Иштирәктә газета укучылар белән очрашу үтте
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Якты юл» («Светлый путь») газетасына ташламалы бәя белән язылып була. Шул уңайдан, без, Иштирәк авылындагы укучыларыбыз белән очраштык. Алар газетабыз турында үзләренең фикерләрен белдерделәр, теләкләрен җиткерделәр. Ташламалы бәя вакытын түземсезлек белән көтеп торуларын, мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәкләген әйттеләр.
Эльмира Нургалиева мәктәптә укытучы булып эшли, 28 ел Иштирәктә яши, газетабызга даими язылып бара. «Укытучы һәм сыйныф җитәкчесе буларак «Якты юл»ны дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә еш кулланам. Атна саен без мәктәптә балалар өчен яңалыклар көне үткәрәбез, газетада бастырылган республика, район яңалыклары белән танышабыз. Озын гомерле, матур яшәүче әби-бабайлар, Ватан сугышында катнашкан яисә тылда хезмәт иткән якташларыбыз турында бик кызыксынып укыйм, аларның күргәннәре, кичергәннәре хәзер тарих булып бара, ветераннарның истәлекләре яшь буын өчен бик кадерле. Үзебезнең авыл кешеләре, район мәктәпләре, укытучылар турындагы язмаларны да укырга яратам. Мәдәният, мәгариф өлкәләрендәге яңалыкларны кызыксынып укыйм», - диде Эльмира ханым.
Мосәллимә Гыйниятуллина моңарчы «Якты юл»га гел язылган, ләкин быел беренче яртыеллыкка язылмый калган. «Җәй көне эш күп бакчада, газета укырга җитешмәм, дип уйлаган идем», - дип әйтә Мосәллимә апа. «Кыен булды, күршегә кереп укыдым. Без бит барлык яңалыкларны газетадан укып беләбез. 2017 елның башында композиторыбыз, җырчыбыз Ринат Гобәйдуллинның гомере өзелгән дигән кайгылы хәбәрне дә газетадан укып белдек. Ул безнең авылга килеп концертлар куя иде, без аны бик яратып тыңлый идек... Кышын авылда эшләр кими, буш вакыт күбәя, ташламалы бәя белән икенче яртыеллыкка язылырмын, дип ниятлим». Шулай ук Мосәллимә апа бакчачылык белән бәйле язмаларны кызыксынып укуы турында да әйтте, файдалы киңәшләрне күбрәк бастыруны сорады.
Резидә Миңнуллина Иштирәк авылында озак еллар фельдшер булып эшләгән. Аның хезмәте турында 22 ноябрьдә газетабызның 87нче санында Айза Нургалиеваның язмасы бастырылды. «Район яңалыкларын игътибар белән укыйм, кайда ФАП ачылганын да газетадан укып беләм. Үзебезнең авыл, күрше-тирә авылдагы кешеләр турында язмаларны яратып укыйм. Оста куллы, булдыклы райондашларыбыз турында укуы кызыклы. Мәсәлән, Аулашта яшәүче Зайцевлар гаиләсенә багышланган язма бик уңышлы булды дип саныйм. Авыл фермалары, хуҗалыклары турындагы мәгълүматларны да кызыксынып укыйм», - дип сөйләде Резидә ханым.
56 яшьлек Мәүлидә Һадиева «Якты юл»ның тугры укучысы. Ул авыл мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшли, монда уздырылган чаралардан читтә калмый, ярдәм итә, дип сөйлиләр аның турында авылдашлары. «Мин гомумән укырга яратам. Китап, журнал, газета - барысын да теләп укыйм. «Якты юл»ның бер сүзен, өтерен калдырмый диярлек укып барам. Район яңалыклары, якташларыбыз турында язмалар аеруча кызыксындыра», - дип әйтте ул.
«Якты юл»ның рус телендә чыгучы «Светлый путь» газетасын укучылар да бар иде очрашуда. Рауза апа Шәйфетдинова рус теле укытучысы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Татарча яхшы сөйләшә, ләкин русча укырга күнеккән. Аны мәктәп тормышына багышланган язмалар кызыксындыра. «Котлауларны матур язасыз, без бик игътибар белән аларны укып барабыз», - дип белдерде ул. 72 яшьлек Нурҗиһан апа Шәфыйкова тумышы белән Киров өлкәсеннән, озак еллар анда торган, рус телендә генә сөйләшкән. Иштирәктә 25 ел яши. «Без аны татарча сөйләшергә өйрәттек», - дип көлешәләр авылдашлары. «Язучыларның юбилейлары булганда, алар турында тулырак мәгълүмат бирсәгез, әсәрләрен бастырсагыз яхшы булыр», - дип әйтте ул.
Очрашуга килгән Рәзилә Мөхәммәтҗанова иштирәклеләрне күптән борчыган сорауны тагын бер тапкыр күтәреп чыкты. «Авылыбыз зур, ике шәһәр арасында урнашкан, ләкин автобуслар йөрми. Юлларда тукталыш павильоннарын урнаштыргач, автобус җибәрергә җыеналар икән дигән хәбәр килгән иде, ләкин өметләребез акланмады», - диде ул.
Гомумән, сөйләшү вакытында сораулар күп бирелде, аларның барысы да безнең эшчәнлек белән бәйле булмаса да, сорауларны язып алдык. Газетада законнарга кертелгән үзгәрешләрне, юрист киңәшләрен бастыруны дәвам итүне сорадылар укучыларыбыз, хокук яклауга багышланган язмаларның кирәклеген белдерделәр. Моннан тыш, җирле язучыларның иҗаты белән кызыксынабыз, дип әйттеләр иштирәклеләр, Алсу Метшина, Вәсилә Әхмәтҗанова, Хөсәен Ягъфәров һәм башка якташларыбызның әсәрләрен газета битләрендә бастыруны сорадылар. Танылган татар язучыларының рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен дә укыр идек дигән фикер булды «Светлый путь» газетасын укучылар арасында. Очрашуга килеп фикерләрен белдергән укучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә шундый күзгә-күз карап сөйләшүләр оештырырбыз, газета һәм укучылар арасындагы элемтәне ныгытырбыз дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев