Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Галәмне беренче үзләштерүчеләр

Теләнче Тамак авылы очында Совет урамы башланган төштә беренче санлы агач йорт. Күрше-тирәләрдән бер ягы белән дә аерылмый. Өй алдындагы кечкенә бакчасы. Урам якка караган тәрәзәләре. Тәрәзә төбендә гөлләре. Карап торуга гадәти җыйнак авыл өе. Әмма ул авылдашлары өчен бик тә кадерле, истәлекле. Чөнки аны беренче космонавт Юрий Гагаринның яраткан...

Хуҗи авылыннан күчеп, монда гаиләсе белән гомер кичергән һәм соңгы юлга да шуннан озатканнар. Вафатына шактый вакыт узса да, авылның олысы-кечесе Сәйфиев йортының кайдалыгын аңлатып, өйрәтеп җибәрер. Шушы уңайдан авыл җирлеге җитәкчеләренә әйтәсе фикерем бар. Ил күләмендә танылган космонавтлар белән аралашып эшләгән, беренче космонавт Юрий Гагаринның хөрмәтле шоферы булып хезмәт иткән, армиядән кайткач туган җирендә күп еллар үрнәк хезмәте белән танылган шәхеснең исемен олылап, үзе яшәгән йорт чатына: «Бу йортта беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринны йөрткән шофер Гариф Нәҗип улы Сәйфиев яшәде», - дип, елларын күрсәтеп, истәлек тактасы куелса, яшьләребездә үз авылы, үз җире белән горурлык хисен арттырыр иде.
Бүген бу йортта мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Гарифның хәләл җефете Долорес, балалары һәм оныклары белән яши. Килүебезнең сәбәбен аңлаткач, Долорес ханым өстәлгә кайчандыр космонавтика көненә укучы кызлары әзерләгән альбомны чыгарып куя. Битләрен бергәләп актарабыз. Менә фотода «06-06 ФС» санлы кара «Волга» машинасы. Аның янында озын шинельдән, билен солдат каешы белән буып, колакчынын күтәреп бәйләгән бүреген батырып кигән, уң кулын машина фарасы өстенә куеп, юлга чыгарга әзер булган шофер егет Гариф Сәйфиев басып тора. Якында гына нарат урманы, шунда ук икенче төр машина шәйләнә. Ихтимал, космонавтлар автопаркы шунда урнашкан булгандыр.
Альбомның икенче бер битендә бер төркем космонавтлар һәм «йолдызлык» шәһәрчеге хезмәттәшләре. Долорес ханым ире Гарифны икенче рәттә урталыкта басып торуын күрсәтә. Бу 1964 елның марты.
Беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова рәсеме игътибарны җәлеп итә. Тулы түгәрәк йөзле, күперенке куе чәчле, җитди карашлы туташ. Рәсем астына: «Гарифу Сайфиеву с наилучшими пожеланиями в жизни 24.3.64 г. В. Терешкова», - дип язып куйган.
Альбом битеннән Юрий Гагарин белән истәлеккә беренче космонавтның үз имзасы белән бүләк иткән фотоларын күрәсе килә. Долорес Мөхәммәтша кызына сораулы караш ташлыйм. Бар иде андый фотолары. Кайда кем белән хезмәт итүең турында авыз ачарга да ярамаган, хәрби сер итеп сакланган заманда Сарман райкомының пропаганда һәм агитация бүлегеннән килеп, иремнең Гагарин белән төшкән фотоларын, кайтарып бирү шарты белән алып киттеләр дә кайтармадылар дип бик ачынып сөйләде Долорес ханым һәм шушы вакыйгадан соң булган фотоларын беркемгә дә бирмәскә сүз куюын әйтте.
Бу турыда мин 90нчы еллар уртасында Теләнче Тамакта Гарифның үзеннән дә ишеткән идем. Ул чакта Теләнче Тамакта ветеринария участок дәваханәсе шоферы булып эшли иде. Баш табиб Әгъзам Гайсин аның турында үз эшенең остасы, тәртипле, машинаны төзек тота дип әйтте. Ун-унбиш минуттан конторда очрашырбыз дип килештек. Нәкъ сөйләшкән вакытка төгәл, эш киемен алыштырып, килеп җитте.
- Төгәллеккә армия хезмәте өйрәткәндер инде, - дип сүз башлыйм. - Бигрәк тә космонавтлар минуты-секунды белән эш йөртә, гаять төгәл халык, - дип тә өстәдем.
- Әйе, космонавтларны әзерләү үзәгендә хезмәт итү, аннары шәхсән Юрий Гагаринның үзен йөртү минем өчен зур тормыш һәм тәрбия мәктәбе булды. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сәфәргә чыгарга әзер, машинабыз чиста, төзек тотылды. Зур җаваплылык тоеп эшләдем. Башлангыч чорда автопарктан чиратлашып Юрий Гагарин, Герман Титов, Андриян Николаев, Павел Попович, Валерий Быковский, Валентина Терешковаларны аерым-аерым да, күмәк рәвештә дә күнегү, хезмәт һәм ял урыннарына илтеп-кайтарып куйсак, соңга таба 1964 елның 12 апреленнән мине Юрий Гагарин үзенең шәхси шоферы итеп соратып алды, - дип таныштырды хезмәт юлын Гариф. Армия хезмәтенең яртысы диярлек беренче космонавт янәшәсендә үтә. Юрий Гагарин чыгышы белән крестьян гаиләсеннән: әнисе - сыер савучы, әтисе - балта остасы. Авыл малае Гарифның тәрҗемәи хәлен яхшы өйрәнгән. Гарифның әтисе Мөхәммәтнәҗипнең Смоленск өлкәсен, ягъни Гагаринның туган ягын фашистлардан азат иткәндә һәлак булуын да, Гарифның әтисез, бик яшьли мөстәкыйль эшкә өйрәнеп үсүен, һәр эшкә кулы ятып торуын, кешеләргә ягымлы мөнәсәбәттә булуын ошатып, үзенең иң якын булышчысына әверелдерә. Гариф башкалардан Гагаринның әти-әнисе яшәгән Смоленск өлкәсе, Гжатск шәһәренә берничә тапкыр барып кайтуы, Юрий Алексеевичның әти-әнисе, туганнары белән җылы очрашуы, бервакыт әнисе Анна Тимофеевнаны Гжатскига барып алып кайтуы, кайтарып куюы турында искә алды. Гариф әфәнденең истәлекләре күп булгандыр. Армиядән үзенең хезмәтен хәрби сер итеп сакларга дип кисәтеп җибәргәннәрдер. 90нчы елларда демократия җилләре исеп, «тимер пәрдә » ачыла төшсә дә, кеше күңеленә салынган шом, курку томаны таралып бетмәгән иде әле.
Юрий Алексеевич белән озын-озак юллар үтәргә туры килә. Кеше юлда сынала диләр бит. Гариф беренче космонавтны уңай яктан гына искә алды. Кешелекле, кече күңелле, игътибарлы һәм ярдәмчел булуын ассызыклый иде. Шул ук вакытта хезмәттәш шоферларының аңа карата ихтирамлы карашын һәрвакыт сизеп торган. Армиядә хезмәт итү вакыты тулгач та, Гагарин аны эшендә калырга кыстый. Әмма туган җир, җирсү хисе көчле булган Гарифның әнисен ялгыз калдырып чит җирләрдә каласы килмәгән. Армиядән кайткач, Хуҗи авылының күрше кызы Долореска өйләнеп, 37 ел гомер иткәннәр. Ире Гариф Нәҗип улы турында менә нәрсәләр сөйләде ул:
- Космонавтлар әзерләү үзәге автопаркында унлаган шофер булган бит. Алар да үз бурычларын әйбәт кенә үтәгәннәр. Ни өчен Юрий Гагарин үзенә шофер итеп татар егете Гарифны сайлаган? Минемчә, ул аның уңай сыйфатларын күреп, күзәтеп йөргән. Аңарда туган илне ярату, тапшырылган эшне вакытында яхшы итеп үтәү, хезмәтне сөю, тәвәккәллек, сабырлык, тыйнаклык сыйфатлары өстенлек иткән. Менә шушы сыйфатлары Ю. Гагаринны җәлеп иткән дә инде. Бианам Шәмселбаян Гарифны кечкенәдән эш сөючән, әдәпле, тәртипле итеп тәрбияләгән. Балаларыбызның яраткан әбисе иде мәрхүм. Татар халык җырларын бик яратты. Авылның оста гармунчысы иде. Авылда абруе зур булды. Гарифны һәм балаларыбызны тәрбияләп үстергән каенанам Шәмселбаянга мең рәхмәтле.
Авылга кайтып шофер булып эшләгәндә дә, Мәскәүдән космонавтлар әзерләү үзәгеннән, хезмәттәшләреннән хатлар, котлаулар килеп торды. Аларның кайберләре белән таныштыра Долорес ханым. Юрий Гагаринның дөньяда беренче космик очыш ясавына 40 ел тулу уңаеннан, космонавтларны әзерләү үзәгендә намуслы хезмәте өчен Гариф Нәҗип улы Сәйфиевнең Диплом белән бүләкләнүе турында очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Союзы Герое генерал-майор Петр Ильич Климук хәбәр итә. Үзәк башлыгы урынбасары полковник Майбороданың хаты да якташыбызга карата ихлас рәхмәт хисләре белән сугарылган. Алар космосны үзләштерүдә тарихи чорның язмалары, анда Гариф Нәҗип улының да хезмәт өлеше булуын дәлилләгән документлар булып гаилә альбомына теркәлгәннәр.
Әйе, Хуҗи авылы егете Гарифның хәрби эшчәнлеге беренче космонавт Юрий Гагарин тормышы һәм хезмәте белән тыгыз бәйләнгән. Исән чагында аны Мәскәү онытмыйча олылап торган. Безгә дә Гариф Сәйфиевнең беренче космонавт Гагаринның беренче шоферы буларак аның турында истәлекләр туплау, авыл һәм мәктәп музеенда махсус почмак булдырып, аны экспонатлар белән даими баету турында да кайгырту кирәк. шәхесләребезне онытмыйча, алар аша яшь буынны туган илгә, туган җиргә бирелгәнлек рухында тәрбияләүне максат итеп куйсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев