Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гармуны кулларында... 

Наил Заhретдинов җиде яшендә күршесе Нәҗип абыйдан тальян гармунда «Умырзая» көен уйнарга өйрәнгәч, көтү көтеп, үзенә хромка гармуны сатып ала. Авылда гармунчылар аз булу сәбәпле, Наилне кечкенәдән авыл клубында узган төрле чараларга йөртәләр.

Туган авылында сигезенче сыйныфны тәмамлаган малай механизаторлар әзерли торган училищега керә. Укып бетергәч, авылда механизатор булып эшли. Аннан соң армия сафларына алына. Армиядә хезмәт иткәндә баянда уйнау серләренә дә төшенә. 1970 елда, армия хезмәтен тәмамлагач, Балтач районы Янгул авылыннан – туган җиреннән КамАЗга килә. «Камгэсэнергострой» идарәсенең Металлургстрой бүлегендә төзүче hөнәрен үзләштерә hәм баш диспетчер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Дәрәҗәле исемнәргә лаек була. Эшли башлагач, беренче хезмәт хакына кулдан баян сатып ала. Кичләрен яшьләрнең күңелен ача: рәхәтләнеп үз баянында аларны биетә-җырлата, төрле концертларда катнаша. Россиядә Геннадий Заволокин оештырган «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы киң таралгач, Наил кулына яңадан тальян гармунын ала һәм шәhәрдә, республикада уздырылган бәйгеләрдә үзен таныта. Озакламый Казанда үткән Фәйзулла Туишев исемендәге бәйгедә лауреат исемен ала. Наилне олы сәхнәләргә чакыра башлыйлар. Ул катнашмаган чаралар калмый диярлек. Шәhәрдә, Тукай районында аны таныйлар, хөрмәт итәләр.
Бүгенге көндә дә Наил культура-агарту эшчәнлегенең эчендә кайный. «Энергетик» мәдәният сарае каршында оешкан «Замана» ансамблендә үзенең төрледән-төрле гармуннары белән чыгышлар ясый. Бик матур итеп биеп тә җибәрә. Сәхнәдәшләре аннан бик еш «Чабата» биюен башкаруын сорыйлар. Ә Наил ялындырып тормый…
Тормыш иптәше Разия ханым белән бер ул, бер кыз үстерделәр. Ике баласы да югары белем алдылар, гаилә кордылар. Инде өч оныгы әби-бабасын куандыра. Бу көннәрдә ул үзенең гомер бәйрәмен – күркәм юбилеен да билгеләп үтә. Ләкин әле Наил Нәҗип улы бер дә картаерга уйламый: бәйрәмнәрдә баянында сыздыра. Шулай актив тормыш рәвеше алып баргангадыр, аны яраталар, дуслары да күп.

Зәбир ХӘЛИМОВ.
Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев