Фәндәлия апабызны Игенче халкы хөрмәтләп «авылыбыз докторы» дип йөртә
1962 елның 31 октябрендә Мөслим районы Яңа Бүләк авылында кечкенә генә кызчык дөньяга тәүге тапкыр аваз сала. Бу кызчыкны гаиләдә бик күпләр көтеп ала. Әнисе Мәдинә, әтисе Шәмсемөхәммәт һәм 7 бертуганы кем булыр: кызмы, малаймы, дип баш ваталар. Ә инде тупырдап торган кызчык тугач, аны сөеп, аның туганына куанып туя...
Гаиләдә төпчек булгангадыр инде, Фәндәлия иркә, назлы булып үсә. Колхозчы гаиләсендә тугач, кызчыкка әти-әнисенең таңнан алып эшләүләрен, сырхауларын күреп үсәргә туры килә. Кечкенәдән үк аның күңелен бер уй биләп ала: «Үскәч, зур булгач, әти-әниемнең бар авыруларын бетерәм дә, мәңге яшәтәм». Балачак хыялы аны буйга үсеп җиткән кыз булгач та ташламый. 1980 елда мәктәпне тәмамлагач, бу хыялы күңел түреннән тагын бәреп чыга. Ләкин, абый-апалары да укыйлар, гаиләдә акча җитәрлек түгел... Үзенең балачак хыялын тормышка ашырыр өчен, әзрәк акча җыеп, өс-башын барлар өчен, Фәндәлия Әлмәт шәһәренә эшкә урнашырга дип, юл тота. Анда ул торба заводында ике ел эшли. Бу вакытта да ак халат киеп, фәрештәдәй әти-әнисенең гомерләрен саклап калу хыялы Фәндәлияне ташламый. 1982 елда мотоциклга утырып, Минзәлә медицина көллиятенә укырга килә. Көллиятне уңышлы гына тәмамлап, 1984 елда Фәндәлия балачак хыялын тормышка ашыра.
Хезмәт юлын Мөслим районы хастаханәсендә балалар шәфкать туташы булып башлый.
Балачактан бергә уйнап үскән, авылның арысландай чибәр егете Фәндәлиягә күз салмый кала алмый. Фәндәлия дә егетнең көр теллелегенә, пөхтәлегенә, уңганлыгына игътибар итә. Алар 1985 елда гаилә корып җибәрәләр. Шөкер, бүгенге көнгә кадәр бергә алар. Менә 32 ел инде иңне-иңгә куеп бергә атлыйлар. Бер ул, ике онык үстерәләр. Яшь гаиләне тормыш юллары Тукай районы Калмаш авылына алып килә. Тырыш хезмәт юлын Фәндәлия Калмаш авылында дәвам итә. 1988 елның 1 апреленнән башлап «духтырлык» хезмәтен Игенче авылында да алып бара һәм бүгенге көндә дә игенчелеләрнең «ак халатлы фәрештәсе» ул. Әллә аңардан һәрчак җылылык бөркеп торганга, җитез-өлгер булгангамы, тырышлыгы, үҗәтлеге өченме - биредә дә аны үз итәләр.
- Хәтәр хәлләрдә кеше гомерен саклап кала алсаң, синнән дә бәхетле кеше булмый дөньяда. Яшәү белән әҗәл арасындагы мизгелләрдә кеше рәхмәтенең зурлыгын, эшеңнең игелекле булуын чын-чынлап бәяли аласың, - ди Фәндәлия үзенең эше турында.
Фәндәлия үзенең 33 еллык хезмәт юлында сәламәтлеккә бәйле нинди генә хәлләргә юлыкмаган да, хаста кешене савыктыру өчен нинди генә чаралар кулланмаган. Алар барысы да аның күңел сандыгында саклана. Нинди очракларга юлыкса да, Фәндәлия игенчелеләрне һәрвакыт инсафлы, эшчән, ягымлы, «үземнекеләр» дип кенә әйтә. Үз нәүбәтләрендә Игенче халкы Фәндәлияне олылап һәм хөрмәтләп «авылыбыз докторы» дип йөртә. Менә 29 ел инде ул көн-төн, яңгыр-буран, салкын-кызу димичә Игенчегә Калмаш авылыннан йөреп хезмәт күрсәтә.
Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул - шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларына ирешә, яңа үрләр яулый. Мондыйларны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә.
Фәндәлия Кәрамова кебек башкарган хезмәтеңне яратып, ихлас күңел биреп эшләсәң, кешеләргә бик күп яхшылыклар эшләргә, хезмәт юлыңны күркәм гамәлләр белән бизәргә була.
Шушы көннәрдә 55 яшен тутыручы безнең Фәндәлия апабыз әнә шундый изге затлардан. Аңа гомер бәйрәме уңаеннан, саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.
Ләйсән Кәрамова,
Калмаш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев