Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Чаллыда ветераннарның «Калмиям – туган оям» күргәзмәсе оештырылды

Август аенда Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Калмия авылы һәвәскәр рәссамнарының эшләреннән «Калмиям - туган оям» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Җитәкчесе - авылыбызда укыткан, авылыбыз килене, озак кына Яр Чаллы шәһәренең беренче санлы балалар сәнгать мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән, хәзерге көндә лаеклы...

Мәктәптә берничә тапкыр Татарстан Республикасы халык рәссамы, атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы Мәдияр Хаҗиев җитәкчелегендә мастер-класслар үткәрелде. Бу өйрәнү дәресләрендә укытучылар да кызыксынып катнаштылар. Алар рәсем сәнгате серләренә төшенеп кенә калмадылар, иҗади үсешкә дә ирештеләр. Мөстәкыйль рәвештә табигать кочагына, бакчаларга чыгып, үзләре үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләр, чәчәкләрдән натюрмортлар, Калмия авылының гүзәллеген чагылдырган композицияләр ясадылар. Яңа концертлар сезоны башланыр алдыннан, Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында шушы эшләрдән күргәзмә тәкъдим ителде дә инде.
Бу күргәзмәдә Калмия гомум белем бирү мәктәбендә озак еллар математика укыткан, мәгариф отличнигы, хәзергесе көндә лаеклы ялда булган, авылыбызның моңлы җырчысы Гөлчәчәк Исламова унлап эше, татар теле һәм әдәбияты укытучысы - шагыйрә Зөләйха Закирова, сәйлән белән чигү һәм рәсем эшләре, мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Габидуллиналарның берсеннән-берсе матур композицияләре куелды. Бу чарада авылдашыбыз Алсу Кәримова да катнашты. Әлеге күргәзмәдә Мәдияр Хаҗиевның «Болгар кызы», «Оныгым» портретлары да урын алган иде. Шуны әйтеп үтү мөһим: безнең хезмәт ветераннарыбыз бик активлар.
Лаеклы ялда дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, тормыштан ямь табып яши безнең ветераннарыбыз. Аларның киләчәккә планнары зурдан, иҗади эшләре белән авылдашларны, балаларын, туганнарын сөендереп торалар. Сезгә иҗади уңышлар, сәламәтлек, күңел көрлеге теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылым, кешеләрең синең