Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Эш сөяр остазым

Минем язмам авылдашым, бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, «Ирек» хуҗалыгы механигы Мөнәвир Мөхәммәтдинов турында. Заманында аны КамАЗга чакыручылар да булды, әмма туып-үскән авылы Оргыдыга хыянәт итмәде.

Ул яшьтән үк тракторлар, автомашиналар белән мавыкты. Укуын да яхшы укыды, техника белән идарә итү документын алгач, Оргыды, Сәет авыллары бригадасында тракторчы булып эшләде, комбайнда ашлык суктырды. Тора-бара белемен арттыру нияте белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыды, агроном һөнәре алып чыкты. Туган җирендә күп еллар җир докторы булып эшләде. Һәр басуның уңдырышын, күпме һәм нинди ашлама кертәсен, җирне нинди тирәнлектә сөрәсен һәм ничек чәчәсен бер карауда әйтеп бирә иде. Урак өстендә иртәнге сәгать дүрттән төнге унбер сәгатькә кадәр эшләгән чакларын авырсынып түгел, сагынып, булсынга эшләгән еллары истәлеге итеп сөйләде. Ул үзе башлап тотынгач, һәрбер эшне булдыра, җиренә җиткереп үти иде. Колхоз идарәсе нинди генә эш йөкләмәсен - инженермы, механикмы, склад мөдиреме - һәркайсын тел-теш тидермичә, кешеләр белән уртак тел табып, әйбәт итеп башкара иде. Мин аның кешеләрне яхшы оештыруына, ипләп сөйләшүенә, тыңлата белүенә соклана идем.
Гаҗәп бит, туган авылыннан беркая китмичә эшләвенә ярты гасыр вакыт үткән. Мин ирексездән уйлап куям: Мөнәвир абый сыман бөтен җаны-көчен биреп эшләгән кешеләр булмаса, авыл хуҗалыгында эшләр шактый аксар иде. «Ирек» хуҗалыгының күптөрле тармаклар буенча районда алгы сафта баруында, акча табышы китерүендә Мөнәвир абый Мөхәммәтдиновның да өлеше зур.
Мөнәвир абыйның җәмәгате Флүрә апа да - авылның эш сөючән килене, халык әйтмешли, икесе дә пар килгәннәр. Авылда үрнәк гаилә булып яшиләр. Балалар үстереп, аларның намуслы эшләвенә шатланып гомер итәләр. Мөнәвир абыйга күптән түгел 65 яшь тулды. Әмма ул олыгайдым дип өйдә утыра торган зат түгел. Күңеле һәрчак басуда, ашлык чәчкәндә, басуларның сыйфатын тикшереп йөрер, яшьләргә төпле киңәшләрен бирер. Элеккеге еллардагы кебек, Оргыды авылы кешеләренең күтәренке күңел белән эшләүләренә чын күңелдән сөенә ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X