Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кадерле әни, талантлы педагог

Балалар бакчасы тәрбиячесе, педагог, бакча мөдире Клара Габделхакова утыз биш еллык педагоглык эшчәнлегендә берничә буын балаларга тәрбия, белем биргән. Алар бүген әниләредәй якын күргән тәрбияче апаларына баш иеп рәхмәт әйтә.

Клара Габделхакова Мөслим районы Яңа Усы авылында туган. Әти-әнисе кызларын кече яшьтән үк йорт җанлы, уңган-булган хуҗабикә булырлык итеп тәрбияләгәннәр. Үсмер кыз киләчәген балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагог сыйфатында күрә. Матур хыялы тормышка аша аның: кыз Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Клараның моңлы тавышын, музыкага сәләтен күреп алган педагоглар кыздан сәләтле баянчы, җырчы чыгачагына ышаналар. Училищены яхшы билгеләренә тәмамлап, кулына диплом алган кыз юллама белән үз районына – Яңа Сәфәр мәктәбенә эшкә кайта. Бер кашык су белән йотарлык кызны авыл егете Зөлфәт бер күрүдә ярата һәм алар гаилә коралар, 1982 елны кызлары Зөлфия дөньяга килә.
Язмышның юллары бормалы да сырмалы, кайсыдыр ки сәбәпләр аркасында яшь гаилә таркала. 1987 елда Клара Тукай районы Ташкичү авылы егете Илдус белән тормыш кора, бер елдан уллары Ильмир туа. Алар Мусабай-Завод авылында матур, тату гаилә булып яшиләр. Клара ханыма язмышның тагын бер сынавын үтәргә туры килә – 1999 елда Ильмирның әтисе вафат була. «Илдус абый икебезне дә тиң күреп яратты, яхшы әти булды», – ди бүген үзе ике ул тәрбияләүче Зөлфия ханым. «Әни дә еш кына әтиегез юмарт, киң күңелле кеше булды дип искә ала. Әти вафат булып байтак еллар үткәч әни авылыбыздагы буйдак ир-егеткә – Флүр абыйга кияүгә чыкты. Флүр абый – дөнья бәясе кеше, терәгебез. Безне үз балаларыдай якын күрә. Өйгә кайтып керүләре күңелле. Әнигә, Флүр абыйга рәхмәтләребез иксез-чиксез», – ди Ильмир. 


Клара ханым озак еллар Мусабай Завод балалар бакчасында тәрбияче, музыкаль җитәкче һәм мөдир булып эшли. «Ул елларда балалар бакчасы мәдәният үзәге булды дисәң дә арттыру булмас. Авылыбыздан мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы кешеләр күп чыкты. Монда Клараның өлеше бик зур, – дип сөйли Мусабай Завод мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сиринә Кәлимуллина. – Улы Ильмир Ямалов – танылган алып баручы, җырчы. Г.Камал театры артисты, ТНВ-Планета каналында тапшыру алып баручы Алмаз Гәрәевның, авыл мәдәният йорты директоры Сөмбел Зарипованың да олы сәнгатькә юлы бакчадан башланды. Сабыйларда җыр-моң, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләгән педагог ул. Кешелекле булганы өчен Клараны балалар да, әти-әниләр дә бердәй яратты. Тагын шул ягын әйтәсем килә – муеннан эшкә чумган булса да, кич белән сабыйларны үзе озатып кала иде. Уйлап карасаң, бакча мөдиренең хуҗалык буенча да эшләре бихисап. Бакча иске бинадан мәктәпкә күчкәндәге мәшәкатьне сөйләп бетерерлек түгел. Ремонт барганда да бакча гөрләп эшләп торды. Үз балаларына бик яхшы тәрбия бирде. Кызы – Мусабай авыл җирлеге башлыгы урынбасары булып эшләүче Зөлфия Хөсәенова олы яшьтәге авыру кайнанасын тәрбияли. Улы Ильмир Ямалов – авыл халкы арасында күз өстендәге каш кебек, авылда, районда үткән зур чараларны алып бара, җырлый. Матур гаилә башлыгы да. Хатыны Рузия белән ике бала үстерәләр. Клара белән утыз ел бер сукмактан атладык, бервакытта да зарланганын, гаибәт сөйләгәнен ишетмәдем». 
Клара Габделхакова Мусабай Завод авылы балаларына рухи яктан да, бәдәни яктан да яхшы тәрбия бирү өчен гомеренең иң матур, иң кадерле елларын багышлаган. 
Балалар бакчасының хәзерге мөдире Эльвира Нуртдинова: «Клара апа – күпкырлы шәхес, бар эшкә дә өлгерә торган кеше. Балалар мәйданчыгын ял көннәрендә ясады. Бакча тирәсендәге җир кишәрлегендә биш-алты хезмәткәр белән ни генә үстермәделәр алар», – дип горурлык белән сөйли. 
Клара Габделхакова ана буларак та, педагог буларак та үз вазифасын белеп һәм оста башкарган ханым. Язмыш бүләге булган тормыш иптәше – Флүр белән тигезлектә, балалар игелеген күреп, гөрләтеп яшәргә язсын әле аларга. 

/ Фотолар Клара Габделхакованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев