Аны яратып, «Безнең Люция» дибез
Килендәшем турында газетага язарга уйладым. Уйладым да, язасы фикерләрем таралды да бетте. Алам да каләмемне кире куям, алам да кире куям. Әле язганым артык коры килеп чыккан кебек була, әле күзләремнән яшьләр тама да язмамны пычрата...
Безнең ишле гаиләгә 1987 елда килен булып төште Люция. Аңарчы ук инде әткәй дә, әнкәй дә аны үз итеп өлгергән иделәр. Күзкәй участок шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли ул, әткәй еш ятып чыга иде анда. Бервакыт әткәйнең хәлен белергә баргач, Люция үтеп китте. Үзе матур, үзе ягымлы, үзе таләпчән һәм җитез иде ул. Әнкәй-мәрхүмә шунда: «Кара, безнең Ринатка әйбәт булыр иде бу», - дип куйды. Аллаһының «Амин» дигән чагына туры килгәндер, ахры, Люция белән Ринат кавышып та куйдылар.
Белмим, әллә Люция бу гаиләгә төшеп уңды, әллә әткәй-әнкәйләр аннан уңдылар. Ринат белән икесе бик матур пар булдылар алар. Чаллыда үз ояларын корып, фатир алуга карамастан, гаилә традицияләрен саклап, әткәй белән әнкәй янына авылга кайтып төпләнделәр. Халык белми генә «Килен каенана туфрагыннан ярала» дип әйтмәгәндер, Люция нәкъ әнкәй кебек эшчән, тырыш булды. Атна ахырында гөрләшеп кайтып кергән туганнар белән дә уртак тел тапты. Ринатын өзелеп сөйгәнгә күрә, аның туганнарын да яраткандыр инде ул. Аларга карап соклана идек барыбыз да. Бик яшьли әнисез калгангамы, әнкәй аерып ярата иде аны.
Тормышы шулай матур гына барганда, Люциягә сынауның бик ачысын әзерләгән булып чыкты язмыш. Хатынын, ике баласын калдырып, Ринат арабыздан китеп барды. Бу хәсрәтне ярый әле әткәй-әнкәй күрмәде. Ә Люциягә, балалары хакына, Аллаһ көч биргәндер. Ничек кенә авыр булса да бирешмәде, балаларына ятимлекне сиздермәскә тырышты. Җигелеп тартты тормышын. Ике баласына да югары белем алырга булышты, малаен туйлап өйләндерде, кызын кияүгә бирде. Эшендә дә үз вазифасын җиренә җиткереп башкарды, кешеләргә игътибарлы булды. Кайгырганын тышка чыгармады, күңелен катырмады. Эчең тулы хәсрәт уты булганда, кешеләрнең аһ-зарын тыңлап утыр әле! Ә ул үзенә иң авыр вакытларда да кешеләрне ярдәменнән ташламады.
Аллага шөкер, Ринат белән Люциягә охшап, балалары да кешелекле, ярдәмчел, эшчән, тәртипле булып үстеләр. Андый ата-ананың балалары башка төрле була да алмыйдыр.
Көн артыннан көннәр үтә торды. Ринатның арадан киткәненә инде 13 ел була. Ә Люция, аңа тугрылыгын саклап, төп нигезнең учагын сүндермичә, балаларына терәк булып яши. Килене белән киявен дә үз балалары кебек кабул итте. Оныгы Эвелина өчен өзелеп тора. Балалар үзләре дә әниләрен бик кадерлиләр. Туганнар да, авыл халкы да аны хөрмәт итә. Ә без, Ринатның туганнары, аны яратып, «Безнең Люция» дибез.
Шушы көннәрдә Люция Шәйхаттаровага 50 яшь тула. Без аны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, шатлык, бәхетләр, бүгенгедәй ачык йөзле, игелекле булып калуын телибез.
Барлык туганнар исеменнән килендәше Индира.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев