Чебенле килене
«Бул сөйгәнем, әгәр яратсаң», - дип әйтеп, моннан 60 ел элек яраткан егете - Сәеткә бүләк иткән кулъяулыгын кулына алып, Мәхтүмә апа, авыр сугыш елларына туры килгән ятим балачагын, 14 яшьлек яшүсмер чорын, Чебенле авылына килен булып төшкәч тә яраткан хезмәтеннән аерылмыйча, 41 ел буена фермада сыерлар сауган чагын сөйләп...
- Ул елларда хезмәт бигрәк авыр иде бит, бөтен эш кул көче белән башкарыла. 10ар кадаклы сөт тулы чиләкләрне ничек күтәреп йөрелгән, бөтенләй бала гына идем бит! - дип үткәннәрен күз алдыннан кичерә әңгәмәдәшем Мәхтүмә Сәлахова. - Балалар үстергәндә дә эш ташламадым, чираттагы ял да, бала карау өчен бирелә торган бала ялы да юк иде ул чорларда... 28 көнлек баламны каенанама калдырып, таң белән эшкә чыгып киткәнем әле дә хәтеремдә. Хәер, бер мин генә түгел, бөтен халык шулай эшләде ул елларда, - дип сөйләде ул.
Көннәр генә түгел, гомер дә агар сулар кебек сизелми дә уза икән. Чебенле авылы Боерганга күчерелә, терлекчеләр җиткерелгән яңа абзарларда эшлиләр, азыкны да техника белән өләшәләр, сыер саву да күпкә җиңеләя. Әмма барыбер дә Чебенледә яшәгән елларын сагынып искә ала Мәхтүмә апа.
Пенсиягә чыккач та эшсез утырмый ул, биш ел буена ат җигеп сөт җыя. «Халык бик теләп сөт тапшыра иде, көне-көне белән 1,5 тонналап сөт җыела иде. Июнь аенда 24 эш көненә 27 тонна сөт җыеп тапшырдым, сөт комбинаты да акчаны бер тоткарлыксыз түләп барды, халык эшемнән һәрчак канәгать булды», - ди ул бу хакта сүз башлагач.
Мәхтүмә апаның тагын бер күркәм сыйфатын авыл халкы бик яратып сөйли. Бик озак еллар май бәйрәмнәрендә карга боткасы пешереп, балаларны сыйлый. Бөтен авыл халкы җыела ул көнне Мәхтүмә апаның боткасына. Йөри алмаганнарга өйләренә үк илтеп бирәләр. Гомере буена эштән аерылмаган эшсөяр Мәхтүмә апа бүген дә бик кирәкле, игелекле эш башкара. Кайгыда да, шатлыкта да аңа киләбез. Үлем-китем булса, хәсрәтеннән сыгылып төшүчеләрне юатып, мәетләрне җиренә җиткереп юып, соңгы юлга озатучы, мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздырышып, аларның рухларын шатландыручы да ул безнең. Кешеләргә ачык йөз күрсәтү, ярдәм итү, изге теләктә тору, булганына шөкер итү - аның иң асыл сыйфатлары. Мәхтүмә апа янында булып, сөйләшеп утыру җаннарга шифалы яңгыр кебек. Аның гөлчәчәкләргә күмелгән нурлы йортыннан беркайчан да кеше өзелми, тәмле теле белән генә түгел, табын тулы ризыгы белән дә сыйлап яши белә. Җәй башында гына үзенең 80 яшен тутырган Мәхтүмә апабыз, авылдашым Рәхилә белән икәүләшеп аның хәлен белешергә кергәндә дә, бакчасында рәхәтләнеп эшләп йөри иде, ямь-яшел чирәм белән капланган ишегалдын тутырып тавык-чебешләре йөгерә иде.
Сабан туе алдыннан «Күңел» радиосы һәм «Саф чишмә» өлкәннәр клубы уздырган «Исемең йөрәккә чигелгән» дигән акциядә дә бик теләп катнашты Мәхтүмә апа. Моннан 60 ел элек сөйгәненә атап чиккән кулъяулыгы белән фотога да төшереп алдык үзен. Аның өенә килеп кергәч, үзеңне гөлләр иленә кергән кебек хис итәсең. Бөтен җирдә: диварларда, карават япмаларында, биек итеп кабартып куелган ап-ак мендәр тышларында - күз явын алырлык болын чәчәкләре, очарга талпынган ап-ак пар аккошлар чигелгән. Булдыклы, уңган Чебенле егете, мәрхүм Сәет абый белән бергәләп корган тормышлары бик җитеш, мәхәббәт җимешләре - балалары игелекле аның, атна саен күчтәнәчләрен төяп, булышып китәләр. Мәхтүмә апаның алтынга тиң гомер көзе бәрәкәтле дә, бик матур да. Авыл халкының олы ихтирамын тоеп, сәламәтлек белән яшәргә насыйп булсын сиңа, изге күңелле кешебез.
Флүзә Сәлимова,
Боерган авылының ветераннар оешмасы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев