Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Алдынгы терлекче дә, дүрт баласының яраткан әнисе дә

Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов халык хуҗалыгы өлкәсендә иң зур казанышларга ирешкән хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Алар арасында «Кама-Бекон» җәмгыятенең 2нче участогында дуңгызчылык цехында дуңгызчылык комплекслары һәм механикалаштырылган фермалар операторы булып эшләүче Любовь Жданова да бар. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Любовь Ильинична әлеге предприятиегә 29 ел элек килә. «Татарстан» совхозы поселогында туып-үскән кыз мәктәпне тәмамлаган җәйне үк эшләп карау нияте белән дуңгызчылык комплексының ишеген шакый. Аны дуңгыз караучы-оператор итеп алалар. Ул вакытта әле алдагы бик күп елларны шушы комплекска багышлармын дип уйлап та карамый. Хәзер Любовь Ильинична балалату участогында эшли. «Эшем, әлбәттә, җаваплылык таләп итә. Һәр яңа туган мал өчен борчылабыз. Терлекләрне яратмасаң, бездә эшләп булмый. 30 елга якын бер үк хезмәт. Эшемнең аерып кына әйтерлек үзенчәлекләрен дә тапмыйм. Эшлибез, тырышабыз», - ди ул тыйнак кына. Сүз кешесе түгел, эш кешесе икәнлеге, төгәллеге, пөхтәлеге, һәр җирдә тәртип яратканы үз-­үзен тотышыннан ук күренеп тора.
Хезмәттәшләре дә аны югары һөнәри осталыгы, нинди эшкә алынса да, үзен тулысынча шуңа багышлаганы өчен хөрмәт итәләр. Һәм бу сыйфатлары аның дәрәҗәсен көннән-көн күтәрүен билгеләп үтәләр. Шулай ук Любовь Ильинична күп еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсен комплекска килгән яшьләргә дөрес һәм үтемле итеп җиткерә белә, кирәк урында акыллы киңәшләрен бирә.
Хезмәттәге югары уңышлары өчен Любовь Ильинична күп тапкырлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Аның үз эшен тырышып башкаруы нәтиҗәсендә 2011 елдан 2013 елга тулаем артым 563тән 960 центнерга кадәр күтәрелгән. 2014 елның җиде аена бу күрсәткеч 460 центнерны тәшкил иткән. 2011 елда 5270 баш дуңгыз баласы алынса, 2013тә ул сан 8984 баш булган.
Алдынгы терлекче генә түгел, гаиләдә дә уңган хатын, дүрт баласының яраткан әнисе Любовь Ильинична. Ике балалары инде мәктәпне тәмамлап, тормышта үз юлларын сайлаганнар, кечеләре - игезәкләре Кнәз урта мәктәбенең алтынчы сыйныфына бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев