Гадел исемнәре кайтты соңарып
Күзкәй авылы китапханәсендә репресия корбаннарын аклау көненә багышланган кичә узды. Очрашуга килгән нахакка рәнҗетелгән, иленнән сөрелгән авылдашларның туганнары , оныклары гаиләдә буыннан-буынга күчеп сакланган истәлекләре белән уртаклаштылар. Авылдан хәләл көче белән аз-маз хәлле тормыш алып барган 27 кеше сөрелгән, йорт-җире таркатылган, таланган. Кичәдә шулай ук "Хәтер" китабыннан өзекләр укыдык, билгесез...
Күзкәй авылы китапханәсендә репресия корбаннарын аклау көненә багышланган кичә узды. Очрашуга килгән нахакка рәнҗетелгән, иленнән сөрелгән авылдашларның туганнары , оныклары гаиләдә буыннан-буынга күчеп сакланган истәлекләре белән уртаклаштылар. Авылдан хәләл көче белән аз-маз хәлле тормыш алып барган 27 кеше сөрелгән, йорт-җире таркатылган, таланган.
Кичәдә шулай ук "Хәтер" китабыннан өзекләр укыдык, билгесез авылдашларны барладык. Китапханәдә күп еллар буе истәлекле язмалар тупланып барган "Кара көннәр шаһитләре" дигән альбом бар. Анда Күзкәй авылының репрессиягә эләккән кешеләре турында төрле еллардагы истәлекләр, газета язмалары урнашкан. Аны караганда хатирәләр яңарды.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Назилә Авзалова репрессиягә эләккән татар язучыларының язмышлары , иҗатлары турында сөйләде. Укучылар аларның шигырьләрен әзерләп килгән иде.Бик матур. күңелләрне тетрәндерерлек итеп сөйләделәр.
Зөһрә Гарипова, Күзкәй авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев