәхнәсендә «Зәңгәр шәл» спектакле белән бөтенроссия смотрында җиңү яулаган Чаллы халык театрының абруе елдан-ел арта. КамАЗ төзелешенең беренче елларында халыкның рухи ихтыяҗын канәгатьләндерә торган...

Китапта спектакльдән бер күренештә аның фоторәсеме дә урын алган. Армиягә кадәр Шыкмай авыл клубы мөдире булып эшләгәндә, төрле спектакльләрдә катнашып йөргән егетнең армиядән соң Чаллы район Советы башкарма комитетына бүлек мөдире итеп күчерелгәч, халык театры белән аралашуы ныгый һәм аңа шактый җаваплы рольләрне ышанып тапшыралар. «Чаткылар»да (Таҗи Гыйззәт) Сабир бай, «Кичер мине, әнкәй»дә (Рабит Батулла) Имаметдинны зур осталык белән башкара. Республика смотры лауреаты, Бөтенсоюз фестивале дипломанты исемнәренә лаек була. Сәхнә дусты, журналист, каләмдәшебез Гамир Гайфетдинов «Сынмасын сабыр канатың» дигән җыентыгында Рәсим Аюкинга багышлап «Яши алмадык тынып» дигән шигырендә:

Җандагыны әйттең сәхнәдән,
Яши алмадың тынып.
Алкышлады безгә меңнәр,
Фидакарьлекне танып, - дип язды.

Халык театрының баш режиссеры Мансур Кашапов театр тарихы турындагы китабында бер төркем яшь артистлар белән бергә Рәсим Аюкинны да Чаллы сәхнәсендә кабынган якты йолдыз дип атады. Ул тудырган образлар тамашачы күңелендә саклана. Аның самими саф күңелле булуын, кешеләргә ярдәмчеллеген, туганчыллыгын, ирекне яратуын, куштанлыкны, ялагайлыкны җене сөймәвен дуслары, туганнары әле дә искә алып сөйлиләр. Туганы «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» Рафаил Шәрипов КамАЗ төзелешенең беренче елларында Чаллыда торак мәсьәләсе бик кыен чагында, Сидоровка бистәсендә үзенә бирелгән барактагы фатирын һич икеләнмичә ике кыз туганына бирүе турында сөйләде. «Миңа сеңлесе Роза белән гаилә корып, байтак вакыт анда яшәргә туры килде. Рәсимнең игелекле бу гамәлен һич онытырлык түгел», диде Рафаил. Туган авылы халкының рәхмәте зур аңар. Чөнки Шыкмайда мәчет төзү мәсьәләсе кузгалгач, ярдәм оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Проектын һәм сметасын Казанга барып раслатып кайтты. Мәчет төзелешенә авылдаш дусларын Дамир Гыймадиевны, Сайрус Батуллинны, Зәкәрия Гыйлаҗевны, Шмидт Сәфиуллинны җәлеп итте. Аларның төзелешкә керткән өлешләре зур була.

Рәсим Әхнәф улы сәнгатькә җаны-тәне белән бирелгән кеше иде. Шыкмай авылы тарихын өйрәнеп, язарга хыялланды. «Районның атаклы кешеләре» дигән китап-белешмәгә күп кенә шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләрен ачыклауга булышты, хәтта республика архивларына хатлар белән мөрәҗәгать итте. Район кино челтәре башлыгы чагында телевидениенең чәчәк аткан вакыты иде. Ул авыл клубы экраннарына иң яхшы кинофильм тасмаларын кайтарырга тырышты. «Россия Федерациясенең мактаулы кинематографисты» күкрәк билгесе һәм Татарстан Республикасының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Исән булса, аңа быелның гыйнварында 70 яшь тулган булыр иде. Игелекле гамәлләре дөньялыкта күп булды. Кеше китә, җыры кала, дип сагынып искә алырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев