Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Хезмәте белән яулаган ул хөрмәтне

Калмия авылының Кәрсән чишмәсенең суын эчеп, урманыннан җиләк, балан, бөрлегән җыеп, бала чагын, яшьлек елларын һәм гомерен туган авылында уздырган Әнисә Сабировага 70 яшь тулды.

Әнисә Әхмәтгәрәй кызы 1942 елның 15 мартында Калмия авылында колхозчы гаиләсендә 6 баланың икенчесе булып дөньяга килә. Җиде сыйныфны тәмамлау белән, үзенең хезмәт юлын бозаулар караудан башлый. 14 яшьлек кыз бала өчен эш җиңелләрдән булмый. Акрынлап күнегеп, соңрак сыер савуга керә. Шул ук вакытта Минзәлә совхоз техникумында читтән торып укый, аны тәмамлагач планчы-икътисадчы итеп билгелиләр. Озак эшләргә туры килми аңа бу вазыфада. Оештыру сәләтен, тәвәккәллеген, үҗәтлеген, эшен белеп, җиренә җиткереп башкаруын искә алып, Әнисә апаны партия оешмасы секретаре итеп куялар. Биредә тугыз ел эшли ул, берүк вакытта Югары партия мәктәбендә белемен күтәрә.

Тәҗрибәле, кешеләр белән уртак таба, аларны үз сүзенә, эшенә ышандыра белүче ханымны "Искра" колхозы рәисе итеп билгелиләр. Районда бердәнбер хатын-кыз рәис була ул.

- Мин эшләгән чорда Малтабар һәм Калмия бригадасында бергә 28 савымчы, 5 бозау караучы, 26 шофер, 30 комбайнчы-тракторчы бар иде. Авыр булса да, бердәм булып, бер максатка, авылдашлар белән аңлашып эшләдек, - дип искә ала ул елларны Әнисә апа.

Ул чорда ике бәрәңге саклагычы, машина-трактор паркы, мәдәният йорты, амбарлар, су башнясы төзелде, ике авылга да су кертелде. Хуҗалык эшләре дип көне-төне чапты ул. Соңгы елларда ферма мөдире һәм авыл Советы рәисе булып эшләде.

Фидакарь хезмәте өчен Әнисә апа "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнде. Ул - чын авыл кешесе, атказанган колхозчы. Бүгенге көндә дә ул акыллы киңәшләрен биреп, тәҗрибәсе белән уртаклашып яши.

Әнисә апа Сабированы күркәм юбилее белән котлау өчен өйләренә бардык. Авыл җирлеге башлыгы Камил Сәхапов муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Авыл җирлеге хезмәткәрләре истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме белән котладылар. Инвалидлар һәм ветераннар советы рәисе Н. Кәшбелов җылы сүзләрен әйтте. Җыелышып бергә эшләгән чорларны искә алып, хатирәләрне яңартып утырдык. Әнисә апа өчен бу зур бүләк булды. Алга таба да исән-сау булып, авылдашлары белән киңәш-табыш итеп озак яшәсен-саулык теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ђнисђ Ђхмђтгђрђй кызы