Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Юллар, еллар һәм куллар...

Табыннарыбыз һәрчак мул булсын – сыйфатлы һәм тәмле ризык белән тулып торсын өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эссегә һәм суыгына, карына һәм яңгырына карамыйча – ел тәүлеге эштә. Аларның җиңе, һәрвакыт – сызганулы.

Дистә еллар буе озын һәм мәшәкатьле юлларда йөрүче, кузовында яшәү чыганагы – икмәк ташучы, аның бөртегенә дә исраф итмәскә тырышып хезмәт куючы машина йөртүчеләр ихтирам һәм хөрмәткә лаек. 

Марат Рәис улы Мәрданов – «Ярыш» җаваплылыгы чикле җәмгыятендә кырык елга якын машина йөртүче булып эшли. Һәр елдагыча, быел да: терлек азыгы әзерләү вакытында басу-кырларда үстерелгән берьеллык һәм күпьеллык үлән – яшел масса; урып-җыю чорында бөртекле ашлык,  техник культуралар ташуда алдынгылар сафында булды. 
Язгы кыр  эшләре тәмамлануга яшел диңгез шикелле булып печән өлгерә. Яшел массааны чабып төргәкләү, кипкән печәнне фермаларга ташу эшләре төгәлләнүгә башка мәшәкатьләр көтеп тора – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре билләрен турайтырга да өлгерми, терлек азыгы әзерләү – сенаж салу башлана. 


               Гайяр ир-егет
 – Авыл хуҗалыгы тармагында уңганлык белән беррәттән өлгерлек сыйфаты да бик кирәк. Сыйфатлы итеп сенаж салуда машина йөртүчеләрнең өлгер булулары зур йогынты ясый. Агымдагы елда Марат Мәрданов КамАЗына прицеп тагып 5766 тонна яшел масса ташыды. Урып-җыю чорында басу юлларында тузаннар туздырып, җилдәй җитез чабучы кеше дә Марат булса кирәк,  КамАЗы белән 2724 тонна бөртекле ашлык ташыды. Быелгы сезонда гына да барлыгы 8490 тонна йөк ташыды. 
Хәзерге вакытта фермаларны кышкылыкка әзерләү зур темплар белән бара. Утарларны чистартабыз – басу-кырларга тирес чыгарабыз. Марат Мәрданов КамАЗына прицеп тагып йөк ташуны кулай күрә. Хәзер, әнә тирес төяп басуга чыгарга тора. Бер эштән дә чирканмый. Һәм, әйтер идем, кыю һәм тәвәккәл булуы белән дә чын ир-егет. Менә бер генә мисал: 2010 ел эссе һәм корылыклы килүе белән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бик сынады. Шул чагында кайсы өлкәләрдә ел уңышлы килгән, авыл хуҗалыгы тармагы буенча кирәк-яракны, терлек азыгын шуннан алып кайттык. Марат Мәрданов КамАЗына прицеп тагып Пермьнән печән ташыды. Казахстанга, башка ерак өлкәләргә күз дә йоммыйча чыгып китә торган машина йөртүче ул. Берүзе озын һәм катлаулы юлларга чыгарга тәвәкәлли ала. Беркайчан да: «Юк!» дигәнен, «Ай-һай, барып чыгармы икән бу эш?» дигәнен ишеткәнем юк. Гомер буе бергә эшлибез бит, югыйсә. Армия сафларында чыныгу алуы да файдага булган күрәсең. Хәер, ул бит рульгә «тотынып туган» егет. Сабыйлыктан чыгып бераз исәя башлауга әтисе белән басу-кырларны иңләп чапкан гайярь малай,  – ди хуҗалык директоры һәм сүзен дәвам итә. 

                    Уңган-булганнар династиясе
 – Маратның әти-әнисе – колхозның тоткалары иде. Әтисе – Рәис абый, колхозның алдынгы механизаторы булды, әнисе – Марзия апа, гомере буе фермада сыер сауды. Уңган-булган, тәртипле гаиләдә эшсөярләр үсүе гаҗәп тә түгел. Хуҗалыкта Марат кебек ун механизатор булса эшләр җырлап кына барачак. Сүзнең дөресе кирәк, бу – хыял инде. Яшьләрнең тирес арасында, ферма сазын чабуларына чәчрәтеп йөриселәре килми. Кайберләре ферма тирәсеннән үткәндә борынын җыерган була. Ә бит үз көчең белән эшләп тапкан хәләл акчаның исе юк. 
Марат – кеше-оркестр: язын – тракторга утыра – басу-кырларны иңләп-буйлап сөрә, чәчә. Ашламасын, кирәк-ярагын ташый. Аннары терлек азыгы ташый. Инде уңыш өлгергәч, бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә ашлык ташый. Туры мәгънәсендә дә һәм, әдәби тел белән – образлы итеп әйткәндә дә, Марат елның 365 көнен эштә үткәрә. Үсмерчагыннан ДТ-75 тракторы белән җир сөреп, чәчеп – эштә чыныгып үскән егетне очкычка утыртсаң, аны да  буйсындырачак. Маратка «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хэезмәткәре» исемен бирү өчен рәсми документларны әзерлибез – ул аңа лаек, – ди «Ярыш» ҖЧҖе директоры Расим Шәйхаттаров. 
Хакыйкатьтә, уңышның сере эш башында торучы кешедән – башлыктан да тора. «Ярыш» ҖЧҖе директоры эшне агына-карасына аермый, үзен башкалардан өстен куеп, башлык диеп күктә «очып йөрми». Без килгәндә дә ул резина итеген киеп ферма хезмәтчәннәре белән бергәләп җиң сызганып эшләп йөри иде. 
– Ипекәй булса – бар да була. Икмәк продуктлары да, ите- казылыгы да, сөте-каймагы да. Икмәк – ил язмышы дип бабаларыбыз тикмәгә генә әйтмәгән. Гәрәбәдәй иген көшелләрендә үз хезмәтеңнең булуы – олы бәхет. Сәламәт кешегә эш – шатлык кына ул. Яныңда хезмәтеңне бәһали белгән, кеше буларак хөрмәтләгән җитәкче булу күңелне үстерә – эшкә дәрт арта. Әле яңарак кына авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме уңаеннан бик матур тантанада катнаштым. Кадеребезне белүче җитәкчебезгә, район башлыгына рәхмәт. Шәхси хуҗалыгыбызда өч сугым үгезе асрыйбыз. Кош-кортның исәбен-чутын да белмибез. Нишләп мал асрамаска ди?! Премиябез мул булды – механизаторларга 2 шәр тонна арпа бирделәр. Бәйрәмнәрдә сый-хөрмәт, бүләк белән күңелне күтәреп торалар. Һич кенә дә ярарга тырышу өчен әйтүем түгел, ул аңа мохтаҗ да түгел, Рәсим Мансурович – булдыклы, кечелекле һәм кешелекле җитәкче. 
Тормышыбыздан канәгать булып, сөенеп яшибез һәм рәхәтләнеп эшлибез. Хатыным бик уңган. Иңне-иңгә куеп, бер-беребезгә таяныч булып яшибез. Ике улыбыз да минем һөнәремне сайладылар – Яр Чаллыда шофер булып эшлиләр. Кызыбыз сабые белән декрет ялында – өйдә. Җиде оныгыбыз бар. Ял саен кайталар, өебез шатлык белән тула, – ди Марат Мәрданов. 
           
                             Кул – кулны, ике кул – битне юа  
– Фидания пенсиягә чыкканчы фермада сыер сауды, ясалма орлыкландыру эшен башкарды. Лаеклы ялгач чыккач фермада асралучы терлек азыгының рационы үтәлешен тәэмин итә. Сыерларга, һәр баш мөгезле эре терлеккә исәпләп, рацион ясала – сенажга: тоз, акбур, аш содасы, фураж, көнбагыш түбе (жмыхы), кукуруз оны билгеле микъдарда салына һәм Деловаль машинасында болгатыла. Күп һәм сыйфатлы сөт алу өчен терлекне яхшы итеп ашату кирәк. Мал азыгына тиешле микъдарда бөтен компонентлар да салынырга тиеш. Фидания менә шушы эшне контрольдә тота. Җәйге, көзге урып-җыю чорында үлчәүдә эшләде. Бар эшкә дә кулы ятып тора. Үз вазыйфасын башкару белән беррәттән, кирәк чагында, терлекчеләргә булыша. Менә хәзерге вакытта сыерларның сәламәтлеген тикшерәбез: анализ алабыз, прививка ясыйбыз, үлчибез – шушы эшләрне ерып чыгуда үз өлешен кертә ул. Шунысын да әйтәсем килә, Фиданиянең: «Минем вазыйфама керми бу эшләр», – дип бервакытта да әйткәне юк.  Эшен яратып, булсынга дип башкара. Ире белән бер дулкында эшлиләр. Халык мәкалендәгечә, «Кул – кулны, ике кул – битне юа». Ирле-хатынлы Мәрдановлар – үрнәк гаилә, – ди Рәсим Мансурович хезмәткәрләре белән горурланып.  
 – «Мал җанлы кеше» дигән сүз бар халыкта,  терлекчелектә әнә шундый кеше генә эшли ала. Пенсиядә булсам да,  сәламәтлек булса, эшләргә дә әле эшләргә дигән ният белән яшибез, – ди Фидания Мәрданова ягымлы күз карашын иренә юнәлтеп. 
Бер-берсен күз карашыннан аңлый торган парлар елмаеп куялар. Димәк, кулга кул тотынып яшәргә дә яшәргә, иңне иңгә куеп эшләргә дә әле эшләргә! 

/ Автор фотолары

 


 

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев