Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Фәрхәнә апага – туксан яшь

Югары Байлар авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәрхәнә апа Мөхәммәтгәрәева шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтте. Фәрхәнә апаны район хакимиятеннән килгән вәкилләр, авыл җирлеге, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы, мәдәният, социаль хезмәткәрләр тәбрикләде, РФ Президентының котлау хатын тапшырып, юбилярга бәрәкәтле гомер теләделәр.

Фәрхәнә апа бүген, туксан яшен тутырган көнендә дә, яраткан балаларының таянычы булып яши, аларның кадерлесе, туганнарының хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып тора. Бергә гомер иткән мәрхүм ире Гәрәй абый белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Алты оныгы, тугыз оныкчыгы кадерле әбекәйләре белән горурланалар. Ул чор кешеләре өстенә төшкән бар авырлык, алар күргән ачлык-хәерчелек, берсеннән-берсе авыр хезмәтләр Фәрхәнә әбине дә читләтеп үтмәгән. Ул күмәк хуҗалыклар оешу, социализм төзү һәм Бөек Ватан сугышы кебек тарихи вакыйгаларның берсен дә онытмый.
Фәрхәнә апа ярдәмчесе, һәрчак хәлен белеп, кирәкле дарулар белән тәэмин итеп торучы, тәнен дә, җанын да дәвалаучы социаль хезмәткәр Фәниягә игелекле гамәлләре өчен бик рәхмәтле. 
– Бүгенге көнгә кадәр яшәвемне мин Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте, могҗизасы һәм бүләге дип кабул итәм. Барлык туган-тумачага, авылдашларыма, балаларыма, оныкларыма, тормыш юлымда очраган һәрбер кешегә рәхмәтле мин. Барыгыз да минем кебек һәр көннең тәмен белеп, тоеп, сокланып яшәгез, – дип тели Фәрхәнә апа.

Югары Байлар мәдәният хезмәткәрләре.

Фото Гөлсинә Хаҗиевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев