Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Елларга баш бирмәс зат ул Мулланур Сабиров

- Өлкәннәр көненә багышланган спартакиададан кайтып кына кердек әле, призлы урыннар, Мактау кәгазьләре алып кайттык. Бик матур оештырылган иде, спортның күп төрләре буенча көч сынаштык, - диде Мулланур абый Сабиров, аның белән очрашып, хәлләрен белешергә баргач.

Үземнең районда уздырылган «Супер әби» бәйгесенә барырга җан атып йөргән көннәр иде, спартакиадага бара алмадым. Көч сынап карарга исәп бар иде, ә спортчыларыбызның уңышлары өчен барыбыз да шатландык.

- Һәрвакыттагыча, беренче урынга исәп тоткан идек, тик кайбер ветераннарыбыз ярышка бара алмады. Югыйсә алты ел рәттән кубок яуладык, быел безнең команда икенче урынны алды, - дип өстәде Мулланур ага, уфтангандай.

Мулланур Исхаковичның активлыгына, тормыш сөючәнлегенә хәйран калам мин. Узган кышны, 75 яшьлек юбилеен уздырганнан соң, сәхнәгә менеп, егетләргә биргесез дәрт белән биеп, авылдашларының көчле алкышларына лаек булган иде. Бию дигәннән, ул авылыбызның иң оста биючесе, узган елларда «Балкыш» фестиваленнән бик күп Дипломнар алып кайтты. Ә спорт - аның гомерлек юлдашы.

- Укыганда ук татарча көрәш, ирекле көрәш, штанга күтәрү, 10 километрга чаңгыда узышу буенча уку йорты, шәһәр ярышларында беренче урынны алдым, күп еллар Татарстан беренчелегенә уздырылган ярышларда катнаштым, бүләкләргә лаек булдым. Ул ярышларга әзерләнүләр, алдынгы урын өчен җан-фәрман көрәшүләр хәтердә матур бер истәлек булып саклана, - дип, истәлекләрен уртаклаша ветеран.

Истәлек булып кына сакланмый, Мулланур ага әле бүген дә спорт белән актив шөгыльләнә. Үзе генә дә түгел, үзе кебек актив ветераннардан команда туплады һәм алар районда уздырылган бер генә ярыштан да читтә калмыйлар. Команда 6 ел рәттән кубок алды. Мидхәт Фәрхетдинов, Илгизә Нуруллина, Вәсилә Маннанова, Нәзирә Бәдретдинова, Владимир Карпов - иң актив спортчыларыбыз. Илгизә Нуруллина йөзү буенча ике тапкыр Татарстан беренчелегендә катнашты, район данын яклап, Диплом алып кайтты. Быел апрельдә узган ярышларда ветеран спортчылар 8 медаль алып кайттылар. Җиңүчеләр Казанга олимпиадага барды. Һәм аларны Мулланур Исхакович оештырып, дәртләндереп тора. Кышын, яшьләрчә спорт киемендә, көн саен чаңгыда йөри ул, кичләрен таякларга таянган кем килә дисәң, Мулланур ага скандинавча йөрешкә чыккан була.

Мулланур Сабиров 15 ел авылның ветераннар оешмасын җитәкләде, ике чакырылышта авыл советы депутаты итеп сайланды. Ничә еллар инде бер генә Сабан туе да аннан башка узмый: ул татарча көрәш буенча алыштыргысыз хөкемдар. Район ветераннар оешмасының президиум әгъзасы буларак та, район ветераннары арасында актив эш алып бара. Менә шулай, бөтенебезне сокландырып, үрнәк күрсәтеп, елларга баш бирмичә яши авылыбызның тынгысыз, җанатар ветераны Мулланур ага Сабиров. Әле тагын бик күп еллар шулай булсын иде.

Кәүсәрия Хафизова,
Күзкәй авылының ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев