Илшат Шәрәфиев: «Бабамның эшен дәвам итәм»
1967-1986 елларда районда алдынгылар рәтендәге «Коммунизм» колхозын җитәкләгән Мөнәвир Юнысовның оныгы Илшат бүген үзе крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, районда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертә.
Илшат Шәрәфиев – Түбән Суыксу егете. Әтисе Айрат Әлиф улы байтак еллар мелиоводстрой участогы җитәкчесе булып хезмәт куйган, аннары, гомеренең ахырына кадәр, КамАЗ йөк машинасында эшләгән. Әнисе – Илсөяр Мөнәвир кызы гомере буе Түбән Суыксу мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытты, хәзер лаеклы ялда. Илшатның дәү әтисе – Мөнәвир Юныс улы Юнысов авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән хезмәте өчен ТАССР Верховный Советы Президиумының «Мактау кәгазе» белән ике тапкыр бүләкләнгән, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган.
Өс киемен төймәләргә өйрәнгән чагыннан башлап Илшат хуҗалыкта кул арасына керә башлый. Авыл тормышын яраткан егет Түбән Суыксу мәктәбен тәмамлагач Казан аграр университетының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетына укырга керә, аны уңышлы тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайту белән авыл хуҗалыгы тармагында җиң сызганып эшли башлый. «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә, «Кама» агрофирмасында баш механик, баш инженер, МТС җитәкчесе булып эшли – аграр университетта теоретик яктан белем белән коралланган егет тәҗрибәле җитәкчеләр янәшәсендә эш серләренә төшенә.
– Остазларым Мөсәвир Ханов, Илья Касакин, Хәмзә Хәсәновларга рәхмәтем чиксез. Алар янында эшләп югары уку йортында алган белемемне практикада ныгыттым, авыл хуҗалыгы тармагында азу ярган җитәкчеләр белән иңгә-иң торып эшләп тәҗрибә тупладым. Кайда гына, нинди генә эш башкарсам да, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырмын дигән эчке тоемлавым булды. Күрәсең, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнү, авыл тормышын ярату буыннан буынга күчеп килә торган бер сыйфат булса кирәк, – дип авыл хуҗалыгы тармагында эшләвен гади генә итеп аңлата фермер.
Илшат, өйләнгәч, гаиләсе белән берничә ел ата-анасы янында яши. Шул елларда үз хуҗалыкларында ит токымлы 15ләп үгез бозау үстереп сата. Хәләл көче белән тапкан акча бәрәкәтле була: йорт җиткереп башка чыга; әкренләп авыл хуҗалыгы техникасы ала башлый – 2013 елда МТЗ-82 тракторын, 2014тә – ДТ-75, 2016да – ЗИЛ йөк машинасы, чәчкеч сатып ала.
Авылны яшәтү, халыкны сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүче крестьян-фермер хуҗалыкларының эшен үстерү өчен хөкүмәт тарафыннан грантлар бирү системасы бар. Илшат Шәрәфиев 2020 елда дәүләт программасы буенча «Мөгезле эре терлек симертү өчен» бирелә торган грант отып, 5 млн сум акча алган. Грант откан кеше 5 ел дәвамында кимендә 110 баш мөгезле эре терлек асрарга һәм ел саен 19 тонна ит җитештерергә тиеш. Илшатның крестьян-фермер хуҗалыгында бүгенге көндә симертүгә куелган 120 баш үгез бозау асрала. Фермер грант акчасына катнаш азык ясау җайланмасы; салам, печән төргәкләү өчен пресс-подборщик; үлән чапкыч; төягеч сатып алган.
– Грант алу өчен бизнес-план, проект төзергә кирәк. Бу эштә район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин нык ярдәм итте. Вакыты белән исәпләшмәде – грант алу шартларын өйрәтте. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре документлар әзерләгәндә булышты. Район башлыгы Фаил Камаев җирлегебездәге фермерларның эше белән кызыксынып тора. Безнең өчен семинарлар, укулар оештыра», – дип район җитәкчелеге белән кулга-кул тотынып эшләүләрен сөйли.
Ферма территориясендә тәртип белән өеп куелган һәм, иң мөһиме, хуш исен, төсен җуймаган йөзләгән төргәк салам, печән фермерның кайгыртучан хуҗа булуын күрсәтеп тора. Бозаулар көр, сөлек кебекләр, сыртлары елкылдап тора.
– Яшел үлән төртеп чыгарга да озак калмады – тиздән үгезләр болынга чыгачак. Иркенлекне һәр җан иясе ярата – көтүлектә асралган мал сәламәт була. Дөрес, утарда гына тотсаң артымы күбрәк була булуын, ләкин бу очракта малларда агрессия күзәтелә. Район ветеринария хезмәте фермерларның эшен игътибарда тота – малларның сәламәтлеген тикшереп торалар, киңәшләрен бирәләр. «Күз курка кул эшли» дигән әйтем бар. 2016 елда беренче тапкыр 100 гектар җир эшкәрттем. Бүген арендага алган 120 гектар сөрүлек җирдә мал азыгы әзерләү өчен бөртеклеләр игәм, 70 гектар печәнлек җирне эшкәртәм. Малларга ел әйләнәсе җитәрлек азык әзерләргә тырышам, – ди фермер. – Бабам һөнәрен сайлавыма сөенәм. Туган җир, аның ихлас күңелле кешеләре арасында яшәү, эшләү миңа көч бирә. Туганнарым, дусларым эшемдә ярдәм итәләр. Яз, көз айлары авыл кешесе өчен бик җаваплы чор. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кешенең күзе күктә – шифалы яңгырын көтеп аласың, явымнар күпкә китсә һава торышының яхшыруын телисең. Ватсаапта «Фермеры Тукаевского района» дигән төркем ачтым: үзара тәҗрибә алмашабыз, киңәш-табыш итәбез, ярдәмләшәбез.
Эш кешесе тиешле вакытында, мәгънәле итеп ял да итә белергә тиеш. Без районның җәмәгать тормышында, спорт чараларында актив катнашабыз. Мусабай-Заводтан Рушан Гайниев, Калмаштан Илназ Каюмов, Бордыбаштан Илдар Әшрәфуллин, Иске Җирекледән Марсель Мартемьянов, Бордыдан Салават Шәрәфиев һәм мин спартакиадаларда катнашып, призлы урыннар яуладык.
Мусабай-Завод авылында яшәүче фермерлар Рушан Гайниев, Шәриф Сәлимов һәм мин кооперативка берләшергә ниятләдек. Ни өчен? Беренчедән, сезонлы кулланыла торган авыл хуҗалыгы техникасы уртак булачак, бу рентабельлекне тәэмин итә. Икенчедән, ЗАВ-20 корылмасын торгызып, үзебездә чәчүлек орлык ясау эшен башкару мөмкинлеге туачак. Дус-тату булып, бер-берең белән килешеп эшләгәндә кооперативның уңай яклары күп. Кооператив «СПСПСК имени Юнысова Мунавира Юнысовича» дип аталачак, – ди Илшат Шәрәфиев.
Илшат Шәрәфиевның крестьян-фермер хуҗалыгында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев