Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гомер буе бергә яшәгәннәр кебек...

Күптән түгел район күләмендә үткәрелгән «Супер бабай - 2014» һәм «Супер әби - 2014» конкурсларында Калмиядән Әхмәтнуровлар ирле-хатынлы катнашучы бердәнбер пар иде. Авылның да, шуның белән бергә районның да мәдәни тормышында актив катнашучылар дип таныштырганнар иде аларны. Шушы көннәрдә Рафис әфәнде һәм Мәүсилә ханым белән авылдагы яңа төзегән йортларында күзгә-күз...

Баштарак бу язмада Рафис абыйны кул эшләре остасы буларак тасвирлармын, Әхмәтнуровларның мәдәният тормышындагы активлыкларын күрсәтермен дип уйлаган идем. Чөнки югарыда әйтелгән конкурска Рафис әфәнде сокланырлык кул эшләре белән килгән, Мәүсилә ханым җиңел итеп биюе, Рафис әфәнде моңлы итеп җырлавы белән тамашачыларны сокландырган иде. Баксаң, Мәүсилә ханым һәм Рафис әфәнде бик сирәкләргә генә бирелә торган язмышка дучар булганнар, икесе дә олы хәсрәт кичергәннән соң, картайган көннәрендә генә кавышып бергә яши башлаганнар икән. Бүген үзара мөнәсәбәтләрен читтән күзәткәндә, берничә ел элек кенә бу икәү бер-берсен бөтенләй белмәгәннәр, икесе ике гаиләдә тормыш көткәннәр, балалар үстергәннәр димәссең. Сәхнәдән дә утыз-кырык ел бергә гомер иткән парлар кебек күренгәннәр иде алар миңа. Шулай итеп, Әхмәтнуровларны бер карасаң гадәти дә, шул ук вакытта үзенчәлекле дә гаилә буларак тасвирларга булдым.
Рафис абый тумышы белән шушы авылныкы. Гаилә корып, күп еллар шәһәрдә яшәгән, автокранчы булып эшләгән. Кызганычка каршы, беренче хатыны - ике кызының, бер улының әнисе яман авырудан 53 яшендә үлеп киткән. Ярый ла, ул вакытка балалары тормышта үз урыннарын табарга, гаилә корырга өлгергән булган. Гомеренең бик авыр чорлары булып истә калган Рафис абый өчен ул еллар. Шул вакытта язмыш аның юлына үзеннән унике яшькә кечерәк Мәүсиләне чыгарган. Йөрәк чире белән үлеп киткән иреннән бик яшьли тол калган, әтисез калган унбер яшьлек улын һәм ике яшьлек кызын ялгызы үстергән, кеше иткән бик тә көчле бу ханым Рафис әфәнденең күңелендә тиз арада үз урынын яулаган. Шулай итеп, ул кече базарда үз киоскын тотучы, шунда хуҗалык кирәк-яраклары сатучы Мәүсилә янына бик еш туктала башлаган. Аннары сөйләшеп, аралашып китеп, бергә яши башларга дигән карарга килгәннәр. Ике яктан да балалары да каршы төшмәгән.
Башта шәһәрдә яшиләр алар, аннары икесе дә фатирларын балаларына калдырып, Рафисның туган авылындагы йортына кайтырга ниятлиләр. Иске өй була инде ул. Көч бар чакта нигездә яңа йорт төзергә кирәк дип уйлыйлар. Көзгә таба, август аенда иске өйләрен сүтеп ташлаган Әхмәтнуровларга күршеләре, якыннары башта аптырыйлар. Өч ай эчендә нарат борыслардан яңа йорт күтәреп куйгач тагын бер кат шаккаталар. Әлбәттә, балалары, туганнары бик нык булыша. Аннары, Рафис абыйның үзенең дә кулы нык белә, Мәүсилә апа да тик тора торганнардан түгел. «Әнә, мин зират өмәсенә киткәч, ун метр озынлыктагы канализация чокырын казып куйган әле», - дип әйтеп ала Рафис абый Мәүсиләсе турында.
Күп еллар шәһәрдә яшәдек дип, авыл эшеннән бизмәгәннәр, бүген алар сыер, тана, бозау кебек малларын да тоталар, кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр, җитмәсә, Рафис абый 69 яшендә шәһәргә каравыл эшенә дә йөри. Йорттагы бик күп эшләрне балалары белән бергә башкаралар. Балалар дигәннән, ике якныкылар да бер-берсе белән уртак тел табып, тату яшиләр икән, һәр атнаны авылга кайталар. Бүген биш баланың да гаиләсе бар, оныклар алтау. Бусагадан атлауга ук Мәүсилә ханымның сүзне балалары өчен сөенүдән башлавы да юкка гына түгелдер. «Мәүсилә апаларын миннән дә ныграк яраталар алар хәзер», - дип өстәп куя Рафис абый үз балалары турында.
«Супер бабай» конкурсына агачтан бик тә зәвыклы итеп ясалган кул эшләре белән килгән идегез. Бүген дә ясыйсызмы андыйларны?» - дип сорау бирәм Рафис абыйга. «Алар минем элеккерәк эшләр. Ул вакытта станок та бар иде, буш вакытта ясый идем шулай. Хәзер күзләр дә күреп бетерми. Аннары, авылда аңа вакыт та калмый», - дип җавап бирә ул.
Ә конкурста катнашулары уйламаганда гына килеп чыга. Мәдәнияттә активлыгын, бик оста итеп җырлавын белгән клуб мөдире Ләйсирә Сәхипҗанова Рафис абыйга бәйгегә барырга тәкъдим итә, аннары Мәүсилә ханымны да көчен сынап карарга чакыралар. Рафис абыйның җырлавы кечкенәдән икән инде, хәзер авыл клубы әзерләгән спектакльләрдә дә катнаша, аларны районның башка авылларында да күрсәтәләр, Мәүсилә апа белән икесе дә авылда эшләп килүче «Кардәшләр» фольклор коллективы солистлары. Яшьләре шактый булса да, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар, район күләмендәге ярышларда катнашып, призлы урыннар алалар.
Менә шулай тулы канлы тормыш белән яшәп яталар Калмиядән Әхмәтнуровлар. «Бөтенләй чит җир булса да, бу авылны бик яраттым, халкын өйрәндем. Бүген бик хөрмәт итәм аларны. Монда кайтып төпләнгәнемә бик сөенәм», - ди Мәүсилә ханым. «Иң мөһиме - балалар өчен шатланабыз. Бар кешегә дә сәламәтлек телибез», - диләр аннары беравыздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылым, кешеләрең синең