Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Күңелендә – җәйләр яме 

Бу матур да, мәшәкатьле дә тормышны ярата ул. Яшьли тол калган Гөлфия ханым тормыш арбасын ялгыз тартса да, беркайчан да сер бирми. Ул өч баласына да яхшы тәрбия биргән. Ике кызы һәм улы югары уку йортларын тәмамлап тормышта үз юлларын тапканнар. Алар, әниләре үрнәгендә, үзләренең ул-кызларын илгә-көнгә игелекле балалар итеп тәрбияләгәннәр. Гөлфия ханым балаларының, оныкларының игелеген күреп, авылдашларының хөрмәтен тоеп, иҗат утында янып яши. Гомер көзләренә керсә дә, күңелендә – җәйләр яме. Шигъри җанлы Гөлфия Әһлиева күңел халәтен каләм очларыннан кәгазьгә күчерә.

...Республикада химия-биология буенча уздырылган олимпиадаларда Гөлфия Әһлиеваның укучылары еш кына беренче урынны алалар. РОНО директоры Сәхапов: «Син мактаулы исемгә лаек», – ди. 1986 елда РСФСРның «Халык мәгарифе отличнигы» исемен тантаналы шартларда биргәндә авылның партия оешмасы рәисе Галиәхмәт Хаҗиев бөтен халык алдында: «Безнең Гөлфияне Россия күләмендә дә беләләр икән», – ди. Уенын-чынын бергә кушып әйткән бу сүзләрдә хаклык та була. Мәктәп яны территориясен гөлбакча итү, яшелчә, җилек-җимеш үстерү – укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, эшкә өйрәтү үзе генә дә ни тора! Ярты гасырга якын химия-биология укыткан мөгаллимә үз укучыларында үзе укыткан фәннәргә карата мәхәббәт тәрбияли алган. Боерган мәктәбен тәмамлаган укучыларның байтагы шушы фәннәр белән бәйле өлкәләргә китәләр – медицина, авыл хуҗалыгы буенча югары уку йортларында гыйлем алып, тырыш хезмәт белән яшиләр.
Үз эшенең остасы булган мөгаллимә, өлкән яшьтә булуына карамастан, һаман да балаларга химия-биология серләренә төшендерү сәләтенә ия. Үткән ел гына әле башка авылда яшәүче бер гаилә медицина университетына укырга керергә әзерләнүче балаларына химия-биология буенча дәресләр бирүен үтенгән. «Тормышым җитеш. Балаларымның игелеген күреп яшим. Бу эшкә дә, бары тик үз фәнемне һәм кешеләрне ярату сәбәпле генә алындым», – ди Гөлфия Әһлиева.
Йорт-җирен чәчәкләргә күмеп, бакчасында төрле-төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстереп яшәүче Гөлфия ханым табигать гүзәллеген төсле җепләр белән чигешләренә дә күчерә. Аның сандык-сандык чигелгән әйберләре Боерганның барлык йортларын бизәргә җитәр иде. Ә картиналары!.. Күңел матурлыгын буяулар аша бирү сәләтенә дә ия ханым ул. 
 – «Җылы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы» дигәннәр ата-бабаларыбыз. Гомер буе ягымлы караш, җылы сүз белән ачулы кешенең ярсуын басарга тырышып яшәдем. Мөгаллим – авылның иң абруйлы кешесе, халыкның рухын баетучы һөнәр иясе. Моны мизгелгә дә онытырга ярамый. Бу тормыш – сынау йорты. Язмыш имтиханын тапшырганда рухи ныклык та, зирәклек тә кирәк. Бер мисал. Укучыларым белән биология фәне буенча Казанга олимпиадага бардык. Тулбайдан йөреп укучы кыз бала барлык сорауларга да җавап биргән. Ләкин бер җавабына карата күңелендә шик туган. Хатын-кызлар бүлмәсенә барырга рөхсәт алган да, тиз-тиз генә минем янга килде. Бер терминны гына әйттем, барысы да исенә төште. Тормыш арбасыннан төшеп калмау өчен урынлы чаялык та, зирәклек тә кирәк. Әмма чама белү мөһим, ямьсез әрсезлек күңелне кайтара, – дип гади генә әңгәмә вакытында да хикмәтле итеп дәрес бирә белә ул. 
Олы тормыш тәҗрибәсе булган педагог дистә еллар буе редакция белән дә тыгыз бәйләнештә. Гөлфия Әһлиеваның халкыбызга әйтер сүзе бар. «Якты юл» газетасында 40 елдан артык район халкына рухи тәрбия бирүче язмалары белән чыгыш ясый. Үз җирлегендә яшәгән халыкның сулышын тоеп яшәүче гамьле мөгаллимә шигырь язам дип олыдан кубып сөйләргә яратмый. Гөлфия ханым: «Хезмәт кешесен зурларга, туган җиремне данларга теләгәннән үзеннән-үзе күңелдә шигъри юллар туа. Төн уртасында торып язган чакларым да була. “Якты юл”ны гомерем буе алдырам һәм хәрефен дә төшереп калдырмыйча укыйм. Үз җирлегеңдәге вәзгыятьне белмичә ничек яшәмәк кирәк? Район җирлегендә яшәүче һәр гаилә “Якты юл”ны яздырып алдырсын иде», – дип изге теләкләрен юллый. Дистә еллар буена Сабантуй һәм башка бәйрәм чараларының сценариен үзе язып, үзе үк бәйрәмнәрне алып баручы, данлыклы «Яран гөл» фольклор ансамблен оештыручы, сәхнәләрдә ут уйнатып биюче Гөлфия Әһлиева «Супер Әби» бәйгесендә җиңгән дәү әни дә.
Газетабызда шигырь бәйгесе башланды. Гөлфия Әһлиева, һәрвакыттагыча, бу эшкә дә беренчеләрдән булып алынды. 

Фото Боерган китапханәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев