Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Игелеккә дәшеп яза

Язмам үзебезнең Кече Шилнә авыл җирлегендә яшәп иҗат итүче, Фәннүр Сафин исемендәге әдәби премия лауреаты, 2018 елдан Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, язучы-шагыйрә Зимфира Насыйх кызы Исламова турында.

Зимфира Исламова Башкортостанның Бакалы районы Катай авылында туа. Тау кызы кечкенәдән нечкә күңелле, шигъри җанлы булып үсә. «Балачагым матур табигать кочагында – мәшһүр Кирәмәт тавы итәгендә, ямьле инеш буйларында шаулап-гөрләп узды», – дип искә ала Зимфира ханым үзенең сабый чакларын. 
Катай урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, китап тутырылган чемоданын кулына тотып, Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә юл тота. 1980 елда кулына диплом алып, туган якларына кайта. Институтның соңгы курсында яшьлек мәхәббәте белән кавышып, олы тормыш юлына басарга да өлгерә Зимфира ханым. 1983 елда ике бала әнисе дә булып куя.
1986 елда Исламовлар гаиләсе Яр Чаллы шәһәренә күченә. Зимфира ханым балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Балалар бераз үсә төшкәч, мәктәптә татар теле укыта башлый. Татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча икенче югары белем ала.
Аның күңеле һәрчак иҗатка омтыла. Ул Чаллының «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри башлый. Укучылар күңеленә хуш килгән беренче шигырь җыентыклары да күренә. Моңа кадәр шигырьләрен ул үзе һәм якыннары өчен генә язса, шул вакыттан иҗат җимешләре республика, шәһәр басмаларында, районның «Якты юл» газетасында басыла.
«Бер тамчы җәй» (2006), «Яшәү көче» (2008), «Күңел шәмем язны көтә» (2010), «Көзге тәлгәшләр» (2012), «Матур көн» (2016) шигырь китаплары, «Ялгыз бүре» (2012), «Каракорт» (2019) повестьлары, «Язмыш аръягында кем көтә» (2016) хикәяләр җыентыгы инде күптән үз укучысын тапты. Язучы өчен моннан да артык куаныч, шатлык бар микән?!
Тормыш киңлекләрен айкап, балалар үстергән-дә шатлык-борчу чишмә-ләренең суын мулдан эчәргә өлгергән, тормышка ни өчен килгәненә төшенгән, яшәү көченә таянып, төшенкелеккә бирелмичә алга атлаучы Зимфира ханым Исламова җәй тәмен иреннәрендә саклаган көйгә көзге тәлгәшләрен өзә башлаган чорга кереп бара. Сөекле тормыш иптәше, кызлары һәм оныклары белән бүген ул Олы Шилнә авылында яшәп иҗат итә.
2013 елдан алып Кече Шилнә урта мәктәбендә дә балаларга белем биргән Зимфира ханым белән яраткан укучылары да, без китап сөючеләр дә еш очрашып торабыз. Күптән түгел Кече Шилнә мәдәният йортында «Бәхет юрап язам» дип исемләнгән бик матур әдәби кичә узды. «Минем өчен Китап – зиһенне яктырткан кояш, тузгыган уй-фикерләрне җайга салган талгын елга, күңел кылларын тибрәткән назлы җил, гаделсезлеккә каршы көрәшергә дәрт уяткан утлы өермә, кайгы-хәсрәт килгәндә кереп качар җылы куыш, күңелдән шатлык ургылып ташканда җанны үз урынына кайтаручы салкын чишмә, авырып сызланганда сихәт бирүче шифалы дәва ул», – диде язучы ул очрашуда китап турында. 
Әйе, Зимфира ханым бүген дә иҗади юлда. Ул үзе тудырган шигъри дөньяда яши. Борчыла, шатлана, шигъри чишмәләрдән ширбәт эчә. 

Илсөяр Крапивина, 
Кече Шилнә авыл китапханәсе мөдире. 

/ Фото Илсөяр Крапивинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев