Гомерләрнең хозурлыгы бары тик туган җирдә
Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Васил Гариф улы Хаҗиев үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән тәбрикләргә район тормышын бергәләп алып баручы хезмәттәшләре җыелган иде. Район башлыгын юбилее белән тәбрикләргә махсус килгән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов «Фидакарь хезмәте өчен»...
Искитмәле матур, төзек, чиста безнең Күзкәй авылы. Берсен-берсе кабатламый торган матур йортлар, заманча эшләнгән ихаталар, күкрәп үсеп утыра торган җимеш агачларына сокланам. Заман нинди генә булмасын, шөкер, авыл матур яши. Илле ел элек бу авылга килен булып кайтканда ул бөтенләй башка иде: читән абзарлар, кыйшаеп беткән капка-коймалар... Сугыш җимерекләрен торгызу бик җиңел генә бармады шул. Черегән коймалар дигәннән, язмам уңаеннан, авылдашыбыз Мәмдүдә апа сөйләгән бер вакыйга искә төште. Күрше Гарифлар коймаларын алмаштырырга булдылар, тик ата да, ана да колхоз эшеннән кайтып кермиләр. 12-13 яшьлек чандыр гына малайлары бар. Койма такталарын сүтеп өйде дә, баганаларын алмакчы була. Бик озак азапланды бала. Багана төбен тирән итеп казыган, тирләп-пешеп беткән, ә көрәкне ташламый. Тегесе, каһәр, чыгарга уйлап та карамый. Байтак азаплангач, керде дә: «Мәмдүдә апа, моның берәр сере бардыр инде», - ди бу. Мин аңа берәр түмәр, лом, бау кисәге алып чыгарга куштым. Түмәрне чокыр кырыена куй, ломны түбәнрәк баганага када да, түмәргә куеп, теге башына баса-баса бау белән тартып чыгар. Әйдә, үзем булышам, дим. «Юк, үзем. Серен белдем инде!» - дип кырт кисте малай. Әти-әниләре кайтканчы баганаларны алып та бетерде. Аннары Мәмдүдә апа елмаеп: «Ул малай хәзер колхозда баш инженер, институт тәмамлап кайтты», - дип куйды күршесе өчен горурланып. Күп тә үтмичә, аны колхоз рәисе итеп куюларын ишеттем.
Журналист сукмагы мине Васил Хаҗиев эшләгән Мәләкәс авылына алып килде. Моңа кадәр аны күргәнем юк иде әле. Идарә янына килеп туктавыбызга, бер вакыйга үз эченә бөтереп алып кереп китте. Кузовы ачып куелган КамАЗ машинасы тора, егермеләп дуңгыз төялгән. Машина тирәсендә кешеләр кайнаша. «Иткә тапшырасызмени?» - дип кызыксынабыз. Озын буйлы, чибәр егет, колхоз рәисе булып чыкты, безгә серле генә елмаеп карап торды да: «Хуҗалыкларныкы алар, хуҗалары юк. Урамнарны чокып, ямьсезләп бетерәләр. Күпме тапкырлар кисәттек, чыгарып йөртмәгез, дип үтенеп сорадык. Тыңламыйлар, малларның кемнәрнеке икәнен дә әйтмиләр. Монда халык бик бердәм, бу инде, бик матур булмаса да, соңгы чара, язып чыга күрмәгез», - диде ул, елмаеп. Берәм-берәм малларның хуҗалары килә башлады. «Алып китегез, яңадан урамга чыгармагыз. Авылның матурлыгы, чисталыгы үзебезгә, балаларга кирәк бит», - диде рәис аталарча кайгырткан тавыш белән. Сизелеп тора яраталар аны монда, бик нык вәгъдәләр биреп таралыштылар.
Васил Хаҗиев институт тәмамлап Мәләкәскә кайткач, баш инженер вазифасына билгеләнде. Элекке елларны шушы хуҗалыкта эшләгән ирем Әхәт Нәбиуллин: «Баш инженер булып үзебезнең авыл егете кайтты, бик чорыска ошаган, кулы эшкә ятып тора, кешеләр белән аралаша белә. Әби белән үскән малай ул. Ак яулыклы Бәдернисәттәйне бөтен авыл ярата иде, бер төркем балалар ияртеп, гел җиләккә, чикләвек җыярга йөрер иде», - дип сөйләгәне истә.
Еллар үтте, Васил Гариф улы район
хакимияте башлыгы булып эшли башлады. Иремнең пенсия яше җитте, шунда, гел көтмәгәндә, Васил Хаҗиев минем эш бүлмәсенә аңа бүләк итеп электр белән эшли торган дрель кертеп бирде. Картым бу дөньяда юк инде. Бүләккә бала-чага кебек: «И-и, күр инде, онытмаган», - дип сөенгәне истә. Күзкәй урта мәктәбендә укыгандагы класс җитәкчесе Сизов аганы да үлгәнче кайгыртуыннан ташламады ул.
Кайгырту дигәннән, ул гаилә тәрбиясеннән килә. Әтиләре Гариф абыйны әле хәзер дә рәхмәт хисләре белән телгә алалар. Бензин ташый торган машинада эшләгән ул. Маршрут автобуслары төшкә дә кермәгән чак. Авылның күрше шәһәрләрдә укучы балаларын ничә еллар буе Гариф абый шул машинасында йөрткән. «Һәрберебезне хәтта өйгә килеп ала иде. Без бит ашарга авылдан алып китәбез, йөк шактый авыр була. Әгәр Гариф абыйның шундый кайгыртучанлыгы булмаса, белмим, ничек укып чыккан булыр идек. Аның яхшылыгын оныта торган түгел. Мин инде институттан соң балалар укытып, лаеклы ялда хәзер, ә яхшылык онытылмый. Зиратка барган саен каберенә башымны иеп, дога укып китәм», - дип сөйләде Шамилә Шәйхетдинова.
Васил Гариф улы безнең газетага һәрвакыт хәерхаһлы булды, гел ярдәм итеп торды. Безнең көнен дә төнен дә авыллардан кайтып кермәгән чаклар булды. Иртә таңнан фермага бару, андагы эшне яктырту, кышкы айларда кичләрен авылларда иҗат отчетлары башлана. Аларны район башлыгының урынбасары Фәймә Гыйниятуллина оештыра. Авылларның һәрберсендә булабыз, талантларны барлыйбыз, республикага сайлап җибәрәбез.
Васил Гариф улы еш кына: «Без күрмәгәнне дә күрергә тиеш сез, кимчелекләр күрсәгез, керегез миңа, сөйләгез, язып чыгыгыз, төзәтербез», - дия иде. Истә кала торган кызыклы хәлләр дә булды. Бервакыт шулай, көчкә акча туплап, төлке якалы пальто сатып алдым. Авылларга чыгу планлаштырылмаган көн, кызлар белән сөенечемне уртаклашырга киеп килдем яңа пальтоны. Алар мине әйләндереп-әйләндереп караган арада Васил Гариф улы килеп керде дә: «Әйдә әле, «Игенче» хуҗалыгына барып кайтыйк, савым кимеде, сәбәбен ачыкларга, булышырга кирәк. Язып чыгарсың, башкаларга да сабак булыр», - диде. Байтак йөрдек фермалар буйлап, терлекчеләр белән сөйләштек. Соңгы абзардан чыкканда тирес сыекчасы тулган чокыр булган, озын буйлы Васил Гариф улы атлап чыкты да, ялт итеп борылып карады. Соңга калган иде - мин чокырда идем инде. Бик борчылды, мин инде бетәр әле дигән булам, үземнең йөрәк яна. Эшем күп, сиңа булышырлар дип берәрсенә йөкләп кайтып китсә дә була иде. Юк, Равис Зәйнәшевлар өенә кереп, пальтоның чабуын юып, үтүк белән киптергәндәй итеп, кайтыр юлга чыктык. Район башлыгының шул чагындагы кешелеклелеге, кыен чагында ташлап китмәве - күңелдә җылы хис калдырды.
Мин ул вакытта зур гына тәнкыйть мәкаләсе язып чыктым, хуҗалыкка тагын бардык, хәлләр уңай якка үзгәрде. Ә теге пальтоны мин яңадан кия алмадым. Бу хәлне мин яшь каләмдәшләремә сөйләп көлдерәм...
Бер көнне редакторыбыз Халидә Гумерова хакимияттәге киңәшмәдән чыкты да: «Калинин колхозына бар әле, урып-җыю яхшы бара икән. Аларның җирләре дә тоташ түгел бит, кисәкләп юл буйлап сузылган, күчеп-күчеп эшлиләр, ә темплар югары. Бу глава заданиесе», - диде. Киттек. Басу буйлап йөрдек, комбайнчылар, ашлык ташучы шоферлар белән сөйләштек. Әйтерең юк, шәп эшлиләр, уңышлар күргәндә күңел сөенә, тизрәк кайтып язасы килә торган иде. Бик бай материал тупладым. Кайтыр юлга чыккач, шәһәргә якын кыр станындагы агитбригаданы күреп, анда борылдык. Игенчеләргә кайнар аш алып килгәннәр. Берсе: «Эшләвен эшлибез дә, ашау сыек, менә күрегез, бармак башы кадәр ит салганнар, көне буе эшлисе бар бит әле», - диде. Аңа башкалар кушылды.
Кире авылга ашханәгә киттек. Чыннан да, ит бик начар, кып-кызыл. Аннан нинди тәмле, туклыклы аш пешсен. Кайттым да комбайнчыларны һич арттырмыйча исемләп мактагач, ашатуның начар булуын, комбайнчыларның ризасызлыгын яздым. Редактор, бик кыю, тәвәккәл кеше булса да, язманы укыгач, уйга калды. «Бирмим мин моны газетага, эштән кудырасың бит, максат бу түгел иде бит», - ди. «Бирмәсәң, мин ул хуҗалыкка яңадан бармыйм», - дим. Язма басылып чыкты, редактор алай кул тыкмаган. Икенче көнне тын да алмый утырабыз. Эләгә инде главадан, дибез. Ул көн тыныч кына үтте. Икенче көнне Халидә Бариевна балкып килеп керде: «Васил Гарифович мәкалә өчен рәхмәт әйтте. Бүген санэпидемстанциядан тикшерергә киткәннәр», диде. Бер атна дигәндә барысы да әйбәтләнде...
Нинди генә урында эшләмәсен Васил Гариф улы һәрвакыт кешелекле, башкаларга карата ихтирамлы, гади, аралашырга рәхәт кеше. Бер эшкә алынса, ерып чыкмыйча туктамый. 1992 елларда азык-төлек буенча шәһәр мэры урынбасары булып эшләде. Шәһәр үсә бара, халык арта. Аларны ашатырга кирәк. Мин ул елларда шәһәр газетасында эшли идем, әлеге мәсьәләдән хәбәрдар. Ул кытлыкны халык сизмәде дә, чөнки оны, шикәре, башка азык-төлек кайлардан гына кайтарылмады.
Инде күп сынаулар үткән, җаваплы эшләрдә үзен таныткан Васил Хаҗиевны Тукай районы башлыгы һәм халык депутатларының район Советы рәисе итеп куйганда аңа 36 яшь кенә иде. Үзе күз алмаслык чибәр, һәркемгә тигез карый, сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белә. Яраттык без аны. Үзе дә җиң сызганып, бөтен яшьлек дәртен биреп алынды бу эшкә. Тәвәккәл, үҗәт холыклы булгангадыр, нинди эшкә алынса, җиңеп чыкмый туктамый. Аның җитәкчелегендә күпме юллар, күперләр салынды, ФАПлар, балалар бакчалары, терлекчелек биналары төзелде. Боларны эшләтү өчен кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәде, тыңлыйлар, булышалар иде.
Эшчән кеше кайда да үзен күрсәтә, кирәкле нәтиҗәгә ирешә. Васил Гариф улын Элеваторга генераль директор итеп күчергәч тә уңышларын ишетеп, белеп тордык, район белән дә арасын өзмәде, кирәк булганда ярдәменнән ташламады. Җитәкче эшләрдә чыныккан, бай тәҗрибә туплаган Васил Гариф улы шәһәрнең Комсомол районы башлыгы булып та эшләде. 2010 елда ул кабат Тукай районы башлыгы, район Советы рәисе вазифасына кайтты. Аның җитәкчелегендә район һәр тармакта яхшы күрсәткечләргә ирешеп килә. Быел Тукай районы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча республикада дүртенче урынга чыкты. Районда 30дан артык программа эшли, ел саен ФАПлар, юллар, клублар, спорт мәйданчыклары төзелә һәм яңартыла.
Мин ярты гасыр газетада эшләү дәверендә яңалыклардан курыкмаучы, эзләнүчән, әзер сукмактан гына бармыйча, үзенә юл ярган ир-егетләр турында күп яздым. Андыйларда мине сокландыр-
ган күркәм сыйфат: үз-үзләренә ышану, ирләр горурлыгы, вакытында кыю карарлар кабул итә белү, тәвәккәллек. Андыйлар җирдә нык басып торалар, алар иманлы. Васил Гариф улы әнә шундый заттан.
Аның авылдагы туган йорты буш бүген - әти-әниләре бакыйлыкка күчте, балалар үзләре оя корган. Әмма мин туган йорты капкасы турында Васил Хаҗиевның машинасын еш күрәм. Арыган йөрәгенә көч алырга, күңеленә тынычлык, рухына ныклык алырга кайтадыр ул кендек каны тамган туган йортына, зиратына газизләренең җәсәде күмелгән туган авылына. Гомерләрнең бөтен хозурлыгы туган җирдә бит, шуңа кешене туган җире тарта. Ә туган авылын матур, төзек итүдә Васил Гариф улының өлеше гаять зур, авылдашлары алдында йөзе якты.
Заһидә Нәбиуллина,
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев