Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Күңелләрдә һаман «Зәңгәр шәл»

Авыл халкы күңелендә мәдәният чаткыларын иң күп кабызучылар без – яшь укытучылар булдык. Якын-тирә авылларда төрле темаларга лекцияләр укыганнан соң концертлар кую, клубта комсомол туйлары, төрле бәйгеләр үткәрү дисеңме, барысына да өлгердек. «Клубны дер селкетеп спектакль куеп киттеләр...» Безнең хакта шулай сөйлиләр иде. 

Спектакль-концерт карарга авыл халкы матур итеп – эре чәчәкле, бизәкле, ачык төстәге күлмәкләрен киеп, тирә-якка «Красная Москва», «Белая сирень» хушбуйлары исен аңкытып, ә өлкәннәр сандыктагы нафталин исе сеңгән киемнәрен киеп киләләр иде. Клубта алма төшәр урын булмый. Олылар – алгы рәтләрдә, яшьрәкләр – артта, бала-чага – идәндә. 
Артист егетләребез шәп – декорацияләрне алдан әзерләп куялар. Гримм саласы да, сәхнәгә чыгасы гына кала. Менә без сәхнәдә, халык алкышлап каршылый. 
Спектакль барганда, һич уйламаганда, кызыклы хәлләр дә булгалый иде. Бер кеше өчәр рольне башкарган чаклар да булды. Ирем Мирзанур сәхнәдә үзен чын артистларча тота иде, шуңа аның кушаматы да артист булды. «Зәңгәр шәл» пьесасын куйганда сәхнәдәге бер күренеш гел онытылмый, хәзер инде аны елмаеп кына искә алам. Без, кызлар, җырлый-җырлый Мәйсәрәгә чыбылдык тегәбез. Җиһанша (Мирзанур) кереп чыбыркысын шартлатып безне пыр туздыра. Мин Заһира ролендә, Мирзанурга каршылык күрсәтәм. Мирзанур минем арткы якка чыбыркысы белән каты гына сыдырды бит. Ачуым килде. Сәхнә артына чыккач: «Нигә нык суктың? Әллә кыйныйсың килеп йөргән идеме?» – дип сорадым. Ул: «Ник, пьесада шулай язылган бит!» – ди. Байтак кына үпкәләп тә йөрдем әле иремә. Мирзанурым белән матур яшәдек, ялкынланып эшләдек, сәхнәләрдә ут уйнаттык.
«Серле моң» спектакле барышында егете белән кочаклашып торганда Гөлфирәнең туфли үкчәсе идән ярыгына кысылды. Шуңа аларның үбешүләре озакка китте. Гөлфирә туфлиен тартып ала алмый гына бит. Тагын бер кызык хәл: мин тавык караучы Фәйрүзә ролендә – ти-ти-ти дип тавык эзләп йөрим. Борис сәхнә артында тавык булып кытаклый. Шул якка киттем, көтмәгәндә кулыма тере тавык тоттырдылар. Монысы алдан уйланып эшләнмәгән эпизод булгач аптырап киттем. Шулай да, югалып калмыйча: «И-и, Чуаркаем, кайда йөрдең?» – дидем. Сәхнәдә үзеңне тота белү, көтелмәгән хәл килеп чыкканда югалып калмау сыйфатлары артист кешегә бик кирәк.
Ул елларда сәхнәдә муляж дигән нәрсә булмады. Барысы да табигый иде. Мәсәлән, Калмиядә «Качкыннар»ны куйдык. Анда качкыннар кабыклы бәрәңге ашыйлар. Без «качкыннар» да спектакль барышында әни пешереп китергән, пары чыгып торган бер чиләк бәрәңгене ашадык. 
Яшәеш бик мәгънәле, тотрыклы иде ул елларда. Рәхәтләнеп эшләдек, иҗат иттек. «Зәңгәр шәл» шулкадәр күңелгә якын. Телевизордан спектакльне күрсәтәләр, мин – елап утырам, чөнки бергә уйнаган сәхнәдәшләремнән кемнәр исән, кемнәр юк. Олыгайдык, истәлекләр белән яшибез. Башыбызда ап-ак шәл, ә күңелдә һаман «Зәңгәр шәл».

Гөлфия Әһлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев