Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Аның һәр дәресе – үзе зур ачыш

Укытучы - иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе. «Укытучы булып туарга кирәк», - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык һәм тагын бик күп уңай сыйфатларга ия булырга тиеш ул. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу һәм дә алар белән ихлас аралашу - күпме...

Гөлсинә ханым тумышы белән Казаклар авылыннан. Ата-анасы кызларына төпле белем бирергә тырышканнар - 20 яшьлек япь-яшь кыз Казан педагогия институтында белем алып, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбенә татар теле укытучысы булып кайта. Шул көннән башлап 39 ел узып та киткән. Гөлсинә ханым Россия Федерациясе гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре һәм хезмәт ветераны исемнәренә лаек булган.

Күпме сулар аккан, җилләр искән, әмма шушы дүрт дистәгә якын вакыт бер мизгел шикелле үтеп тә киткән. Ничә сабыйның ап-ак кәгазь кебек күңеленә җир йөзендә булган күпме яхшы сыйфатларны салды икән Гөлсинә ханым? Аның күңеленә һәркайсы үз балалары кебек кадерле. Ул аларга өйрәтүче генә түгел, чын дус, сердәш, киңәшче була белгән. Һәр бала үзе кечкенә дөнья. Гөлсинә ханым һәрберсенең мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагы кебек белеп, киләчәк тормышка тиешенчә әзерли. Ана теле аша укучыларны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтә. Хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән толерант шәхес тәрбияли. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны илһамландыру, ышандыру икеләтә авыр эш. Гөлсинә ханым әйтүенчә, аның бар куанычлары, борчу-мәшәкатьләре укучылары белән бәйле. Ул бер урында таптанмый, билгеле бер калып буенча гына эшләми: һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачыш ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзеңне яратып кына яшәү - ят нәрсә.

- Гомеремне яңадан башларга туры килсә, яңадан шушы искиткеч җаваплы, ләкин кирәкле хезмәт юлыннан тагын бер үтәр идем, - ди Гөлсинә ханым.

Янында ышанычлы терәк - тормыш иптәше Рәфкать әфәнде булганда гына, хезмәтеңә чын күңелеңне биреп эшләп була. 40 ел дәвамында Гөлсинә ханымга киңәшче, хезмәтен бәяләүче ул. Үз көчләре белән тудырылган җылы гаилә учагына һәм бәрәкәтле тормышларына куанып яшиләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев