Тукай районы кешеләре: Безнең бабай – иң шәбе
Җылы караш - җан азыгы, ә ихлас мөнәсәбәт - күңел балкышы. Кем-кем, мин бу гыйбарәнең асылын бик яхшы аңлыйм. Яшь кенә килеш әнисез калдым - әтием, бабаем белән яшәдем. Ятим күңел китек була, җылы җитми аңа. Үзебезнең авылда Зарифуллиннар гаиләсенә килен булып төшүем бәхетемә булган икән. Алар балаларын яратып, сөеп,...
Җылы караш - җан азыгы, ә ихлас мөнәсәбәт - күңел балкышы. Кем-кем, мин бу гыйбарәнең асылын бик яхшы аңлыйм. Яшь кенә килеш әнисез калдым - әтием, бабаем белән яшәдем. Ятим күңел китек була, җылы җитми аңа. Үзебезнең авылда Зарифуллиннар гаиләсенә килен булып төшүем бәхетемә булган икән. Алар балаларын яратып, сөеп, кайгыртып, гаделлеккә өйрәткән бик күркәм пар. Минем өчен аларның уллары Ирек - таянычым да, ныклы терәгем дә, бала җанлы әти дә. Хәер, шулай булмый мөмкин дә түгел, каенатам Рафис Рәмзи улы җир йөзендәге иң әйбәт әтиләрнең берседер. Гаиләдә әни үзенең назын бирсә, әти һәр яктан терәк безгә. Аның канаты астында үзебезне көчле һәм иркен хис итәбез.
Әтиебез Теләнче Тамак авылында ишле гаиләдә туып-үскән. Гаилә кануннары аның өчен изге. Кечкенәдән эшләп үскән, үзлегеннән теләсә кайсы техниканы иярләргә өйрәнгән. Бүген дә ул коммуналь хезмәтләр системасында экскаваторчы булып эшли. Кече улы Ильярга да техника җене кагылган - техника «докторы» ул. Алар да килендәшем Рената белән гаилә корып, бик матур яшиләр.
Әниебез Гөлия исә 25 ел инде социаль хезмәткәр булып эшли, тырыш хезмәте өчен бүләкләре бар. Бу гаиләдә сокланырлык бер кагыйдә - татулык, бер берсенә ярдәмле һәм хәерхаһлы булу.
Бүген күбрәк әтиебез турында язасы килә, чөнки аның 55 яшьлек юбилее. Без бит шундый халык: күңелебездә кешегә карата нинди генә изге хисләр йөртсәк тә, телдән әйтергә өйрәнелмәгән. Юбилеенда менә рәхмәт хисләреннән күңелләребез ташыганны әйтәсе килә. Каенатабыз яхшы гаилә башлыгы гына түгел, ул иң шәп бабай да. Беренче оныгы тугач, өч ай буе көн саен мунча ягып, үзе кертте, үзе юындырды. Хәзер инде оныклар ишәйде: безнең тагын бер улыбыз, ә энебез Ильяр белән Ренатаның ике кызлары дөньяга килеп, тәгәрәшеп үсәләр. Бабалары авыр техникада эшләп, арып кайтса да оныклары белән уйнарга, өйдә булышырга көч һәм вакыт таба. Оныклар аны эштән кайтканда, кунакка килгәндә «Бабаем!» дип кочагына ташланалар. Ул аларны ияртеп балыкка йөри, җәен урманда җиләк җыялар, көзен гөмбә җыярга өйрәтә. Оныкларын бөтенесен тигез ярата, тәмле сүзен кызганмый. Шуңа да безнең балаларыбыз иң бәхетле, үскәч тә онытылмаслык балачакка ия. Бабайлар бар алар, әмма безнеке кебек олы җанлы, киң күңеллеләре бик сирәктер.
Сөекле һәм яраткан кешебезгә гомер бәйрәмендә иң җылы хисләребезне җиткерәсебез, күңел түрендәге рәхмәтләребезне тапшырасыбыз килә. Әниебез белән тигез канат булып яшәсеннәр. Гаилә җылысы - олы бер байлык бит ул. Аллаһы Тәгалә безне шуннан аермасын. Барыбыздан ихлас рәхмәтләре белән килене Айгөл Зарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев