Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Безнең Гөлчирә апа

Туган авылым Оргыды кешеләре турында язмаларым район газетасы битләрендә еш басыла. Инде якты дөньяда булмаганнарын да сагынып искә алам, язмаларым рухларына дога булып барсын, дим. Алар бит безне тәрбияләгән, үстергән кешеләр. Бу язмамда Оргыды авылында туып-үскән, гомере буе шунда эшләгән, авыл яшьләренә тәрбия биргән Исхакова Гөлчирә апа турында сөйләргә телим. 

Яшь чагында ул колхозда эшләде. Гектары белән чөгендерен дә утады, алды, бәрәңге басуларында да еш күрергә туры килә иде аны, ындыр табагында да намуслы хезмәт куйды. Авыл фермасында сарыклар, дуңгызлар бозаулар карады. Гомумән, колхоз өчен күп көч куйды ул. 
Хәтерлим, әнә шулай матур гына колхозда эшләп йөргәндә, активлыгын, булганлыгын, оештыру сәләтен күрептер инде, Сәмәкәй авыл советы җитәкчелеге аңа Оргыды авылы клубын җитәкләүне йөкләде. Ул чакларда безнең клуб тирә-як авылларда дан тоткан мәдәният учакларының берсе иде. Ул вакытта яшьләр дә бик күп иде шул, клуб безнең җыела, аралаша торган урыныбыз, культура учагыбыз иде. Һәр атнаның шимбә-якшәмбе кичләрендә авыл клубы тулып, гөрләп торды. Концертлар да куя идек клубта, спектакльләр дә сәхнәләштерә идек. Ул бу чараларның барысын да үзе оештыра иде, хәтта суфлер да булды Гөлчирә апабыз. Бик талантлы кеше иде ул. Аның кул астында авылның бик оста гармунчысы Салихҗан эшләде. Клубыбызга Сәет, Иске Абдул, «Татарстан» совхозы поселогы, Чыршылы авылы яшьләре дә ял итәргә киләләр иде. Күпләп җыелганда ял кичәләребез тагын да күңеллерәк үтә иде. 
Җитмешенче елларда авылда армиягә китүче егетләр бик күп булды. Авыл халкы аларны бик олылап озата иде. Клубта егетләрне озату кичәләрен Гөлчирә апа оештырды. Хәтерлим, армиягә алынасы көнне безнең капка төбендә Гөлчирә апа мине кочаклап бик моңлы, матур итеп җырлаган иде. Аннары иң изге теләкләрен теләп хезмәткә озатты. Мине генә түгел, авылның башка егетләрен дә әнә шулай үз баласы кебек яратып, кадерләп армия хезмәтенә озатты Гөлчирә апа. Шуңадыр, хәтеребезгә иң яхшы күңелле кеше буларак кереп калган ул.
Авыл бәйрәмнәрен, Сабантуйларын матур итеп, бөтен традициясенә туры китереп үткәрә иде Гөлчирә апа. Минзәлә районындагы татар җыр ансамбленә дә йөрде. Аның составында республика, район күләмендәге үткәрелгән чаралардан истәлекле бүләкләр алып кайтты. Шулай булмый ни, Гөлчирә апаның нәсел тамырлары бөек җырчыбыз Илһам Шакировның туган авылына – Яңа Бүләккә барып тоташа бит. Аның сөйләве буенча, Илһам абый аны бик яраткан, хөрмәт иткән, очрашкан саен хәлләрен сорашып, аркасыннан сөеп китә торган булган. Гөлчирә апа үзенең Әлфия апа Авзалова белән дустанә мөнәсәбәттә булуы турында да бик горурланып сөйли иде. 
Шунысы сөенечле, авылыбызның хөрмәтле кешесе яшәгән нигез бүген моңаеп утырмый. Улы Рафис туган йортында ныклы тормыш алып бара. Үзе Чаллыда яшәсә дә, үскән йорты аның өчен иң кадерле урыны. 
Гөлчирә апа турында искә алуым юкка гына түгел. Исән булса, ул быел 80 яшен үткәрер иде.

Мәүлет Хисамиев. Оргыды авылы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X