Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Авылдашым белән горурланам

Участок вәкаләтлеләре көне ноябрьдә үк үтсә дә, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен беркайчан да соң түгел дип, шушы өлкәдә шактый еллар намуслы хезмәт куйган авылдашым Ринат Фәрдиев турында сөйлисем килә. 

Ринат Фәрдиев Оргыды авылында туып үскән. Сәмәкәйдә сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Хуҗамәт авылында урта белем ала, аннары СПТУда укый. Монда механизатор һөнәре ала. Аны тәмамлагач, Ринат Минзәлә совхоз-техникумында агроном белгечлеге ала. Аннан соң армия хезмәтенә алына. Литва республикасына һава-десант гаскәрләренә эләгә егет.
Ринатның сөйләвенә караганда, ул 100 тапкырлап парашюттан сикергән, хәрби заданиеләрне гел «отлично»га тапшырган, старшина хәрби чины алган.
Туган авылы Оргыдыга Ринат 1992 елда әйләнеп кайта. Солдаттан кайткач, «Ирек» хуҗалыгында ГАЗ-53 машинасына утыра. Бу елларда ул тракторын да йөртә, комбайнда да эшләргә өйрәнә, урып-җыюда катнаша.
Аның әтисе Дәүләтбай абый да гомер буе колхозның алдынгы тракторчысы, комбайнчысы булды. Безнең әтиләр белән бер сафка басып эшләделәр, басудан кайтып кермәделәр. (Хәзер «бакый» дөньяда инде.) Менә Дәүләтбай абый да үзенең осталыгын улы Ринатка биреп калдырган. Хәзерге көндә Ринат үз һөнәрендә иң осталардан, ә хуҗалыкта иң алдынгылардан санала. Язгы кыр эшләре, урып-җыю чорларында ул иярләгән техника бер сәгать тә тик тормый. Гомумән, Ринатның тырышлыгы һәркемгә үрнәк булырлык.
Бу алтын куллы егеткә хөрмәтем зурдан. Кирәк икән, столяр-плотник та, газ белән тимер ябыштыручы да, бик оста итеп печән чабучы да – бар һөнәрдә дә куллары уйнап кына тора. Туган авылы Оргыдыда бик матур итеп өй дә салып куйды. Җәй айларында гаиләсе белән авыл җирендә яшиләр, абзар-сарай тутырып маллар, каз-тавыклар асрыйлар. Ә бакчасында тормыш иптәше Гүзәл ике малае белән нинди генә яшелчәләр, гөлләр үстерми. Кыскасы, ишек аллары гөр килеп тора.
Ринат авыл бәйрәмнәрен үткәрергә дә булыша. Бәйрәм үткәрелә торган урынның чүп-үләннәрен чабып, тәртипкә китереп куя. Шуңа күрә аның авылга кайтканын көтеп алалар.
Әлбәттә, Ринат Фәрдиевнең хокук саклау органнарында узган хезмәт юлы аның биографиясендә аерым урын алып тора. 2000 нче елның башында ул Тукай район эчке эшләрен бүлегенә участок полиция хезмәткәре булып урнаша. Эшен «Татарстан» поселогы участок инспекторы вазифасында башлап җибәрә. Ә 2006 елның январь аенда аны Тукай районы эчке эшләр бүлегенең участоклар вәкаләтлеләре җитәкчесе итеп билгелиләр. Шушы җаваплы эштә Ринат Фәрдиев 2014 елның февраленә кадәр эшли.
Ринатның әлеге чорда башкарган намуслы хезмәте күпсанлы мактау кәгазьләре, дипломнар белән билгеләнгән. Хәтта Россия Федерациясе эчке эшләр министры, армия генералы Р. Нургалиевның полиция участогы подразделениеләре оешуының 86 еллыгына багышланган рәхмәт хаты да бар. Горурланмаслык та түгел, аны бит татар милләтеннән булган армия генералы котлаган! Тарихи һәм матур истәлек. Шундый ук эчтәлектәге рәхмәт хатын аңа 2003 елда Татарстан эчке эшләр министрлыгы исеменнән дә тапшырганнар. Әнә шулай лаеклы хезмәт һәм тормыш юлы үткән Оргыды егете Ринат Фәрдиев. Мин шундый авылдашым булу белән ихлас горурланам.

Мәүлетҗан Хисамиев.

Фото Ринат Фәрдиевның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев