Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Йөзе якты, теле татлы, эштә уңган

Урамдагы эскәмиядә почтальонны көтеп утырган чаклар, хат килгәч аны иясенә тапшырганчы «җәза» бирү: йә җырлату, йә биетү, яисә әтәч булып кычкырту кебек шуклыкны кайсы гына авыл баласы кылмады икән без үскән чакларда?!

Ий, күңелле була иде хат ташучы кулыннан шатлык хәбәр итүче телеграмма алу. Күңелле хәбәргә сөенче бирү гадәте яшәп килде. Хәтеремдә, үзем һәм берничә елдан бертуган сеңелем Казан университетына  укырга кердек. Элек вузга кергәнлегеңне  телеграмма биреп хәбәр итәләр иде. Безнең инәй әнә шул шатлыклы хәбәрне (телеграмманы) китерүче хат ташучы Венера апага «сөенчегә»  өрфиядәй шарф һәм косынканы алдан әзерләп куйган иде. Сөенче бүләге почтальон апаның күңеленә хуш килде – озак еллар башына ябып йөрде. Күңел сандыгында андый матур хатирәләр күп инде ул, искә төшерсәң.  Иске Дөреш авылындагы элемтә бүлекчәсендә хат ташучы Фәридә, Мәдәният йорты мөдире Ләйсән ханымнар белән шул матур гореф-гадәтләрне янә күңелдә яңарттык.

Кешеләрне яратам

– Гаджетлар, алдынгы технологияләр заманасы, дибез. Хәзер туган-тумача, дус-иш бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләп открытканы телефоннан җибәрә. Балачактагы, яшьлектәге бизәкле, тематик открыткалар – үткәннәрнең матур ядкаре  булып калды. Шулай да, үз кулларың белән, күңел җылыңны кушып язган «тере»  открытка алу ничектер үзгә рәхәтлек бирә. Почта аша открытка, сәлам хатлары салучылар бармы?  – дип сорыйм Фәридә Хәниф кызы Сәгыйдуллинадан, гәрчә җавапның нинди булуын чамаласам да. Хат ташучы җавапны кереш сүз белән башлый:

 –  Мин – холык-фигылем белән кеше яратучанмын.  Халык арасында кайнау – яшәү рәвешем. Шуңа да гомерем буе кеше белән эшли торган сферада хезмәт куйдым. Күзгә-күз аралашу минем өчен кичәге көн түгел. Ә «сәлам хатлары»на килгәндә исә, алары төрле оешмалардан (салым инспекциясе, ГАИ һ.б.) килә. Кыскасы, рәсми хатлар таратабыз. И-й, бизәкле открытка! Балачак, яшьлекнең матур хатирәсе булып калдылар. Үземдә булганнарын саклыйм. Тарих бит ул! Хәзер бит кайбер әби-бабайлар шәһәрдән кайткан оныклары белән: «чмоки-чмоки, пока-пока!» дип сәлам бирә һәм саубуллаша. Аралашу – виртуаль мәгънәдә бара. Заманави пенсионерлар ноутбуктан, мобиль телефоннан файдалана дисәк тә, арада бик өлкән яшьтәгеләре бар. Интернет челтәренә тоташмаганнары байтак. Авыл җирлегендә 279 хуҗалык теркәлгән, барысында да ел әйләнәсенә кеше яшәми. Дача итеп тотыла торган йортлар күп. Мин хезмәт күрсәткән Иске Дөреш, Таулы Дөреш, Җикәнле Күл авылларында 700 кеше яши. Йөз дә бер кешегә пенсияне көне-сәгате белән тапшырам. Торак-коммуналь хезмәтләр, интернет һәм телефон, салым квитанцияләрен таратам һәм өлкәннәрнекен түләп чекларын кайтарып бирәм. Аннары, шунысын да әйтәсем килә – хәзер балалар тормыш алып бару өчен берничә эштә хезмәт куя. Кайсы ипотека, кайсы кредит түли... Алар көнне төнгә ялгап тормыш артыннан куа. Куып тоталмасын да белә, нишләсен, бурычны түләргә кирәк. Шуңа да күпчелегенең картайган ата-анасы белән озаклап чөкердәшергә вакыты калмый. Өлкәннәр арасында ялгызлар, толлар байтак. Алар бер кәлимә сүзгә сусаган. Сөйләшеп сүзләре бетми. Керәсең, хәл-әхвәл сорашасың да, чыгып та китәсең дип кенә эшләп булмый. Кеше факторы дигән нәрсә бар. Җылы күз карашы, яхшы мөгамәләдән терелеп китәләр алар. Ягымлы сүземне кызганмыйм, – ди Иске Дөреш авыл җирлегенең өлкәннәр һәм инвалидлар оешмасы рәисе, авыл советы депутаты Фәридә Хәниф кызы Сәгыйдуллина.

Хат ташучы, сатучы, спортчы, кул эшләре остасы, ял иткәндә – җырчы

Иске Дөреш Мәдәният йорты мөдире Ләйсән Миннеәхмәтова: «Фәридә апа  кышларын – чаңгыга баса. Ел әйләнәсе «Скандинавия таягы» белән йөри. Кулы-аягы хәрәкәтләнгән өлкәннәрне үзе артыннан ияртә. Иске Дөреш авыл җирлеге халкы белән даими элемтәдә торучы кеше – хат ташучы Фәридә ханым. Ул – әле генә Иске Дөрештә булыр. Өлкән яшьтәге берәрсенең моң-зарын тыңлар һәм хәерле киңәшен бирер. Инде генә аның «койрыгын тотыйм»  – кичен клубта үткәреләсе чара турында фикерләшербез дип уйлыйсың, ул – Таулы Дөрештә яисә Җикәнле Күлдә булыр. Кай арада гәзит-журналларын таратырга өлгергән – халык егылып вакытлы матбугат укый һәм бер-берсенә: «Укыдыңмы, шундый-шундый вакыйга булган... » шалтыратыша  башлый. Авылда уздырылган мәдәни чараларның йөзек кашы. Җырлый.  Спектакльләр аңардан башка узмый. Спортның ату, теннис, дартс төрләре белән шөгыльләнә. Район күләмендә уздырылган спорт ярышларында призлы урыннар яулый. Бисер белән икартиналар ясый, чигә. Келәмнәр бәйли. «Арыдым. Алҗыдым. Җитәр, ял итим әле бераз» дими. Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Йорт-җирен пөхтә тота. Өе – курчак өе сыман. Ут инде менә!  – ди энергоджайзер ханым хакында.

Ана сөте белән кергән һөнәр

Фәридә ханымның үз эшенә «башы-аягы» белән чумуы балачагына барып тоташа. Әнә шул вакыттан – сөт тешләре төшәр-төшмәс чагында ук әнисенә ияреп элемтә бүлекчәсенә йөри ул.

 – Яшерен-батырын түгел, хезмәтегезгә түләү шәптән түгел инде. Шуңа да кайбер авылларда элемтә бүлегенә эшкә килергә теләүчеләр юк. Почта тарату хезмәте – җаваплы, акча белән эш итә торган урын. Бөтен әйбергә хаклар күтәрелеп тора. Хезмәт хакыгызны бераз арттырмадылармы, – дим Фәридә ханымның күңел кылларын  тарткалап, чөнки аларның хезмәте безнең һөнәр белән дә бәйле бит.

– Элемтә бүлекчәсе, почтальон эше балачактан күңелемә якын булды. Открытка, конверт сатып үскән кыз ләбаса мин. Әнием элемтә бүлекчәсендә телефонистка булып эшләде. Җәй буена гектар-гектар чөгендер утау, аны эшкәртү белән чиләнделәр инде ул заманда төрле өлкәләрдә эшләгән хатын-кызлар һәм аларның балалары. Әни миннән олырак туганнарымны басуга утауга алып китә. Мин – элемтә бүлекчәсенә барам. Эшкә! Әни кечкенә чагымда ук коммутаторда эшләргә өйрәтте. Менә шунда почта эше күңелемә ятып калды да инде. Битараф түгелмен элемтә бүлекчәсе белән бәйле эшкә. Хезмәт хакы  әз дип тормадым. Кибеттә сатучының төп товарыңа өстәп биргән үтмәс нәрсәләре була иде элекке елларда. Әнә шуның сыман тоелган өстәмә вазыйфа – товар сатуга да йөз җыерып карамыйм. Яраткан эш авыр булса да ялыктырмый. Арысаң да, тәмле ризык ашап, бераз ял итеп алгач тагын алга карап чабасың, – дип эше турында яратып сөйли Фәридә ханым.

Булсынга дип, эшен ихлас башкарганга газета-журналларга яздыруны да, сату  планын да арттырып үти уңган хат ташучы. Беренче яртыеллыкта «Якты юл»га 60 кешене яздырган. Икенче яртыеллыкка арттырачакмын, Аллаһ бирсә, – ди хат ташучы.

Гомере буе «Якты юл»ны яздырып укучы Саимә Сәлмән кызы Кадыйрова: «Безнең Фәридә – бал корты сыман эшчән. Ул – бары тик матурлыкны гына күрә. Кеше ярата. Ихлас итеп сөйләшә. Аның белән аралашуы рәхәт. Сәламәт булып эшләсен. Авыл тоткасы ул. “Якты юл”ның бер генә хәрефен дә төшереп калдырмыйча укыйм. Бөтен темага да язасыз. Гәзитне көтеп алам. Кадерле кунак ул минем өчен»,  – ди.

 – Вакытлы матбугатка яздыруның үз серләре бар инде. Үз ысулымны кулланам. Кеше белән яхшы мөгамәлә кылып, авыр вакытта хәленә кереп яшәргә кирәк. Безгә бер айга 40 мең сумлык подписка ясарга, 10 мең сумлык товар сатарга дигән план куелган. Ике көн эчендә 26 мең сумга газета-журналларга яздырдым. Бүгенге эшне иртәгә калдырырга яратмыйм. «Бу юлы почта тартмасына гәзитне салып китим дә эшемне төгәллим» дип кеше күңеленә күпер салып булмый. Килеп терәлгәч кенә – подписка тәмамланыр алдыннан гына халык белән эшли башласаң уңышка ирешмисең. Вакытлы матбугат – кешене тәрбияләү чарасы. Хезмәткә түләүгә килгәндә исә, бераз өстәделәр – шуңа да күңел булды,  – ди Фәридә Хәниф кызы Сәгыйдуллина булганына канәгать булуын белдереп.  

Яралы күңелләргә шифалы сулышын өрүче дә ул

Яшьли тол калып, гомере буе ялгыз канат кагынган ханым үзенең ике баласын гына түгел, тагын өч ятимне җылы канаты астына алган батыр Ана.  Тормыш арбасын ялгызы тарткан ханымны язмыш мәрхәмәтлелектә сыный. Бертуган энесенең хатыны яшьли вафат була. Әнисез калган өч ятимгә дә ана була ул. Бүгенгесе көндә 95 яшьлек үз әнисен өрмәгән җиргә дә утыртмый.

– Ял, бәйрәм көннәрендә биш балам гаиләләре белән җыела. Зур бәйрәмнәрдә балалар, оныклар, оныкчыклар бергә җыелабыз – кырыклап кеше булабыз. Күңелле. Әйтәм ич, кеше яратам дип. Гөрләтеп эшләргә дә, яшәргә дә язсын!  – ди  тормышны яратучы ханым.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев