Ил гизеп, дөнья күрсә дә, туган җиренә тугры
Илгиз Рәшит улы Мөслимов хезмәт юлын 1977 елны комбайн ярдәмчесе буларак Тукай районында башлый. Бүген ул «Агросила» холдингына кергән «Азнакай» агрофирмасын җитәкли. ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Мактаулы грамота белән бүләкләнгән. 20 елдан артык Тукай районында эшләгән, 8 ел Азнакай районында хезмәт итә. Югары белемле...
- Ул безнең Нәкия белән беренче балабыз, - дип сөйли әтисе Рәшит абый. - 1962 елны көз яңгырлы булды, юллар начар, машиналар чыкмый - саз, яңа туган улымны күрү теләге көчле иде - атка атланып Шыгайдан Теләнче Тамактагы больницага бардым. Ил гизсен, дөнья күрсен дип, без аңа Илгиз исемен куштык. Рәшит Җәлил улы Мөслимов Теләнче Тамак авылында яши. ТРның атказанган механизаторы, 56 ел комбайнчы булып эшләгән. Әтисе Азнакай якларыннан, сугышта һәлак булган, әнисе Сарман районында хатын-кызлардан беренчеләрдән булып «ГАЗ» (полуторка) машинасын йөрткән. «Техникага тартылу, күрәсең, кан белән Илгизгә дә күчкәндер, - дип дәвам итә Рәшит абый. - Мин иртән эшкә киткәнче үк, ул: «Әти, комбайн әзер, ялтырап тора», дип комбайнны майлап-җайлап куйган була иде. Бераз үскәч, миңа ияреп басуга чыга башлады, комбайн ярдәмчесе булып эшләде. Тырыш, тәртип яратучы, максатчан, хезмәт сөючән булып үсте. Һөнәр сайлаганда да, икеләнмәде: «Мин җир кешесе, авылдан китмим», дип Казанның авыл хуҗалыгы институтына керде. Студент чагында урып-җыю чорында комбайнда эшләп, беренчелекләрне яулый иде. Казанда укыган елларны ул үзебезнең Сарман ягы кызы Розалия белән танышты».
- 1986 елны райондашлар очрашуында таныштык без, - ди Илгиз Мөслимовның тормыш иптәше Розалия ханым. - Ягымлылыгы, игътибарлыгы белән күңелемә ошады ул. Чәчәкләр күтәреп килә иде, итагатьле булды. 1991 елны өйләнештек. Яхшы әти ул, кызларыбыз тугач, исемнәрен дә үзе сайлады, төнлә елаган чакларында торып карашты, гел ярдәм итте. Балалар үзләре дә әтиләрен бик яраталар, берәр киңәш кирәк булса, иң алдан аның янына баралар. Мәктәптә укыганда математика мисалларын әтиләре белән чишәләр иде. Илгиз балаларны үзе белән фермага, басуга алып бара иде. Хәзер зур кызыбыз Ләйсән баш хисапчы булып эшли, Гөлзада Казан медицина университетында укый, тормышка чыкты, быел оныгыбыз Сәлим туды. Илгиз үзе дә хезмәт сөючән, арып кайтса да, бик теләп бакчада, җирдә эшли.
- Басуның сулышын ишетә белә ул, - дип бәяли Илгиз Мөслимовны хезмәттәше Фәнис Кәбиров. - Без Илгиз белән иңгә-иң озак еллар башта Тукай, соңыннан Азнакай районнарында эшләдек. Ул агроном булганда ук, мин аны башкаларга үрнәк итеп куя идем. Нәрсәгә тотынса да, Илгиз югары нәтиҗәләргә ирешә.
Илгиз Рәшит улы агроном, баш агроном һәм рәис булып эшләгән «Мәгариф» колхозы һәрвакыт алдынгылардан саналган. Соңыннан «Камазернопродукт» оешмасында директор урынбасары булып эшли башлагач, ул Кама зонасындагы колхозлар белән тыгыз элемтә булдыра. Ябык акционерлык җәмгыяте «Агросила Групп» эшчәнлеген башлаганда, Сарман районындагы «Нөркәй», «Җәлил», «Сарман» агрофирмаларын оештыруда катнаша. 2005 елда Илгиз Мөслимов «Кама» агрофирмасы директоры булып эшли башлый. Кош комплексының ихтыяҗларын тәэмин итәр өчен, бодай чәчү мәйданын, тулай җыемны арттыру максаты куела. Хәтта ташландык җирләрдә дә бодай, арпа үстерәләр, югары уңыш алалар. «Кама» агрофирмасы яхшы күрсәткечләргә ирешә.
2009 елны Илгиз Рәшит улына Азнакай районындагы икътисади яктан авыр хәлдә булган 14 колхоздан агрофирма оештыру бурычы куела. Теләнче Тамакта торып Азнакайга эшкә йөрү - үзенә күрә бер сынау. Һәрберебезгә эштән тизрәк өйгә кайтып, кайнар ризыкны ашап, якыннарыбыз янында ял итәсе килә. Шәхси теләкләрен читкә куеп, авырлыкларны җиңәргә күнеккән Илгиз Мөслимов сынатмый - җиң сызганып эшкә тотына. Беренче елларны авырлыклар күп була: хуҗалыклар таркау урнашкан, зур мәйдандагы җирләр биш-алты еллап тиешенчә эшкәртелмәгән, терлек азыгы җитешми. Иң алдан Илгиз Рәшит улы үсемчелектәге технология шартларын төгәл үтәүне оештыра: җирләр тирән итеп кайтарып сөрелә, сыйфатлы орлык әзерләү тәэмин ителә, минераль ашламалар кертелә. Җир-ана да тырыш хезмәткә җавап кайтара. 2009 елны бөртеклеләрнең уңышы гектардан уртача 12 центнер булса, быел гектардан уртача 43 центнер җыелды. Моннан тыш, Илгиз Мөслимов мөгезле эре терлеккә сыйфатлы азык әзерләү бурычын куя, тиешле күләмдәге азыкны вакытында малга барып җитәргә тиеш дип исәпли. «Агросила» җәмгыяте ярдәмендә агрофирманың матди-техник базасы да яңартыла. Терлеккә югары сыйфатлы азык әзерләнә башлагач, күрсәткечләр дә үзгәрә. 2009 елны һәр сыердан уртача 2400 килограмм сөт савылса, бүген ул күрсәткеч 5000 килограммнан да артып китә. Яхшы күрсәткечләргә ирешү - күмәк көч нәтиҗәсе, ләкин җитәкченең булдыклы, җаваплы булуы, кул астында эшләүчеләр арасында абруе зур булуы да мөһим. Агрофирмада 800гә якын хезмәткәр эшли. Илгиз Рәшит улының оештыру сәләте көчле, һәрбер кешегә ачкыч таба, максатны аңлатып, җаен белеп сөйләшә, кирәк чакта таләпчән була белә.
Илгиз Мөслимов башкаларга гына түгел, үзенә дә бик таләпчән. Тынгысыз, ирешкән нәтиҗәләрдә туктамый, яңа үрләр яулый. Соңгы елларда агрофирма җирләрендә икътисади яктан югары керемле техник культуралар чәчелә башлады - 9000 гектарда көнбагыш, зур мәйданнарда рапс, шепкән, май өчен үстерелә торган ачы торма. Максатчан, алдында нинди генә бурычлар торса да, барысын җиренә җиткереп башкара. Аның җаваплы һәм ышанычлы җитәкче икәнлеген күздә тотып, «Агросила» холдингы һәм Азнакай район җитәкчелеге карары белән 2017 елны «Азнакай» агрофирмасына ике авыр хәлдәге хуҗалык өстәлде. Бүген «Азнакай» агрофирмасы карамагында 20 авыл исәпләнә, җир мәйданы 50 мең гектар тәшкил итә, мөгезле эре терлек саны 7200 баштан артты.
Ярдәмчел, олыны олы, кечене кече итә белә Илгиз Мөслимов. Ветераннарга ихтирамлы, яшьләргә игътибарлы, аларга ышанып җаваплы эшләр тапшыра. Көндәлек тырыш хезмәт, яңалыкка омтылу, бетмәс-төкәнмәс энергия, миһербанлылык һәм көчле рухлылык - Илгиз Рәшит улының тормыш девизы. Изге эшләр башкара -Теләнче Тамакта зират өен төзи, 2016 елны шул ук авылда бабасы исемен йөрткән Кәлләм чишмәсен төзекләндергәндә чыгымнарны үз өстенә ала. Азнакайның Илбәк авылында мәчет төзеде - нигез салудан башлап, мәчетне тантаналы ачуда моңлы азан яңгыраганчы ярдәм итте. Кайда гына эшләсә дә, тирә-якны матурлый - гөлгә күмә, алмагач, чыршылар утырта. Үз өстендә күп эшли, белемен арттыра, эштә яңа, заманча ысуллар куллана. Кайларда гына йөрсә дә, туган якка тугры булып кала. Җирне яратырга, аңа игътибарлы булырга кирәк, безнең Татарстан җирләре уңдырышлы, чит илләрнекеннән ким түгел дигән фикердә ул һәм үзенең фидакарь хезмәте белән бу фикерне исбатлый.
Түләүле нигездә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев