Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Күңеле изгелектән тукылган

Аны авылдашларыбыз, ихлас күңелдән яратып, безнең «скорая помощь» дип йөртәләр. Юкка тагылмаган аңа бу кушамат. Вәсилә Маннанова Минзәлә медучилищесын тәмамлаганнан соң гомере буе шәфкать туташы булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач туган нигезенә – Күзкәй авылына кайтып өйләрен яңартты. Бүген ачык йөзле, җор телле Вәсиләбез авылдашларга ярдәм итеп, авылның җәмәгать тормышында актив катнашып, кайнап яши. Кемгә укол ясый, кемгәдер Минзәләдән яисә Чаллыдан дару алып кайтып бирергә кирәк, кемдер район больницасына барырга аптырап йөри – Вәсиләнең машинасы «җигелгән», гадәтенчә, ярдәмгә ашыга.

– Мин әбием белән әнигә бердәнбер кыз бала идем, – дип үзе турында сөйләүне балачагыннан башлый ул. – Әбием Фәрхенур сабыр холыклы, акыллы, бик ярдәмчел иде. «Ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышсаң, саваплы буласың, ә изгелек җирдә ятмый», – дип кабатларга ярата иде. Аның бу сүзләре сабый чактан ук күңелгә сеңеп баргандыр. Миңа ике ай чагында әни әтидән аерылып кайткан, яңадан кияүгә чыкмаган. Яшәү өчен авыр еллар булган. Авырлык белән барган ирсез тормыш аның сәламәтлеген какшаткандыр, больницада еш ята иде. Аның янына баргач врачларның укол кадаганнарын кызыгып карап торам. Шул сихри бер укол энәсе белән әниемне савыктыралар иде. Врач булу теләге шул чаклардан бөтен чынбарлыгымны биләде. Син ясаган уколдан хәлсез яткан чирле кеше аягына торып бассын әле! Кечкенә чагында уйнаганда да, инде мәктәптә укыганда да түшемә «Врач» дип язып элә идем. Уйный башласак, үземнең медпунктым булыр иде. Вакыт аккан судай тиз үтте, мәктәпне тәмамлар көн җитте. Классташлар укырга кая керү турында баш вата, ә минем бу мәсьәлә хәл ителгән. Урта белем турында аттестат алуга Минзәлә медицина колледжына юл тоттым. Башта шәфкать туташы һөнәрен алыйм әле, кайтып йөрергә авылга да якын. Тора-бара күз күрер дим...
Ә тора-бара язмыш Вәсилә Маннановага сынау арты сынау яудыра башлый. Дөрес, колледжда уку аңа бик җиңел бирелә. Тынгысыз, җитез кыз колледжның эчке тормышында да актив катнаша, инде диплом алыр чак та җитә. Элек уку йортын тәмамлаган яшь белгечләргә эш урынына юллама бирәләр иде бит. Вәсилә, шулай итеп, Түбән Камада башлый хезмәт юлын. Биредә эшләгәндә Боерган авылы егете Флүргә кияүгә чыга.
Туган авылы Күзкәй больницасында эшлә-гәндә аның таланты тулысынча ачыла. Дөрес сайлаган ул һөнәрен, кешеләргә аның ярдәме бик кирәк икән бит. Ару-талуны белмичә, вакыт белән исәпләшмичә, үз кичерешләрен, борчуларын сиздермичә, кар-буран, яңгыр дими, җәяүләп тә, трактор, ат белән дә ярдәмгә ашыга. Төнлә авыруны Минзәлә больницасына илтеп тапшыра, иртүк кабул итү урынында була ул. Авыл җире шундый инде, Вәсиләгә фельдшер гына түгел, көне-көне белән врач та, акушер да булырга туры килә. Бер чак шулай бала тудырыр вакыты җиткән ханымны алып киләләр. Минзәләгә җибәрергә соң була, тулгагы көчәя. Нишлисең, бәбиләтергә туры килә Вәсилә ханыма. Бәби исә, муенына кендеге уралып, зәп-зәңгәр булып туа, сабыйның тавышы чыкмый. Каушап, югалып калмый шәфкать туташы Вәсилә Хәмәтовна. Бөтен осталыгын җыеп, куркуын җиңеп, тиз-тиз муенга ике кат уралган кендекне чишеп, баланы коткара. Әнә шундый батыр йөрәкле, кыю булуы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы, тырышлыгы, кешеләргә карата хәерхаһлы була белүе белән коллективта да, авыл халкы арасында да хөрмәт яулый ул.
Югары белемле табибә булу хыялы җилләргә оча, язмыш әзерләгән сынауларны кичү бик авыр була шул... Башта ике айлык улын югалта, аннары җиде ел гына яшәгән ире фаҗигале төстә вафат була. Инде югалту ачысын бераз җиңеп, кызы Гөлнара белән матур гына яшәп ятканда, 22 яшенә җиткәч, кызы – йөрәк пәрасе дә якты дөнья белән хушлаша. Җир күтәрә алмаслык бу ачы хәсрәтне ничек күтәрүен үзе генә белгәндер. Бу вакытта Вәсилә Маннанова КАМАЗ заводларының берсендә медпункт мөдире булып эшли. Биредә дә ул тырышлыгы, һөнәри осталыгы белән таныла.
Лаеклы ялга чыккач, картаеп барган әнкәсе Гыйльменурны карарга туган йортына кайта. Инде 90 яшькә җиткән әнкәсе дә дөнья куйгач, Вәсилә ханым бөтенләй ялгыз кала. Ничек яшәргә? Ә яшәргә кирәк, ул баш бирә торган затлардан түгел. Җиңел машина сатып ала. Шуның белән авылдашларына булыша башлый. Әйткәнемчә, даруын алып кайта, кирәк чагында тәҗрибәле медик киңәшләрен дә бирә, укол да ясый.
Амбулатория көндез генә эшли, авыруның төнлә кузгала торган бик начар гадәте бар. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә әзер ул. Яралы йөрәкле шәфкать туташы Вәсилә Хәмәтовна кешеләргә яхшылык эшләп күңеленә рәхәтлек ала, һәркемнең уңай ягын күрергә тырыша. Ә инде тормыштан, кешеләрдән зарланучыларга туры сүзен әйтеп, үз юлларына кайтарырга да күп сорамый.
Шулай өч ел элек авылда су торбаларын яңартып чыктылар. Авылда ялгыз, өлкән кешеләр күп бит. Урамда траншея казып торба алыштырганда Вәсилә ханым көннәр буе эшчеләр арасында кайнашты. Чаллыдан, Минзәләдән кирәк-ярак алып кайтып биреп, аларга да ярдәм итте. Күршеләре белән алмашлап, су кертүчеләрне мич ашлары белән сыйлауны да оештырды.
 Менә шундый олы йөрәкле, ни генә булмасын, тормышта нинди генә сынаулар килмәсен, яшим дип яши белүче, күңеле изгелекләрдән тукылган Вәсилә Маннанова ул.

Тәнзилә Шәйхнурова.
Күзкәй авылы. 

/ Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев