Галия Хәмитова: «Эшемә сөенә-сөенә барам»
Абдулла Алишның «Нечкәбил» әсәрендәге чып-чын корт анасы кебек ул - тырыш, уңган-булган. Әлеге ханым бер урында гына таптана торганнардан түгел. Үзе төскә дә чибәр, зифа буйлы. «Кем соң ул?» дип сорарсыз. Сүзем Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның Мерәс бригадасында сыер савучы булып эшләүче Галия Хәмитова турында.
Галия ханым 1969 елның ямьле май аенда Зәй районы Куш-Елга авылында гаиләдә бердәнбер кызчык булып дөньяга аваз сала. Биредәге 10 еллык авыл мәктәбен тәмамлагач, Чаллы шәһәренең 67нче һөнәр училищесына юл тота. Теләге - пешекче булу. Укуын тәмамлаган яшь кыз двигательләр заводына эшкә урнаша. Заводта 10 елга якын пешекче булып эшли. 1997 елда Тәкермән авылы егете белән кавыша. 1999 елда, яшь парларның бәхетләрен түгәрәкләндереп, уллары Фиркать дөньяга килә. Әмма Галия ханым һәм ире Ришатка бергә яшәргә язмаган була. 2006 елда улы Фиргатьне алып, Мерәс авылына килеп төпләнә Галия ханым. Бирегә килү белән, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка бозау караучы булып эшкә урнаша.
- Хәзер дә хәтерлим әле, мине бик яхшы каршы алдылар. Колхозга эшкә алдылар, хәтта өй дә бирделәр. Баштарак бик авыр булды - чит авыл, бер кеше дә таныш түгел, кулда 7 яшьлек улым. Миңа авыр булмасын дип, булышырга яныма әнкәй дә күченеп кайтты. Ул исән булганда җиңел иде. Бер ел биредә яшәгәннән соң, вафат булды ул. Япа-ялгыз калгач, үз көчеңә генә ышанырга туры килә. Шулай итеп, әкренләп көннән-көн аякка бастык. Беренче көннән үк уртак тел тапкан күршеләрем - Алена Бәхтиярова һәм Лилия Солтанова һәрдаим ярдәм кулы суздылар. Рәхмәт яусын аларга. Янәшәңдә проблемаларны уртаклашыр, шатлыгыңны бүлешер кешеләрең булу үзе бер бәхет.
Галия ханым фермада бозауларны сабыйларны караган сыман карый. Терлекче хезмәтенең эше никадәр авыр икәнен авылда үскән кеше яхшы белә. Ел әйләнәсе алны-ялны белми хезмәт куюны таләп иткән үтә дә җаваплы тармакларның берсе бу. Терлекләрне яратып, күңел биреп эшләсәң генә югары нәтиҗәләргә ирешеп була.
Алты ел узганнан соң, Галия ханым сыер савучы һөнәрен үзләштерә. Һәрвакыт үзенә йөкләнгән бурычларны намуслы башкаруы белән аерылып тора. Күп тә үтми, хуҗалыкның иң яхшы сыер савучысына әйләнә. Хәзер дә хуҗалык сыер савучылары арасында һаман да алыштыргысыз алдынгы булып санала.
Сыер савучының эш көне исә таңнан башланып, караңгы төшкәнчегә кадәр сузыла. Бәйрәм дә юк, ял да. Мондый эштә теләсә кем түгел, ә Галия ханым кебек, хезмәтен чынлап торып яратканнар гына эшли ала. Язмам героена: «Терлекчелек өлкәсендә эшләү ошыймы?» дигән сорау бирәм, ул җаваплап: «Мин үземне башкача күз алдына да китерә алмыйм хәзер. Эшемне бик яратам. Сөенә-сөенә эшкә бару - зур бәхет. Эшнең авыр чаклары да бар инде, алары онытыла. Хезмәтне, тырышлыкны күрәләр, бәялиләр. Шуңа күрә дә күңел үсеп тора. Хәзер эш шартлары да елдан-ел яхшыра бара бит, сыерларны аппарат белән савабыз, сөт торбалар буенча агып төшә. Ике көн эшлибез, ике көн ял итәбез. Хезмәт хакын да әйбәт түлиләр», - дип сөйләде миңа. Әлеге ханым өчен ферма икенче өенә әйләнгән, сыерларына да ул бөтен күңеле белән береккән. Әйе шул, яраткан хезмәтең, аңа тиешле түләү алу эш кешесе өчен зур канәгатьлек шул ул.
- Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин бер генә мәсьәләдә дә гозеремне кире какмады. Һәрвакыт кайгыртучан булды, килгән елны да нык булышты. Ул үзе дә тырыш хуҗа, алга карап, план белән эш итә белә. Зур тырышлык сорый торган терлекче хезмәтен җиңеләйтү өчен барысын да эшли, ә яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәсе килә, - ди Галия ханым.
«Алтын җирдә ятмый» дигән сыман, мөлаем, эчкерсез Галия ханым да ялгыз калмый. Язмыш аны үзе кебек бар яктан да булган Рәфыйк исемле егет белән кавыштырып куя. Гаилә корганнарына 8 ел үтеп тә киткән. Иңне-иңгә куеп, авырлыкларны бергә җиңәләр алар. Улы Фиркать тә үсеп, буйга җиткән. Бу елны XI сыйныфны тәмамлый икән. Имтиханнарны биргәч, медицина институтына керергә планлаштыра.
Без исә Галия ханымга чын йөрәктән бәхет һәм иминлек, эшендә уңышлар, гаиләдә тынычлык теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев