Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Авылыңның сулышын белеп яшисең килсә, район газетасына языл

«Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылучылар белән очрашуларны дәвам итәбез. Бу юлы без Иске Абдул авылының почта бүлегенә бардык. 2017 елның икенче яртыеллыгына биредә 170 кеше «Якты юл»га, 11е - «Светлый путь» газетасына язылган, барлыгы 181 укучыбыз безнең басманы яздырган.

Энҗе Исламова Иске Абдул җирлегенең почта бүлеге мөдире булып 5 ел эшли. Аның әйтүенчә, 2018 елның беренче яртыеллыгына да безнең газетага язылу актив бара, барлыгы 183 кеше язылган, шул исәптән 10ы - «Светлый путь», 173е - «Якты юл»га.

- Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның җитәкчесе Марат Сафин үзенең хезмәткәрләрен һәм озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарын «Якты юл» газетасына яздыра, - ди Энҗе Исламова. - Район газетасын яратып укыйлар, килгәнен көтеп торалар, чөнки барлык район хәбәрләрен шуннан укып беләләр. Аеруча зур түземсезлек белән намаз вакытлары бастырылган саннарны көтәләр, кайчакта «Якты юл» килдеме әле», дип кайбер апа-абыйлар үзләре почтага керәләр. Безнең почта бүлегендә өч почтальон хезмәт итә: Зөлфия Шиһапова Мерәс һәм Торнаташ авылларына почта тарата, Айсылу Кәримова - Ирек-Таң авылына. Иске Абдул җирлегендә иң озак эшләүче почтальоныбыз Гөлсинә Кыямова, ул биредә 16 ел хезмәт итә.

Без Энҗе Исламова белән сөйләшкән арада, почта бүлегенә берничә кеше керде: берәүләр языла, икенчеләре газета-журналларны сатып

ала. «Якты юл»га даими язылып барган Филарит абый Галиев белән сөйләшеп алдык. Ул 30 ел ветеринар табибы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда.

- «Якты юл»га язылмый калмыйм, - дип сөйли ул. - Үзебезнең газета бит ул, авыл тормышын, хуҗалыклардагы үзгәрешләрне, хөрмәтле ветераннарыбыз турында шуннан укып беләбез. Пенсиядә булсам да, яңалыкларны белеп торасы килә, - дип сөйләде ул.

Почта бүлегенә кергән кешеләргә сораулар биргәч, «Сезнең газетага язылмыйбыз, чөнки яңалыкларны без башка басмалардан укыйбыз», дигән җавап та булды. Әлбәттә, илкүләм яисә республика яңалыкларын сез башка периодик басмалардан укый аласыз, ләкин үзегезнең авыл һәм хуҗалыклардагы вакыйгаларны, райондагы үзгәрешләр турында тулы мәгълүматны җирле басмадан гына укып була.

Район газетасының үзенчәлеге - авыл кешеләренә якын булуында. Мәскәүдә, Казанда һәм башка шәһәрләрдә чыгарылган газета-журналлар да үз урынына кирәк, әмма күршең, авылдашың һәм якташың тормышын, авылыңның сулышын белеп яшисең килсә, район газетасына язылырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев